Камил Салих улы Дәүләтшин безгә – студентларга татар әдәбиятын укыта. Чибәр кеше, күзләре нур бөркеп тора. Сөйли башласа, теле телгә йокмый – авызына карата да куя. Группадаш кызларыбыз аңа гашыйк булып, юк-бар сорау биреп, дәрестә мазасына тияләр.
Мин, армия хезмәтен тутырып кайткан егет буларак, диплом эшемне элекке морякка, әлеге Казан егетенә язарга булдым.
Камил Салих улы теләгемне кире какмады. Теманың да күңелемә хуш килердәен табып бирде – 1970нче елларда татар әдәби тәнкыйте.
Гыйльми җитәкчем үтә юмарт та, таләпчән дә булып чыкты. Диплом эшемне күбрәк үзенең кысынкы гына фатирында тикшерде, һәр җөмләдән, һәр сүздән хата эзли. Әйтик, татар әдәби телендә “чыннан да” сүзе юк ул, “чынлап” дип яз, ди. Тәүдә эндәшмим. Ләкин тәҗрибәле педагогым тел ачкычын таба белә. Оялчанлыгымны сизепме, кыюлык өчендер дип уйлыйм, остазым кечкенә рюмкаларга үзенә дә, миңа да “шайтан төкереге” коя. Йотып куябыз. Телем ачылып китә. Бәхәсләшеп тә алабыз. Мин аның үз куллары белән ясаган телевизорына хәйран калып, мактау сүзләре яудырам. “Тел ачкычы” тагы да коелмасмы дип, буш рюмкага да карап куям. Коелуын коела, тик мин теләгән тизлектә генә түгел. Күбрәк буш корсагын ялтыратып өстәлдә утыра бирә. Кич җитә. Җитәкчем минем белән эшләвен дәвам итә, ә кеше өстендә яшәгән фатирда яңа туган улым белән операциядән чыккан хатыным көтә. Тик мин, студент буларак, бу турыда җитәкчемә ләм-мим.
Көн дә соң кайтыла. Хатыным шикләнә башлады: “Тагын итәк артларыннан чаптыңмыни, ничек оялмыйсың?!” – дип бит ерта.
Гаилә мәшәкатьләре аркасында, диплом эшемне машинкада бастырырга вакыт калмады – чатан-ботан хәрефләр белән кулдан язылган килеш комиссиягә тапшырдым. Яклау вакытында алдан ятлаган фикерләремне автоматтан аткандай сиптерәм генә, тик комиссия әгъзалары язмамны актарып, кытай иероглифына караган шикелле аптырап, нидер аңларга тырышалар.
Суфиян Гаяз улы Сафуанов түзмәде:
– Нигә машинкада бастырмадың? – дигән сорау бирә. Оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булам. Муеныма авыр таш таккан шикелле башны аска иям.
– Кәмил! Фән юлыннан китәргә, җыенмыйсыңдыр бит? – профессор Габделхәй Хурам улы Әхәтовның сүз кушуы эчемә җылы кертә.
– Юк, – мәйтәм, – Рәхмәт. Алган белемнәр дә җитә.
– “Дүртле” куйсак, ризасыңмы?
– Артыгы белән, – дип сөенечле баш кагам.
Авызым колакта. Шатлыгымны бүлешү йөзеннән гыйльми җитәкчемә кечкенә сувенир самавыр бүләк иттем.
– Кирәкми иде бит инде, – дип, ул күңелемне төшермәс өчен теләр- теләмәс кенә бүләкне кабул итте. Ошатмады, дип самавыр сайлашкан курсташым Лотфый Хәбибовны эчтән генә тиргәп куйдым. Ләкин, баксаң, эш самавырда булмаган икән.
– Нишләп дипломыңны машинкада бастырмадың? Никадәр көч салган хезмәтнең бәясен төшердең! – дип бөреп алган иде мине шул чакта Камил Салих улы.
Эшләгән эшеңне, кыенлыкларга карамастан, ахырына кадәр җиткерергә өйрәтте ул. Ә шулай да безнең якларда киң кулланылучы “чыннан да” сүзеннән әле булса котыла алганым юк.
Камил ага ДӘҮЛӘТШИНның 1970-1975 еллардагы шәкерте, шагыйрь-сатирик Камил ФАЗЛЫЙдан Остазыбызның 1991-1996 еллардагы шәкерте Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ язып алды.
ФОТОДА: Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының ике легендасы: профессорлар Суфиян ага ПОВАРИСОВ (сулда) һәм Камил ага ДӘҮЛӘТШИН. 2010 ел.