Барлык яңалыклар
Шәхес
23 июль 2019, 13:21

«ГАСКӘРЛӘРЕГЕЗ КАЙДА СОҢ, ТАТАР ГЕНЕРАЛЛАРЫ?!»

Русия Хәрби Фәннәр академиясе президенты, армия генералы, хәрби фәннәр докторы, тарих фәннәре докторы, профессор, Бөтенрусия «Хәтер китабы»ның авторлары коллективы җитәкчесе, М. Фрунзе һәм Г. Жуков исемендәге премияләр лауреаты, 20 орден һәм 32 медаль белән бүләкләнгән Мәхмүт Гәрәев бүген 96 яшен билгели. Ул - татарлардан беренче булып армия генералы дигән хәрби дәрәҗәгә ирешкән кеше!

Мәхмүт Әхмәт улы 1923 елның 23 июлендә Чиләбе шәһәрендә туа. Әтисе – Башкортстанның Чишмә районы Салих авылыннан. Утызынчы елларда аларның гаиләсе Үзбәкстанга барып чыга һәм шунда төпләнеп кала.
1941 елда Мәхмүт Гәрәев пехота училищесына үкырга керә. Шуннан фронтка китә. Фашист Германиясенә каршы көрәшне майор дәрәҗәсендә Кенигсбергта тәмамлый. Япон самурайларына каршы сугышта да катнаша, биш тапкыр яралана, ике тапкыр контузия ала.
Сугыштан соң Мәхмүт Гәрәев М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне һәм СССР Кораллы Көчләре Генеральный штабының Хәрби академиясен тәмамлый. Хәрби-фәнни идарә начальнигы, аннары Баш идарә начальнигы урынбасары, СССР Кораллы Көчләре Генеральный штабы начальнигы урынбасары була.
Мәскәүдә яшәүче Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевка армия генералы дигән хәрби дәрәҗә 1989 елда бирелә. Моңа кадәр татарлардан чыккан андый гаскәри эшлекле юк иде әле.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Наҗар НӘҖМИ
ТАТАР ГЕНЕРАЛЛАРЫ
Татарның ардаклы (күренекле. – И.Ф.) улы армия генералы М.Ә. Гәрәев бөтен татар генералларының һәм адмиралларының бер җыелышын оештырды.
Алар 28 икән.
Гәзит хәбәрләреннән.
Бер карасаң, сез халыкның,
Милләтнең горурлыгы.
Үз кешесендә күренә
Халык булдыклылыгы.
Булдыклы һәрчак булдыклы
Йортта да, хезмәттә дә.
Булдыклының эше башка
Фәндә дә, сәнгатьтә дә.
Ә сездә гаскәри сәнгать,
Гаскәри булдыклылык,
Сезнең кылганны тормышта
Гаскәрсез булмый кылып.
Бардыр генералларның да
Гаскәрсез булганнары.
Гаскәрләрегез кайда соң,
Татар генераллары?!
1994
Читайте нас: