Шулай итеп, Марат Кәбировка “Өмет”тән фатир бирделәр. Әйткәндәй, ул редакциядән бушка фатир эләктереп калган соңгы хезмәткәр булды. Фатир – Сипайлово бистәсендә. Аның элекке хуҗабикәсе – шулай ук “Өмет” журналисты Вәсилә апа КАМАЛЕТДИНОВА да “расширяться” итеп, шул ук Сипайловодан зуррак фатирга күченергә тиеш икән.
Марат үзен күчерешергә мине һәм үземнән ике курс түбән укыган Чакмагыш районы Аблай авылы егете Самат КӘРИМОВНЫ чакырды. Башта тулай торакка бардык. Шагыйрь дустыбыз күченер өчен бәп-бәләкәй, хәзерге “Газель” тибындагы микроавтобус яллаган. Аны “ә” дигәнче төяп ыргыттык, чөнки бүлмәдә теге шигырьдәге “ике урындык”тан гайре әллә нәрсә юк иде. Иң ахырда Марат, баласыдай кадерләп күтәреп, үзе өчен иң якын әйберне – “Москва” язу машинкасын алып чыкты...
Киттек. Маратның яңа йортына барып җиттек. Хаталанмасам, Юрий Гагарин урамында урнашкан иде ул. Янә “ә” дигәнче бөтен әйберне дә бушатып бетердек. Әллә алтынчы, әллә тугызынчы катка мендереп куеп, яңа фатирны “юарга” да әзерләндек. Тик булмый торсын икән шул әле...
Маратның фатиры ишеген аның “иске” хуҗабикәсе Вәсилә апа ачты. Без теге “урындык”ларны керткәч, ул, гаепле тавыш белән:
– Егетләр, машинагыз да бар, аз гына ярдәм итә алмассыз микән? Монда бер-ике капчык әйберем күченгәндә сыймаган иде. Шуны яңа фатирга илтеп киләсе иде, – дип үтенде.
Без – нәрсә, ул вакытта көч бар, акыл юк – ризалаштык. Тик, ни күрик, “бер-ике капчык” дип аталган әйбер, чынлыкта, төгәл ун капчык он һәм ун капчык шикәр булып чыкты! Вәсилә апабыз 90нчы еллардагы кытлык заманында әллә ачлыкка, әллә сугышка әзерләнгән икән! Тик нишлисең, вәгъдә – иман! Лифт белән капчыкларны түбәнгә төшердек, машинага төядек һәм Вәсилә апаның яңа йортына илтергә киттек. Анысы да бер биш минутлык арада булып чыкты.
Машинаны бушаттык. Ул китеп барды. Ә йорт яңа төзелгән, шуңа күрә анда лифт эшләми булып чыкты! Вәсилә апаның фатиры исә – унынчы катта! И чабабыз өчәүләп, и йөгерәбез капчык күтәреп! Телләр салынып төште, тәмам әлсерәдек. Шулай да эшне эшләп бетердек. Вәсилә апабыз коры гына рәхмәт әйтте дә, борын төбебездә ишекне “шап” итеп ябып та куйды.
Ярар, Маратның яңа фатирын “юу” бәхетенә ирешәбез дип, өчәүләп аңа юнәлдек. Тик... Маратыбыз фатирының адресын хәтерләми булып чыкты! Урамын хәтерли, фатирының номерын хәтерли, ә йортының санын – юк! Җитмәсә, Сипайловода йортлар игезәкләр кебек – бөтен тирә-якны тугыз катлы тартмалар чолгап алган! Шылтыратып сорар идең – ул чорда кесә телефоннары юк шул!
И йөрибез өчәүләп, и йөрибез Гагарин урамыннан! Таба алмыйбыз гына бит! Шулай бер сәгатьләп иза чиккәч, шагыйрь дустыбыз каршыга очраучылардан:
– Извините, не подскажете, где здесь поэт Марат Кабиров живет? – дип сорый башлады.
Тегеләрнең күбесе белмәүләрен белдереп, баш чайкап кына үтә торды. Ә бер бабай, ярдәм итә алмавына оялыптыр инде, татарчалатып:
– Не знаю бит, балакаем, – дип җаваплады.
Шунда Маратның тәмам ачуы чыкты һәм ул саф татарча:
– И абзый, абзый, тере классигыңны да белмәгәч инде... – дип авыр көрсенеп, фатирын эзләп ары китәргә мәҗбүр булды.
...Без ул фатирны барыбер эзләп таптык. Ничек икәне хәтердә калмаган инде. Балконга чыгып утырып, Ай яктысында матур гына итеп “юдык” та. (Башкача чара юк: Вәсилә апабыз лампочкаларына кадәр үзе белән алып киткән иде.) Аннары Марат безне ул вакытта Сипайловодан үзәккә йөргән бердәнбер автобус – “двойка”га кадәр озатып та куйды. Ләкин шушы шагыйрьнең үз фатирын үзе эзләү вакыйгасы бер матур хатирә булып мәңгелеккә күңелгә уелып калды...
Баксаң, үзенең тере классик булуын ул 23-24 яшендә үк белгән икән. Ә Вакыт галиҗанәпләре моны раслады гына...