Барлык яңалыклар
Шәхес
10 июль 2019, 14:43

Боджи Дэвид: “МИН ТАТАР МӘДӘНИЯТЕНӘ ГАШЫЙКМЫН!”

Көньяк Африка Республикасы вәкиле Боджи Дэвид Уфа халкына, гомумән, яшьләргә яхшы таныш. Ул – Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлады, 2015 елда ШОС һәм БРИКС саммитларының волонтеры булды, өстәвенә, "Спутник-107 FM" радиосында R&B-шоу проекты продюсеры һәм алып баручысы, "Manhattan" радиосының официаль йөзе, диджей һәм музыкант. “Тулпар”ның штаттан тыш хәбәрчесе, Борай кызы Җәмилә ЗАРИПОВА аның белән әңгәмәләшеп, бик күп кызыклы мәгълүматларга ия булды.Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Көньяк Африка Республикасы вәкиле Боджи Дэвид Уфа халкына, гомумән, яшьләргә яхшы таныш. Ул – Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлады, 2015 елда ШОС һәм БРИКС саммитларының волонтеры булды, өстәвенә, "Спутник-107 FM" радиосында R&B-шоу проекты продюсеры һәм алып баручысы, "Manhattan" радиосының официаль йөзе, диджей һәм музыкант. “Тулпар”ның штаттан тыш хәбәрчесе, Борай кызы Җәмилә ЗАРИПОВА аның белән әңгәмәләшеп, бик күп кызыклы мәгълүматларга ия булды.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
– Исәнме, Боджи! Ниһаять, синең белән әңгәмәләшү форсаты да килеп туды. Миңа калса, син “Тулпар” укучылары өчен бик кызыклы кеше. Бераз үзең турында сөйләп үт әле. Тумышың белән кайсы яклардан? Уфага үзеңне нинди җилләр китереп ташлады? Башкорт дәүләт медицина университетында уку авыр булдымы?
– Мин – Нигерия егете. Шунда үстем, балачагымны үткәрдем. Ләкин үзем Австралиядә дөньяга килгәнмен. Әтием бу дәүләтнең чит ил эшләре министрлыгында дипломат вазыйфасында эшләгәнгә күрә, мин туып, күпмедер вакыт узгач, гаиләм Африкага, Нигериягә күченде.
Бездә чит илдә белем алу бик югары бәяләнә. Югары белем алу өчен Русияне сайлавым да очраклы булмады, чөнки соңгы елларда сездә медицина зур тизлек белән үсеш кичерә. Әтием дә, дипломат буларак, теләгемне хуплады. Без гаиләбез белән дөнья буйлап сәяхәт итәргә яратабыз, чит илләренең мәдәнияте белән дә кызыксынабыз.
Тәүдә мин Мәскәү дәүләт медицина университетында белем алдым. Уку процессында башта шактый зур авырлыклар аша үттем. Яңа мохиткә, халыкның менталитетына яраклашырга, тел барьерын җиңеп чыгарга туры килде. Медицина үзе дә иң җиңел фәннәрдән түгел. Ләкин шушы бу дәвер озакка сузылмады, мин яңа тормыш шартларына тиз күнектем. БДМУда мин психоаналитика буенча ординатура тәмамладым һәм, шуңа өстәп, акушер-гинеколог белгечлеген үзләштердем.
– Боджи, яшьләр кайда да дәртле, чәмле инде... Шулай да Нигерия һәм Русия студентлары арасында аерма бармы?
– Бар һәм шактый зур. Мәсәлән, Нигериядә мәктәп укучыларын да, югары уку йортларында белем алучыларны да студент дип атыйлар. Ә сездә исә бу сүз бары тик югары уку йортларында белем алган яшьләргә карата гына кулланыла икән. Шуңа күрә аларны тиңләү мөмкин түгел. Холыкта, укуга мөнәсәбәттә, буш вакытны үткәрү рәвешендә дә аермалар шактый.
– Синең белән тәү тапкыр танышкач, ничек шундый күпкырлы эшчәнлек алып барып була микән дип, аптырауга калган идем. Син табиблык хезмәтең өстенә исәпсез-сансыз проектлар башкарасың, көне-төне кайдадыр чыгыш ясыйсың, музыка белән дә шөгыльләнәсең. Аннары шәхси тормыш дигән әйбер дә бар... Шундый тизлектә, динамикада яшәү үзеңне ялыктырмыймы? Барысына да ничек өлгерәсең? Безгә дә үзеңнең серләреңне ачсаң иде.
– Әйе, анысы чыннан да шулай. Мин төрле юнәлешләрдә эшлим. Радио, музыка белән шөгыльләнәм, төрле чаралар үткәрәм... Болар һәммәсе дә – көндәлек тормышымның бер өлеше. Ә өлгерлегемнең бернинди сере дә юк. Ялкауланмаска һәм көн саен үз өстеңдә эшләргә генә кирәк. Минемчә, алдан ук үз алдыңда ниндидер максат кую кирәкми. Тормышыңнан, эшеңнән ләззәт алырга кирәк дип, уйлыйм мин. Миңа үз яшәү рәвешем ошый. Тизлектән, динамикадан яшәү өчен өстәмә көч алам һәм тирә-юньдәге кешеләргә дә уңай энергия өләшергә тырышам.
– Россия белән Нигерия арасында аерма зурмы?
– Иң зур аерма – бездә кыш юк. Ел буе җылы; тәмле җиләк-җимешләр үсә. Тормышыбыз мул. Монда исә салкын.Шулай да миңа Уфада ошый. Русия, минемчә, кешене рухи яктан да, физик яктан да ничектер чыныктыра.
– Уфада яшәүчеләрнең читтән килүчеләргә мөнәсәбәте нинди?
– Мондагы дусларым ачык йөзле һәм ярдәмчел. Кешеләр арасында, әлбәттә, төрлесе очрый. Миңа сәерсенеп караучылары да юк түгел. Гомумән, сездә үзләренә охшамаган кешеләргә бераз сәерсенеп, көлемсерәп карау бар. Яши-яши мин бу хәлгә игътибар итмәскә өйрәнеп тә киләм инде. Бу Русиягә генә хас сыйфат түгел, гомумән, глобаль күренеш. Шуны сиздем, бүгенге көндә яшьләр арасында бер-берсенә карата ниндидер агрессия яши. Үзебездә дә төрле кешеләр очрый, әмма шуңа карамастан агрессия азрак.
– Син Уфаны бер сүз белән генә ничек тасвирлар идең?
– Уфа, минем өчен, синтезлашкан шәһәр ул. Искиткеч бай мәдәният, гүзәл биналар һәм совет чорыннан калган “хрущевка”лар, байлык һәм ярлылык биредә бергә үрелеп яши.
– Боджи, син музыка белән шөгыльләнәсең, гомумән, мәдәнияткә якын торасың. Белүемчә, рус әдәбиятын ихлас ихтирам итәсең. Бу урында тәүге очрашуыбыз, аннары ныклап танышып китүебез хакында исеңә төшереп үтәсем килә.
Бу хәл китап кибете төбендә булды. Син урамның бер ягында, мин урамның икенче ягында светофор көтеп басып торабыз. Без синең белән урам аша чыкканда кисештек. Берничә көн үткәч, шушы ук кибеттә, рус шагыйрьләренең җыентыклары тезелгән киштә янында кабат очрашып, танышып киттек. Бүгенгедәй хәтеремдә, син миңа яттан сәнгатьле итеп Есенин шигырьләрен укыдың. Бу миңа шундый зур тәэсир ясады ки, кибеткә нәрсә артыннан керүемне дә оныттым. Уфада син беренче ел яшәмисең, татар һәм башкорт мәдәнияте турында фикерең нинди?
– Иң сөендергәне шул – Башкортстанда милли телләрне саклауга, үстерүгә зур әһәмият бирәләр. Алар шуңа яши дә. Халыкның мәдәнияте үсә икән, димәк, аңа игътибар зур. Сезнең мәдәният безнеке белән чагыштырганда, күпкә баерак. Озын татар һәм башкорт көйләре минем күңелемә аеруча хуш килә. Үзем музыкага мөкиббән киткәнгә, мәдәният мине кызыксындыра. Башкорт һәм татар мәдәнияте белән миңа якыннан "Бердәмлек-Содружество" театр фестивалендә танышырга язган булып чыкты. Фестиваль кысаларында зур халыкара делегация составында Башкортстанның төрле төбәкләрен урап чыктым. Без анда Сабан туе бәйрәмнәрендә катнаштык. Әйткәндәй, без синең белән нәкъ шушы фестивальдә, Борай җирлегендә узган Сабан туенда кабат кисештек бит. Мин татар халкына, милли мәдәниятегезгә чын күңелдән гашыйкмын.
Гүзәл Башкортстан җирендә яшәүчеләрнең барысына да уңышлар телим! Бәхетле булыгыз!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: