Бүген язучы Зәки Зәйнуллинның туган көне
Зәки Зәйнуллин 1933 елның 10 июлендә Башкортстанның Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында игенче гаиләсендә туган. 1950 елда татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң бер ел колхозда эшли, аннары 1951-1952 уку елында шул ук районның Куганакбаш җидееллык татар мәктәбендә математика, физика һәм урыс теленнән дәресләр бирә.
1952 елда гаскәри хезмәткә чакырылып,Иркутск шәһәрендә хәрби авиация-техник училищесында укый, училищены тәмамлагач, 1955-1958 елларда техник-лейтенант сыйфатында Ленинград хәрби округы авиация частьларында реактив ИЛ-28 бомбардировщикларын техника хезмәте белән тәэмин итү эшендә була.
1958 елда, хәрби белемен арттыру теләге белән, Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап, гаскәри базаларда хәрби инженер булып хезмәт итә. Бер үк вакытта ул ракета техникасына бәйле фәнни тикшеренүләр алып бара,1967-1970 елларда Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесының адъюнктурасында укып, ракета двигательләренең ныклык һәм ягулык мәсьәләләренә караган фәнни тикшеренүләре нигезендә диссертация яклый һәм хәрби-техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
1970-1978 елларда 3әки Зәйнуллин СССР Стратегик ракета гаскәрләренең Рига һәм Серпухов (Мәскәү өлкәсе) шәһәрләрендә урнашкан хәрби лабораторияләрендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1978-1988 елларда ул Рига Югары хәрби ракета инженерлары училищесында укытучы, өлкән укытучы һәм, 1985 елда докторлык диссертациясен яклаганнан соң, профессор, фәнни төркем җитәкчесе була. Аның хәрби-фәнни хезмәт эшчәнлеге ракета двигательләре ныклыгын һәм ягулык төрләрен өйрәнүгә караган дистәләрчә гыйльми казанышлары һәм ачышлары белән тамгаланган.
3әки Зәйнуллин 1988 елның декабрендә үзе теләп отставкага чыга һәм1989 елның маенда Казанга күченеп кайта. Казанда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 2013 елның җәендә Зәки Зәйнуллин “Казаннан өметем өзелде, туган туфрагымда җирләнәсем килә”, дип туган авылыСтәрлебашка күченеп кайта. Аңа бүген 86 яшь тулды.
Безнең Стәрлебаш авылыннан көньякка таба өч чакрым тирәсе ераклыкта Гөмбаз исемле урманлы-таулы бер урын бар. Шуның Оренбургка китә торган борынгы юлга терәлеп торган урманлы-тугайлы җирен Түбән Төпкел дип йөртәләр. Бик гүзәл, кечкенә генә елгачыклы, оҗмах кебек урын ул. Шундагы урман буенда Заһри чабынлыгы дигән җир бар. Ул чабынлыкның бер читендә – имәнлек, ә чокыр урында чишмә чыга иде. Бу хакта мәрхүм әтинең сөйләгәне хәтердә:
“Авылда миннән 30-40 яшькә олы Заһри исемле кеше яши иде. Ул ел да шушы урында печән чапты. Чишмәне карап, тәрбияләп торды. Печән чапканда аның тешләрне камаштырырлык саф суын эчә, чәй кайната иде. Ни сәбәпледер, чишмәгә читән үреп утырта торган иде. Күрәсең, чит-читләре ишелмәсен өчен шулай иткәндер. 4-5 ел саен читәннең таллары череп, тарала башлагач, яңасын үрде. Ул чишмәне халыкта Заһри чишмәсе дип атадылар. Абзый мәрхүм булганнан соң мин дә яңартып тордым”.
Шактый күп еллар узганнан соң туган ягыма юл төшкәч, мин ул урынны эзләп киттем. Теләгем читтәннәрен яңарту иде. Бардым, таптым чишмә урынын. Кайчандыр гүзәл чишмә агып яткан урын сазлыкка әйләнгән, коруга дучар ителгән иде. Шул урыннан ике сәгатькә якын тырышып шактый тирән генә итеп казыганнан соң, кайтып киттем. Берничә көн үткәч барсам, чишмә мине сәламләп, челтерәп агып каршы алды. Шулчак ничек шатлануымны язып кына аңлатып булмый. Мин чишмәгә җан керттем ич! Тагын бер тәүлек узгач, шул урыннан астарак агып яткан кечкенә елгачык ярындагы талларны кисеп алдым. Алардан төпсез кәрзин кебек нәрсә үрә башладым. Үзем үрәм, үзем авыз эченнән генә көйлим:
Булаша торгач, үреп бетереп, чишмәгә алып барып, казыган чокырга төшереп утырттым. Бик матур килеп чыкты. Канәгатьләнеп, зур эш башкарган кеше кебек, вәкарь белән генә кайтыр якка кузгалдым. Ике көн үткәч тагын бардым. Заһри чишмәсе челтер-челтер көйли-көйли үзенә яңа юл салып агып ята иде. Бисмилла әйтеп, малай чактагыча, ятып суын эчтем. Бит-кулларны юдым. Бераз утырып, чишмә тавышын тыңладым да, кайтыр якка кузгалдым.
Шуннан соң алты ел чишмә белән аерылып тордым. Туган якка яшәргә күченеп кайткач, чишмәнең хәлен белү өчен Заһри чабынлыгына киттем. Чабынлык бар, чишмә юк. Тегеләй үттем, болай үттем, юк чишмә! Юк! Йөри торгач искә төште: ул тирәдә ялгыз бер каен үсә, ә чишмә аннан астарак урнашкан иде. Теге каенны эзләп таптым. Таныш челтерәү тавышын ишетермен дип ул урынга бардым. Тик нәрсә күрәм?! Чишмә урынында 6-7 метрлык диаметрда түгәрәкләнеп таллар үсеп утыра. Һәрберсенең юанлыгы 7-8 сантиметр тирәсе булыр. Минем чи тал ботакларыннан үрелеп, коега утыртылган төпсез кәрзинем тамыр җибәреп, үсеп киткән булып чыкты. Заһри бабай да, әти дә ул талларны кисеп алгач, киптергән булганнар икән. Ә минем шуңа да башым җитмәгән. Чишмә корыгач, талларның тамыры да бик тирән киткәндер инде. Безнең якта тәртә күмсәң, арба үсеп чыга дип юкка әйтмәгәннәр икән. Их, җәмгыятьтә югалып барган намус, кешелеклелек, инсафлык кебек сыйфатларны да шулай үстерү юлларын табасы иде. Мин шул урында кабат чишмә чыгару уйлары белән кайтыр якка борылдым...
язучы, отставкадагы полковник.