Барлык яңалыклар
Шәхес
3 июль 2019, 14:49

ШАГЫЙРЬ КҮҢЕЛЛЕ ГАЛИМ ИДЕ УЛ...

Күренекле фольклор галиме Риф МӨХӘММӘТҖАНОВНЫҢ тууына – 80 елШАГЫЙРЬ КҮҢЕЛЛЕ ГАЛИМ ИДЕ УЛ...Фән тарихында артык зур дәрәҗә-титулларга ирешмәсәләр дә, исемнәрен алтын хәрефләр белән халык күңеленә язып калдырган галимнәр дә, гомер эчендә дәүләт бүләкләренең һәммәсен алып бетереп, әрсезлеге, танышлыгы аркасында зур рәсми танылу яулаган, ләкин дөньядан китүе белән хезмәтләренең дә гыйльми-гамәли әһәмияте юкка чыккан фән эшлеклеләре дә еш очрый. Гомумән, галимнең гомер озынлыгы аның хезмәтләренең актив гыйльми кулланылышта йөрү дәвере белән билгеләнә дип әйтер идем мин. Нәкъ язучы-шагыйрьләрнеке кебек үк. Аларның да гомере әсәрләренең халык күңелендә яшәү дәвере белән билгеләнә бит. Тукай, Такташ, Туфаннарны шуңа үлемсез дип атыйбыз. Күренекле фольклорчы-галим, җәмәгать эшлеклесе Риф ага МӨХӘММӘТҖАНОВНЫҢ исеме дә татар фольклористикасы тарихына, халкыбыз күңеленә алтын хәрефләр белән язылган. Аның хезмәтләре бүген дә меңнәрчә студентлар, халык авыз иҗаты белән кызыксынучылар тарафыннан җентекләп өйрәнелә, ә димәк, галим дә яши...Риф Мирхәбибулла улының исеме, гыйльми язмалары, китаплары Башкортстанда яшәүче татарлар өчен аеруча газиз һәм якын, чөнки галим бар гомерен туган як халкының рухи мирасын барлау һәм тикшерүгә, аны саклап калуга, тирә-якта популярлаштыруга багышлады. Ул туган җиреннән, туган халкыннан беркайчан да аерылмады, аны кайгы-шатлыклары белән яшәде: татар еласа – елады, көлсә – көлде. ФОТОДА: Риф ага (сулда) коллегасы Камил абый ДӘҮЛӘТШИН белән.

Фән тарихында артык зур дәрәҗә-титулларга ирешмәсәләр дә, исемнәрен алтын хәрефләр белән халык күңеленә язып калдырган галимнәр дә, гомер эчендә дәүләт бүләкләренең һәммәсен алып бетереп, әрсезлеге, танышлыгы аркасында зур рәсми танылу яулаган, ләкин дөньядан китүе белән хезмәтләренең дә гыйльми-гамәли әһәмияте юкка чыккан фән эшлеклеләре дә еш очрый. Гомумән, галимнең гомер озынлыгы аның хезмәтләренең актив гыйльми кулланылышта йөрү дәвере белән билгеләнә дип әйтер идем мин. Нәкъ язучы-шагыйрьләрнеке кебек үк. Аларның да гомере әсәрләренең халык күңелендә яшәү дәвере белән билгеләнә бит. Тукай, Такташ, Туфаннарны шуңа үлемсез дип атыйбыз.
Күренекле фольклорчы-галим, җәмәгать эшлеклесе Риф ага Мөхәммәтҗановның исеме дә татар фольклористикасы тарихына, халкыбыз күңеленә алтын хәрефләр белән язылган. Аның хезмәтләре бүген дә меңнәрчә студентлар, халык авыз иҗаты белән кызыксынучылар тарафыннан җентекләп өйрәнелә, ә димәк, галим дә яши...
Риф Мирхәбибулла улының исеме, гыйльми язмалары, китаплары Башкортстанда яшәүче татарлар өчен аеруча газиз һәм якын, чөнки галим бар гомерен туган як халкының рухи мирасын барлау һәм тикшерүгә, аны саклап калуга, тирә-якта популярлаштыруга багышлады. Ул туган җиреннән, туган халкыннан беркайчан да аерылмады, аны кайгы-шатлыклары белән яшәде: татар еласа – елады, көлсә – көлде.
Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗанов 1939нчы елның 2нче июлендә Башкортстанның Ярмәкәй районының ямьле Ык елгасы куенына яшеренеп утырган Усман Ташлы авылында дөньяга килә. Яшьтән үк моңлы, җыр-шигырьгә мөкиббән малай булып үсә. Үзе дә каләм тибрәтә башлый. Туган авылында сигезьеллык белем алгач, Иске Турай урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. Әдәбиятка, туган телгә булган мәхәббәте аны Башкорт дәүләт университетының татар-урыс филологиясе бүлегенә алып килә. 1957-1962нче елларда Риф ага биредә укый һәм соңыннан дүрт ел дәвамында “Совет Башкортостаны” гәзитендә әдәби хезмәткәр вазыйфасын башкара, күпсанлы очерклар, мәкаләләр яза.
1966нчы елда сәләтле белгеч БДУның татар филологиясе кафедрасына эшкә чакырыла. Аңа “Татар халык иҗаты”, “Татар әдәбияты тарихы”, фәннәре, махсус курслар буенча лекцияләр уку, студентларның гыйльми эшләренә җитәкчелек итү бурычы йөкләтелә. Риф ага яңа эшкә күңел биреп тотына һәм тиз арада хезмәттәшләре арасында зур абруй казана.
Риф Мөхәммәтҗановның фән өлкәсендәге иң зур казанышы – БДУның татар филологиясе кафедрасы каршында фольклор фонды оештыруыдыр, мөгаен. Ул – Башкортстан татарларының халык авыз иҗатын системалы рәвештә җыю һәм өйрәнү эшен башлап җибәргән беренче галим. Алтмышынчы еллар уртасыннан алып ул республиканың татарлар күпләп яшәгән районнарына утызга якын фольклор экспедициясе оештыра, 150дән артык авылны урап чыга. Билгеле, әлеге сәяхәтләрдә катнашкан студентлар өчен бу, беренче чиратта, һичнәрсә белән алыштыргысыз аралашу мәктәбе була. Чөнки чын фольклорчы үз фәнен яхшы белү өстенә, оста психолог та булырга тиеш. Авылларда кемнәрнең генә йортларына керергә туры килми! Гаилә низагларына да, эчкечеләргә дә, сугыш чукмарларына да, Сталин дәвереннән калган курку белән яшәүче, авызларыннан сүз тартып чыгара алмаслык “партизан”нарга да еш очрарга туры килә экспедиция әгъзаларына. Аларның күңеленә юл табу, хәтер чоңгылларыннан бәяләп бетергесез әһәмияткә ия рухи ядкарьләрне өскә тартып чыгару өчен зур тырышлык салырга туры килә аларга.
Әлеге экспедицияләрдә җыелган фольклор материаллары тиз арада фәнни әйләнешкә кереп китә. Мәсәлән, 1977-1993нче елларда Казанда дөнья күргән “Татар халык иҗаты” унөчтомлыгының һәр китабында да Риф ага тарафыннан тупланган халык авыз иҗаты үрнәкләре урын ала. Ә инде “Йола һәм уен җырлары” томының нигезен, гомумән, ул җыйган материаллар тәшкил итә. Уйлап карасаң, гаҗәп бит: Казанда тулы бер институт шөгыльләнгән эшне, Риф ага тик үзенә һәм студентларына таянып кына да башкарып чыга алган! Әле бу лекция, практик дәресләр, йөз төрле җәмәгать вазыйфаларын исәпкә кертмичә генә! Югыйсә, ул 20 елдан артык кафедра профоргы, “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе була, авылларга барып, гади халык алдында төрле темаларга лекцияләр белән чыгыш ясый. Нинди тырышлык, эшеңә бирелгәнлек кирәк моңа!
Риф Мөхәммәтҗанов татар халкының милли йолаларына бирелгән зат иде. Аларны җыеп, өйрәнеп, ул онытылып барган күпсанлы йолаларга яңа сулыш өрде, фольклор коллективлары, халык ансамбльләре өчен кулланма әсбаплар төзеде. Риф Мирхәбибулла улының профессор Кирәй Мәргән җитәкчелегендә якланган кандидатлык диссертациясе дә Башкортстан Ык буе татарларының йола поэзиясен тикшерүгә багышланган иде. Ә инде аның 1979, 1982нче елларда дөнья күргән “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: туй поэзия” һәм “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: календарь поэзиясе” исемле җыентыклары бүген дә студентлар, халык авыз иҗаты белән кызыксынучылар өчен әһәмиятле чыганаклар булып кала.
Кызганычка каршы, кыска хәтерле халык шул без. Риф ага тасвирлаган таңкучатлы, шәмчыраклы, самаклы татар туйлары инде тарихта гына калды, карга боткалары, тула өмәләре дә онытылу алдында тора. Хәтта үзебезнең төп милли бәйрәмебез – сабантуйларның да асыл мәгънәсен югалтып, аны югарыдан килгән күрсәтмәләр буенча гына, “отчет” өчен генә үткәрә башладык шул без. Югыйсә, заманында ул чәчүгә төшәр алдыннан уздырылып, язгы кыр эшләренең “генераль репетициясе” вазыйфасын үтәгән, төрле символик йолаларга, сынамышларга бай булган бит.
Риф Мирхәбибулла улының халык йолаларына гашыйклыгы турында шул да сөйли: ул лекцияләрендә нинди генә темага алынмасын, ахырда барыбер йола иҗатына кереп китә иде. Моның серен мин, еллар үтеп, университетта үзем “Татар халык иҗаты”н укыта башлагач кына аңладым. Баксаң, барлык фольклор жанрлары да тамырлары белән борынгы йолачылыкка, ыру-кабиләнең тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә килеп тоташа икән. Бу йолалар үзләре күптән югалсалар да, аларның калдыклары әкиятләр, легендалар, риваятьләр аша символлар рәвешендә безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Риф ага моны үзе тирән аңлаганлыктан, студентларына да төшендерергә тырышкан. Ә без, наданнар, көлә идек: “Русиядә нәрсә генә төзесәләр дә, Калашников автоматы килеп чыккан кебек, Риф Мөхәммәтҗанов, нинди генә темага лекция укымасын, барыбер йола турында сөйли”, – дип... Хәзер бик тыңлар идек тә соң аның лекцияләрен – соң... Терсәкне тешләп булмый.
Риф Мирхәбибулла улы имтиханнарны гаять таләпчән ала иде. Аның предметыннан “бишле” эләктерү – сирәкләр өлешенә тигән бәхет. Ләкин тышкы кырыслык битлеге астына, аның юмор-сатирага гаять бай күңеле яшерелгән иде. Ул, хәтта, үзенә кушамат тагылуга да үзе сәбәпче булган. Югары курс студентлары безгә түбәндәге тарихны сөйли иделәр.
Җәйге сессия вакыты...
Риф Мөхәммәтҗановка имтихан тапшырырга ниндидер бер студент килгән. Укытучыга авырлык төшмәсендер дипме инде, ни сәбәптәндер, зачет кенәгәсен үзе тутырырга булган бу. Предмет атамасын, имтихан датасын да язып куйган. Билге төшерәсе һәм имза куясы гына калган. Тик укытучының фамилиясен тар гына графага сыйдыра алмаган: “Мухамет” өлеше сыйган, “зянов”ы төшеп калган.
Ярар, имтиханны “яхшы”га тапшырган бу. Билгесен куйдырырга дип, зачеткасын остазына сузган. Риф ага аның язганнарын җентекләп укыган да:
– И кызым, ни дип, интегеп, “Мухамет” дип язып тордың? “Муха”сы да җитәр иде, – дип көлеп җибәргән.
Шуннан соң галимгә студентлар арасында “Муха” кушаматы гомерлеккә тагылды. Яраткан “Муха”быз иде ул... Үзебезнең “Муха” иде...
“Кеше күңеле – мең катлы”, – диләр. Яраткан остазыбызның шигъри күңелле зат икәнлеген белсәк тә, аның оста каләмле шагыйрь дә булганлыгын үзе исән чакта белмәгәнбез шул. Юкса аның йөздән артык шигыре узган гасырның 60-70нче елларында республика вакытлы матбугатында дөнья күргән булган. Болары – басылганнары, ә беркайда да нәшер ителмәгәннәре, “күңел өчен” генә язылганнары күпме? Кайда, кем кулларында саклана? Бу сораулар җавапсыз кала... Югыйсә, аның поэтик осталыгын “Ярмәкй чишмәләре” иҗат берләшмәсенең юбилеена багышланган кечкенә генә җыентыкта дөнья күргән берничә шигыреннән
дә күрергә мөмкин.
Күренекле галим, педагог Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗановның җәмәгатьчелек эшчәнлеге турында да сөйләп үтмәсәм, язмам тулы булмас иде. 1980нче еллар азагында илдә милли үзаң күтәрелеше башлангач, ул республика татар милли хәрәкәтендә әйдәп баручыларның берсе булды. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең Гали мәҗлес әгъзасы итеп сайланды, “Алтын ай” милли агарту фондын җитәкләде. Аның “Телем, җирем, халкым” (соңыннан “Рәйхан”) телевизион тапшыруындагы чыгышлары татар теле, милли фольклор мәсьәләләренә багышланды, Башкортстан радиосыннан да ул әлеге проблемалар буенча еш чыгыш ясады. Бүгенге көндә Башкортстанда татар телендә дүрт республика басмасы дөнья күреп, өч югары уку йортында татар бүлекләре эшләп килә икән – монда Риф аганың да өлеше бар.
“Ходай яраткан кешеләрен тизрәк үз катына алырга тырыша”, – дигән ышану яши халыкта. Риф аганың да гомере бик кыска булды. 1996нчы елда, нибары 57 яшендә, хәерсез замананың аяусыз чире аны арабыздан алып китте. Ләкин ул салган иҗади очкын меңнәрчә шәкертләренең күңелендә әле дә яши, вакыт сынавын узган гыйльми хезмәтләре аның рухына мәңгелек һәйкәл булып тора. Юксынабыз без Сезне, Риф ага... Юксынабыз... Урыннарыгыз җәннәттә булсын!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.
Риф МӨХӘММӘТҖАНОВ
***
Әнкәй ята бу урында..
Ничәнче кабат киләм?!
Әнкәй ята... Юрган булып
Өстенә үскән чирәм.
Ике бөртек чык тамчысы
Кояшта елт-елт килә.
Юк, чык түгел, бу бит әнкәй
Яшь катыш карап көлә.
Бик шатланган чакларында
Ул шулай көлә иде.
Әлдә, гүя элеккечә,
Каршылый әнкәй мине.
Ике бөртек чык тамчысы...
Әй, өзә үзәгемне.
Үзем сизми әйтәм кайчак:
Сөрт, әнкәй, күзләреңне!
МӘХӘББӘТ
Күзләреннән назлы нурлар
Түгеләп-түгеләм дип тора.
Иреннәре ирененә
Үреләм-үреләм дип тора.
Биткәйләре алсу янып
Оялам-оялам дип тора.
Чәчкәйләре чәчләренә
Уралам-уралам дип тора.
Телләреннән “сөям” сүзе
Коелам-коелам дип тора.
Тик егете каушап төшкән
Егылам-егылам дип тора.
Читайте нас: