Барлык яңалыклар
Шәхес
2 июль 2019, 15:11

БАШКОРТСТАН ҖӘЛИЛЕ

Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов (Хәйретдин Мөҗәй – аның әдәби тәхәллүсе) 1901 елның 26 мартында Башкортстанның Туймазы районы Төрекман авылында туа. Әдәбият белән яшьтән үк кызыксына, шигырьләрен гәзитләрдә бастыра. Унсигез яшеннән армия сафларына алына һәм аның шуннан соң бөтен гомере хәрби хезмәт белән бәйле...

Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов (Хәйретдин Мөҗәй – аның әдәби тәхәллүсе) 1901 елның 26 мартында Башкортстанның Туймазы районы Төрекман авылында туа. Әдәбият белән яшьтән үк кызыксына, шигырьләрен гәзитләрдә бастыра. Унсигез яшеннән армия сафларына алына һәм аның шуннан соң бөтен гомере хәрби хезмәт белән бәйле. Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәштә катнаша. Әдәби әсәрләре вакытлы матбугатта басылып тора, Татарстанда үткәрелгән әдәби ярышта катнаша һәм беренче бүләкне ала. 1932 елда «Мылтыклылар» исемле беренче китабы дөнья күрә. Ватан сугышы алдыннан «Олы юлдан» романын яза башлый.
X. Мөҗәй Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса. Шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә, полк командиры, полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1942 елда Харьков янындагы сугышларда ул каты яраланып, дошман кулына эләгә. Әсирлектә дә көрәштән туктамый. Интернациональ антифашистик яшерен оешма җитәкчеләренең берсе буларак, хәрби тоткыннар арасында пропаганда һәм оештыру эшләре алып бара. 1943 елда гестапо яшерен оешманың эзенә төшә. 1944 елның 4 сентябрендә аны атып үтерәләр һәм туксан ике тоткын белән бергә крематорийда яндыралар.
Башкортстан Җәлиленең иҗаты, батырлыгы әле дә халык йөрәгендә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: