Барлык яңалыклар
Шәхес
28 июнь 2019, 18:44

Яшик җирдә гөлләр сибеп

25 июньдә Чакмагыш районының шәрәфле гражданы, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Басыйров 80 яшен билгеләде. Бу уңайдан 27 июньдә Чакмагыш Мәдәният сараенда “Яшик җирдә гөлләр сибеп” дигән бәйрәм кичәсе үтте.

Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев билгеләвенчә, 27 ел буе “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире булып эшләү дәверендә Хәйдәр Фәйзрахман улы гәзитнең үз йөзен булдыру өчен күп көч салды. “Рәхмәт сезгә! Сез – үзегез тарих һәм яшьләргә үрнәк, – диде район җитәкчесе. – Үз үрнәгегездә чын җитәкче нинди булырга тиеш икәнлеген күрсәттегез. “Чакмагыш туфрагында туганнар” энциклопедиясе республикада район тарихына багышланган китаплар арасында иң саллылардан”.
Хәйдәр Фәйзрахман улына Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировтан да котлау телеграммасы килгән иде. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Соколовның котлавын аның ярдәмчесе Мөнирә Мөхәммәтҗанова укып ишеттерде. Бүләк тә зурдан иде – чабыш аты! Гомумән, юбилярны бүләкләргә, чәчәкләргә күмделәр. Әнисә Ягъфәрова оекбашларга кадәр бәйләп алып килгән.
Чынлап та, Хәйдәр ага үз хезмәтләре белән Чакмагыш районына һәм халкына сүздән һәйкәл салды, дияргә мөмкин. Улы Айдар Басыйров белән бергә иҗат һәм нәшер иткән китапларның саны гына да 18гә җиткән. Эчтәлеккә килгәндә, күпчелек басмалар – озак еллар тикшеренү, эзләнү нәтиҗәсе, аларга тулы бер гыйльми-тикшеренү институты башкарырлык хезмәт, көч салынган. Гомумән, һәр эш-гамәле дөньяны ямьләү, төзү-төзәтүгә юнәлтелгән журналистика ветеранының. Редакция, типография биналарын, коллектив хезмәткәрләре өчен фатирлар төзү-төзәтү кебек матди кыйммәтләрне генә түгел, халыкның күңелен үстерү, тормышын ямьләү, аң-мәгърифәткә өндәү кебек рухи кыйммәтләрне булдыру өчен ал-ял белми тырышкан, үз шәхси тормышыннан бигрәк җәмгыять мәнфәгатьләрен өстен куйган шәхес ул. Халкына хезмәт итүе белән бәхетле, халык та аңа мәхәббәт белән җавап бирә: дуслары авыл саен. Һәм бу кичәдә дә Хәйдәр ага аларга автографлы китапларын бүләк итте.
Чыгыш ясаучылар әйтүенчә, район тарихына бәйле китапларны язганда чакмагышлылар турында һәр мәгълүмат бөртекләп җыелган: диварлардагы бердәнбер фотоларны сорап алып торганнар, кирәкле даталарны табу өчен хәтта зиратлардагы кабер ташларыннан исем-фамилияләрне эзләргә кирәк булган. Туганнары, авылдашлары белән аралашу, телефоннан, хат аша сөйләшүләр; матбугат, архив материаллары белән эшләү, фотоларны эшкәртү, компьютерда җыю – бу мәшәкатьләр авторлар һәм аларның ярдәмчеләреннән, фикердәшләреннән, китапны басмага әзерләүчеләрдән күпме вакыт һәм күз нуры таләп иткән! Матди яктан ярдәм кулы сузучылар да табылган. Нәтиҗәдә, гомум тырышлык һәм Хәйдәр Фәйзрахман улының илһам ялкыны, иҗтиһады белән рухи ядкарьләр китап киштәләрендә һәм якташларның күңел түрендә урын алган.
Басыйровлар нәшер иткән китаплар чакмагышлыларның яуда һәм хезмәттә батырлыгын исбатлый. “Ватанга тугры калдылар”, “Чакмагыш туфрагында туганнар”, “Җир уллары”, “Әмир мәктәбе”, “Яңа Балтач яклары”, “Сәнәк сугышы”, “Бигәш баба оныклары” һәм башкалар. Сатира-юмор да мулдан: “Көләрсең дә, еларсың да…”, “Нәчәлниген яраткач”.
Былтыр исә “Чакмагыш туфрагында туганнар” энциклопедиясенең “Мәгариф” томын нәшер ителгән. Ике томлык бу басма күләме белән таң калдыра. Анда соңгы 150 ел эчендә Чакмагыш районы авыллары мәдрәсәләрендә укыткан дин әһелләре, мәктәп, бакчаларда, югары һәм махсус уку йортларында эшләгән якташ укытучылар, тәрбиячеләр – барлыгы 2005 кеше турында биографик белешмә бирелгән. Ә инде “Чакмагыш туфрагында туганнар” китабында 1700 кешенең тормыш юлы яктыртылган иде.
“Батыр кызлар” китабында Чакмагыштан 110лап гүзәл затның Бөек Ватан сугышы чорында хәрби хезмәттә булуы ачыкланган, аларның 89ы хакында мәгълүмат бирелгән. Авыр елларда районда 500ләп хатын-кыз тракторчы һөнәрен үзләштергән, аларның 188енең биографиясе ачыкланган.
Яңа китапларның янә берсе – “Күңелләре тулы моң белән” документаль повесте. Әсәр Имәнлекул авылында туып үскән күренекле композитор Тәлгать Шәриповка һәм Шәриповлар нәселенә багышланган.
Котлау өчен сүзне элекке комсомол, партия, хуҗалык җитәкчеләре, “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов, журналист Рәзифә Сәхапова, Казан кунагы Римир Сәлимгәрәев, китапларны төзүдә катнашучылар, дуслары, бертуган абыйсы, гаилә әгъзалары, китап геройлары алды. Бөтен бу чыгышлар, тәбрикләүләрдә Хәйдәр аганың уртак портреты сынланды сыман: гадел җитәкче, туган якны данлаучы тарихчы, язучы, сәләтле оештыручы, нечкә юморга ия оста журналист, Сабан туйларны алып баручы талантлы диктор, сөекле ир һәм әти, картәти...
Кичә Гүзәл Табишева, Фидан Бикмурзин, Лида Галиева, Гөлназ Сәлимова, Наилә Шаһиева, Ревинер Гобәев башкаруындагы моңлы җырлар белән үрелеп барды. Ә инде район Мәдәният сарае директоры, консерватория тәмамлаган Эльвир Халиков җырлаганда гүяки диварлар тетрәп торды – тавышы да көчле, һөнәри дәрәҗә дә югары. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Радик Шәймөхәммәтов әйтүенчә, районда мәдәниятне үстерү өчен шартлар бар һәм эш шартларын тагын да яхшырту өчен барысы да эшләнә.
Иң сөенечлесе – Хәйдәр аганың эшен лаеклы дәвам итүчеләр бар. Айдар Басыйров – фәлсәфә фәннәре кандидаты, Чакмагыш төбәкне өйрәнү музее директоры – шулай ук, тарих, тел, сүз кадерен белүче, милләт дип җан атучы зыялы шәхес. Ул да, әтисе кебек үк, Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-рус бүлеген тәмамлаган. “Игенче” гәзите оештырган “Яшь хәбәрчеләр мәктәбе”нә йөргән Алсу Төхвәтуллина, Гөлара Арсланова – бүген “Өмет” гәзите журналистлары. Ә инде Хәйдәр ага үрнәгендә тарих белән кызыксынучылар, каләм тибрәтүчеләр, чакмагыш туфрагын яратучылар бихисап. Хикмәт иясе чәчкән матур гөлләр илне бизи.
Дилбәр БУЛАТОВА.
Айдар БАСЫЙРОВ фотолары.
Читайте нас: