Барлык яңалыклар
Шәхес
27 июнь 2019, 11:11

БАШКОРТ ЯЗУЧЫСЫ, ТАТАР ТӘНКЫЙТЬЧЕСЕ

Егерменче елларда әдәби хәрәкәттә актив катнашкан Габдрахман Сәгъди — мөдәррис Гайнан Сәгъдиевның Мөхәммәтһадидан ике яшькә кечерәк улы. Ул 1902-1906 елларда Троицк мәдрәсәсендә гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә, Көнчыгыш халыклары тарихы, философиясе белән кызыксына. Мәдрәсәне тәмамлагач, ике ел туган якларында мөгаллимлек итә. 1908-1911 елларда Истанбул университетында белем эстәп кайткач, Февраль инкыйлабына кадәр Урта Азия һәм Эчке Русия шәһәрләрендә (Актүбә, Алматы, Екатеринбург, Ыргыз, Бөгелмә һ. б.) балалар укыта.

Мөхәммәтһади һәм Габдрахман Сәгъдиләр... Заманында аларның икесе дә укучыга киң билгеле булган.
1883 елның 25 мартында дөньяга килгән Мөхәммәтһади Гайнан улы Сәгъдиев Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсен, аннары Уфа губернасының Златоуст өязе Дуван авылында урыс-башкорт училищесын тәмамлый. 1902-1909 елларда туган авылында мулла була. Ә 1916 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр халык мәгарифе өлкәсендә эшли.
Мөхәммәтһади Сәгъди — зыялыларның рухи яңару процессын, аларның демократия, тәрәккыят өчен көрәшкә кушылып китү процессын чагылдырган автобиографик характердагы «Бәхетсезләр» (1911) повесте авторы. Шул ук елны иҗат ителгән «Җир сатуның гакыйбәте» хикәясендә исә ул Башкортстанда патша хакимияте алып барган җир сәясәтенең колониаль асылын фаш итә. Аның «Бәширнең соңгы көннәре» исемле әсәре 1912 елда «Шура» журналының 19 санында басылып чыккан.
1926 елда Мөхәммәтһади Сәгъди Лопе де Веганың «Фуенте овехуна» пьесасын туган теленә тәрҗемә итә. Бу әсәр буенча «Сарык чишмәсе» спектакле Башкорт академия драма театры сәхнәсендә куела.
Егерменче елларда әдәби хәрәкәттә актив катнашкан Габдрахман Сәгъди — мөдәррис Гайнан Сәгъдиевның Мөхәммәтһадидан ике яшькә кечерәк улы. Ул 1902-1906 елларда Троицк мәдрәсәсендә гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә, Көнчыгыш халыклары тарихы, философиясе белән кызыксына. Мәдрәсәне тәмамлагач, ике ел туган якларында мөгаллимлек итә. 1908-1911 елларда Истанбул университетында белем эстәп кайткач, Февраль инкыйлабына кадәр Урта Азия һәм Эчке Русия шәһәрләрендә (Актүбә, Алматы, Екатеринбург, Ыргыз, Бөгелмә һ. б.) балалар укыта.
Әдәби-педагогик иҗат эшчәнлеген дә шул чорда башлап җибәрә: 1910 елда «Шура» журналында «Әдәбиятыбызны мәдрәсәдә укыту» исемле беренче методик мәкаләсе дөнья күрә. 1911 елда Уфада «Кавагыйде әдәбият» («Әдәбият кагыйдәләре»), 1912 елда Оренбургта «Әдәбият ысуллары» дигән китаплары басылып чыга. Авторның татар телен өйрәнү һәм укытуга караган күп кенә хезмәтләре Казанда да нәшер ителә.
Октябрь инкыйлабыннан соң әдип Бөгелмәдәге дүртьеллык татар-башкорт педагогия курсларында мөдир, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1921-1925 елларда Ташкентта яши һәм төрки халыклар өчен ачылган Шәрык мәгариф институтында, рабфакларда, Урта Азия дәүләт университетында хезмәт сала. Татарстан Мәгариф комиссариаты Казанга чакырып алганнан соң ул башта Татар коммунистик университетында, аннары Көнчыгыш пединститутында татар теле һәм әдәбияты укыта, доцент (1927), профессор (1929) дәрәҗәсен ала. Нәкъ шул чорда тәнкыйтьче-галимнең теоретик яктан шактый нигезле нәтиҗәләре белән әле дә әһәмиятен югалтмаган, бай фактик материаллы, иҗтимагый-әдәби процессларга, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, Г. Коләхмәтов, Г. Кандалый, М. Колый, Г. Ибраһимов кебек язучыларның иҗатына бирелгән тәфсилле анализлары татар әдәбияты тарихчылары өчен кыйммәтле чыганак ролен үтәгән хезмәтләре дөнья күрә.
1930 елда Г. Сәгъди яңадан Үзбәкстанга китә. Сәмәрканд шәһәрендәге Үзбәк педагогия институтында үзбәк теле һәм әдәбияты кафедрасын ачу һәм юлга салу буенча зур эш башкара. 1932 елда Үзбәкстан ССР Мәгариф комиссариаты карары нигезендә Ташкентка күчә һәм пединститута укыта. 1937-1941 һәм 1952-1956 елларда Сәмәркандтагы Үзбәк дәүләт, ә 1941-1952 елларда Ташкенттагы Урта Азия университетларының үзбәк әдәбияты кафедрасы профессоры булып эшли. 1949 елда «Навои иҗаты — үзбәк классик әдәбиятының югарыгы этабы» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.
Г. Сәгъди 1956 елның 6 ноябрендә Сәмәрканд шәһәрендә вафат булган.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: