Барлык яңалыклар
Шәхес
14 июнь 2019, 12:15

...уйнадың син ник бик аз?

Аның кебекләр дөньяга сирәк туа. Туа да, бакыйлыкка күчкәч тә халкы күңелендә кала. Тукай, Такташ, Туфан, Җәлилләр чылбырын дәвам иттерүче Хәйдәр Бигичев атлы улын онытмый татар. Аның югарылыгына ирешүче тумаган әле. Дөньяви киңлеккә чыккан татар җырчысы яулаган югарылык - Отелло, Җәлил опера партияләре. Бу хакта аның замандашлары болай дигән иде.

Аның кебекләр дөньяга сирәк туа. Туа да, бакыйлыкка күчкәч тә халкы күңелендә кала. Тукай, Такташ, Туфан, Җәлилләр чылбырын дәвам иттерүче Хәйдәр Бигичев атлы улын онытмый татар. Аның югарылыгына ирешүче тумаган әле. Дөньяви киңлеккә чыккан татар җырчысы яулаган югарылык - Отелло, Җәлил опера партияләре. Бу хакта аның замандашлары болай дигән иде.
"Отелло" операсын куючы режиссер Валерий Раку: ”Хәйдәрнең бу партияне ничек җилкенеп әзерләвен күрсәгез икән! Тавышын югалту ихтималы барлыгын, бу рольгә билгеле бер яшькә җиткәч кенә алынуын әйтеп, “бу аның соңгы эше булачак” дип күңелен төшерүчеләр булса да, ул миңа ышанды, максатына барды. Бу аның батырлыгы, тантанасы, ахыр килеп, иҗади язмышының таҗы булды. Әгәр дә ул булмаса, минем дә, аның да, Казан каласының да беркайчан да мондый спектакльгә ирешәсе юк иде. Театрда Хәйдәр мәһабәтлегенә тиң колачлы, аныңча камил профессиональлеккә, аңа хас эчке куәт һәм тетрәндергеч лиризмга ия җырчы, белмим, кайчан пәйда булыр икән! Отелло – тенорлар репертуарындагы иң катлаулы партияләрнең берсе. Хәйдәрне мин һич арттырусыз бу рольне дөнья күләмендә иң яхшы башкаручылар рәтенә кертәм. Әгәр үз гомерендә башка бернәрсә дә җырламыйча, бер Отелло ролен генә башкарса да, Хәйдәр дөнья музыкасы тарихында калыр иде. Ул- “кабатланмас гений!”
Күренекле дирижер Фуат Мансуров: ”...Уфада татар сәнгате көннәрендә концерт вариантында төп рольдә Хәйдәр Бигичев җырлаган “Җәлил” операсы Башкорт филармониясенең шыгрым тулы залын тетрәндерде. Бөтен зал күз яшен тыя алмады. Мин дә еладым. Бу бөек сәнгать иде! Андый минутлар онытылмый”.
Хәйдәр Бигичевның партнеры, Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхәбиев: ”Җәлил” операсының азагында “Сау бул, Казан!” ариясен башкарганда мин сәхнә кырыеннан Хәйдәрне елап тыңлап тора идем”.
Дирижер Владимир Васильев җырчыга Русиянең халык артисты Нияз Даутовның йогынтысы турында: “Аның профессиональ җырчы һәм актерлык ягыннан ярдәме Хәйдәргә кыенлыкларны җиңеп, опера театры сәхнәсендә биеклеккә ирешергә мөмкинлек биргән. Бу - Җик, Җәлил, Хозе, Отелло, Герман... Бу - чын мәгънәсендә, космик масштаб.
Резида ВӘЛИТОВА.
Читайте нас: