Барлык яңалыклар
Шәхес
25 март 2019, 15:47

Безнең егетләр булдыра

Безнекеләр булдыра!
Популяр композитор һәм җырчы Эльверт Гарәфетдинов сәнгатьтә яңадан-яңа казанышларга ирешә
Спортта “второе дыхание”, ягъни икенче сулыш дигән халәт бар. Күпмедер физик авырлыклардан, ару-талудан соң мөмкинчелекләр ачылып, хәл кереп, җиңел булып китү ул. Марафонда йөгерешчеләр, мәсәлән, ярты дистанцияне үткәннән соң арулары бетеп, энергияләре ташып китүен билгели. Баксаң, бу сәнгатьтә дә була ала икән. Соңгы елларда гына җыр-музыка сәнгатендә исеме ишетелә башлаган Эльверт Гарәфетдинов та үзендә икенче сулыш ачылды дип исәпли.
– Мин шактый сүлпән иҗат итә идем. Гаилә корып, сабыебыз тугач, яшәр урыны булмаган яшь гаиләләргә бирелә торган 300 мең сум акча кулга килеп керде. Шуннан үз йортыбызны булдыру белән минем белән әллә нәрсә булды – бик актив иҗат итә башладым. Бер-бер артлы яңа җырлар, яңа көйләр туып кына тора. Оранжировкаларым да күп булды. Минем мондый рухи күтәрелеш кичергәнем юк иде әле. Моңа республика хөкүмәте биргән ярдәм сәбәпче дип уйлыйм. Чөнки яшәү шартларым яхшырмаса, мин бу кадәр иҗат итә алмас идем. Моның өчен республика Башлыгына рәхмәтлемен, – ди Эльверт Гарәфетдинов.
Эльверт Гарәфетдинов чыгышы белән Туймазы районының Кандра авылыннан. Әлеге көндә Благовар сылуы Ирина белән бер ул үстерәләр.
Әтисе Рәсүл мастер-энергетик булып, әнисе Роза балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп хаклы ялга чыкканнар. Эльверт Уфа сәнгать училищесының эстрада-вокал бүлеген тәмамлаган. Артабан икенче һөнәр алып, ВЭГУда юрист дипломы да алып чыккан. Ләкин Эльверт моны бер ярдан икенче ярга ташлану, төрле һөнәрләр үзләштерү дип санамый. Аның уенча, бу заманда һәр кеше юрист булырга тиеш.
Эльверт Гарәфетдинов җыр-музыкага сәләтен әтисенең әтисе –Җамалетдин бабасыннан күрә. Бабасы 13 яшьтә үзе үк скрипка ясап, шунда уйнарга өйрәнеп үсә. Төрле чараларда, мәҗлесләрдә халык алдында чыгыш ясый. Эльвертка бабасын күрү насыйп булмый. Ул аның вафатыннан соң тугыз ел үткәч кенә дөньяга килә. Ләкин бабасының сугыштагы батырлыклары турында әтисеннән ишетеп үсә.
– Ул каты сугышларның берсендә бер капитан белән исән кала. 300-400 метр ераклыкта немец солдатларның сөйләшүен ишетеп калалар. Җамалетдин бабам аларга пушкадан ут яудырырга тәкъдим итә. Әлеге офицер исә караңгыда дөрес ату мөмкин түгеллеген әйтә. Бабам артиллериядә наводчик, ягъни төзәп торучы буларак эшен яхшы белгән, ул тавышлар күп булган урынга төзи. Беренче снаряд килеп төшкәч, дөнья яктырып китә һәм алар моннан файдаланып тагы берничә тапкыр аталар. Снарядлар фашистларның кайнап торган җиренә төшә. Әлеге батырлыклары өчен капитанга “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә. Бу батырлыкның башында бабам торса да, ул медаль белән генә чикләнә.
Яшь музыкант Эльверт Гарәфетдиновның бик күп җырларына клиплар төшерелгән. Алар БСТ, “Туган тел”, “Мәйдан” каналларындагы хит-парадларда призлы урыннар ала. Егет музыка язу, аранжировка ясаудан тыш, үзе дә сәхнәгә чыгып җырларын башкара. Төрле музыкаль бәйгеләрдә, кичәләрдә, юбилей чараларында да теләп катнаша.
Эльверт Гарәфетдинов киләчәктә милли музыканы халыкара дәрәҗәгә чыгару хыялы белән яши. Аның уенча, бүген заманча техникалар белән тәэмин ителгән профессиональ студияләр җитми. Шуның нәтиҗәсендә музыкаль яңгыраш сыйфаты да аксый. Шулай ук клипларның да заманнан артта калуы, тәҗрибәле клипмейкерлар аз булуы өчен дә борчыла. Төрки халыкларның “милизмнар чиреннән” арынып, экспериментлар ясау теләге белән дә яна. Эльверт фикеренчә, көнчыгыш музыкасы безнең милли көйләргә караганда төзек булуы, катлаулы ритм һәм интонациясе белән аерылып тора, шуңа күрә көнчыгыш һәм көнбатыш музыка традицияләрнең бергә кушылуына ирешергә кирәк. Музыкант мондый уңышлы синтез Салих Сәйдәшев иҗатында бар дип исәпли.
Яшь музыкант хәйрия чараларында да теләп катнаша. Дәүләт аларның яшь гаиләләренә күрсәткән ярдәме өчен ул балалар һәм картлар йортларында хәйрия кичәләре уздырырга әзерләнә.
Мөнир МӘХМҮТОВ.
Читайте нас: