Барлык яңалыклар
Шәхес
20 март 2019, 22:52

Фаҗигале язмыш

20 март язучы, җәмәгать эшлеклесе Йосыф Гәрәйнең тууына 115 ел тулды
Йосыф Гәрәй репрессия елларында зур газаплар чиккән әдип. Совет дәүләтенә каршы контрреволюцион агитация алып баруда, ВКП(б) һәм дәүләт җитәкчеләренә яла ягуда гаепләнеп, Казахстанның Актүбә һәм Хромтау лагерьларында ун ел утыра. Аннан соң шунда ук биш ел сөргендә була.
Җинаять эше ачуга аның “Байрак – Ил” исемле шигырендәге бер строфа да сәбәпче була.
Сталин тотканга,
байрак – Ил
Ут сала һәр бәгырьгә,
Һәр сантиметрыннан аның
Владимир Ильич көлә.
Бу шигырь 1938 елның февралендә “Октябрь” журналында басылып чыкканннан соң аны кайбер “әдәбият белгечләре” “Ильичның Сталиннан көлүе” дип аңлатып, Сталинга каршы шигырь язуда гаепли. Йосыф Гәрәй 1940 елда РСФСРның Югары мәхкәмәсенә шикаять язып, әлеге шигырьгә аңлатмалар бирә. Анда ул Ильич көлүенең елмаю мәгънәсендә булуын әйтә.
Йосыф Гәрәй гомеренең соңгы елларында татар халкы язмышы, тел статусы турында җан атып, шуның өчен эзәрлекләнүләр кичереп, 1988 елның 2 мартында йөрәге ярылып үлде.
Мөнир ВАФИН
Читайте нас: