Барлык яңалыклар
Шәхес
13 март 2019, 17:26

Туган көн

13 март – Галимҗан Ибраһимовның туган көне
Татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов 1887нче елның 13нче мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат авылында туа. Галимҗан башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы урыс мәктәбенә дә йөри. 1898нче елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Ырымбурдагы мәдрәсәгә илтә. 1905нче елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла.
Аннары ул Уфага китә һәм “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге шул вакытта башлана. 1907нче елда аның беренче хикәясе – “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” басылып чыга.
Белемен күтәрү өчен һәм әдәби эш белән шөгыльләнү өчен 1909нче елда Казанга килә. Шул елны язучы “Татар хатыны ниләр күрми” повестен иҗат итә. 1912нче елда ул беренче зур күләмле әсәрен – “Яшь йөрәкләр” романын тәмамлый. 1912-1914нче елларда “Карт ялчы”, “Көтүчеләр һәм башка бик күп әсәрләрен иҗат итә.
Инкыйлаб булгач, 1917нче елда Учредительное Собраниега делегат итеп, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана. 1918нче елда Милләтләр халык комиссариаты каршында төзелгән Үзәк мөселман комиссариатының рәисе Мулланур Вахитовның урынбасары була.
Язучы каты авыруы сәбәпле, гомеренең соңгы ун елын Ялтада уздыра. Ул анда әдәби иҗат эшен дәвам иттерә.
Галимҗан Ибраһимов, татар халкының башка күп язучылары кебек үк, Сталин репрессияләренә эләгә. 1937нче елның 29нчы августында ул Ялтадагы торак йортында кулга алынып, авыру хәлендә этап белән Казанга озатыла һәм шәһәрнең Пләтән төрмәсенә ябыла. Аны троцкийчы контрреволюцион оешма төзеп, Сталинга, совет-партия җитәкчелегенә каршы һөҗүм әзерләүдә гаеплиләр. Әмма “эш” хөкем-тикшерүләргә кадәр барып җитми, төрмә шартларында тәмам азып соңгы ноктасына җиткән үпкә авыруы әдипне 1938нче елның 21нче гыйнварында төрмә хастаханәсендә дөньядан алып китә. Җирләнүе Казанның Архангел дип йөртелгән христиан зиратында дип фаразлана. Шунда үлгәннән соң язучыга куелган һәйкәл тора.
Әдипнең кулга алыну вакытында чекистлар тарафыннан төяп алып кителгән бай кулъязма архивы һәм шәхси китапханәсе исә НКВД подвалларында юкка чыга. 1955 елның 24 сентябрендә Г. Ибраһимов исеме акланды.
Читайте нас: