Барлык яңалыклар
Шәхес
12 март 2019, 17:19

БАШКОРТ МИЛЛИ ХӘРӘКӘТЕНДӘ – ТАТАР ЕГЕТЕ

Башкорт зыялыларының 1917-19 еллардагы милли үзбилгеләнеш өчен көрәшенең бер үзенчәлеге итеп, анда татар халкының территориаль автономия идеясе белән янган күпсанлы вәкилләренең катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Шундый фидакяр затларның берсе Ильяс Сәетгәрәй улы АЛКИН була. Архив документларында, Гражданнар сугышына һәм Башкорт автономияле республикасының төзелүенә багышланган гыйльми әдәбиятта аның исеме еш очрый. Шуңа карамастан, ул әлегә кадәр укучыларның киң катламы өчен генә түгел, хәтта тарих белгечләренә дә аз билгеле шәхес булып кала.

Башкорт зыялыларының 1917-19 еллардагы милли үзбилгеләнеш өчен көрәшенең бер үзенчәлеге итеп, анда татар халкының территориаль автономия идеясе белән янган күпсанлы вәкилләренең катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Шундый фидакяр затларның берсе Ильяс Сәетгәрәй улы Алкин була. Архив документларында, Гражданнар сугышына һәм Башкорт автономияле республикасының төзелүенә багышланган гыйльми әдәбиятта аның исеме еш очрый. Шуңа карамастан, ул әлегә кадәр укучыларның киң катламы өчен генә түгел, хәтта тарих белгечләренә дә аз билгеле шәхес булып кала.
Ильяс Алкин 1895 елның 28 ноябрендә Казан шәһәрендә дөньяга килә. Атасы Сәетгәрәй Шаһиәхмәт улы Алкин (1867-1919) билгеле җәмәгать эшлеклесе, юрист, журналист, “Иттифак-әл-мөслемин” (“Мөселманнар берлеге”) фиркасен оештыручыларның һәм аның җитәкчеләренең берсе була.
Казан реаль училищесын тәмамлагач, Ильяс Алкин Петербург политехник институтына укырга керә һәм татар милләтеннән булган башка студентлар (Җиһангир Алкин, Галимҗан Шәрәф, Солтанбәк Мамлиев) белән берлектә үз алдына татар халкының сәяси мәдәнилеген үстерү максатын куйган “Татар учагы” оешмасын төзи. Әлеге оешма вәкилләре Дәүләт думасының мөселман фракциясе әгъзалары белән даими очрашып тора. Институтта уку дәверендә Ильяс Алкин Әхмәтзәки Вәлиди, Садри Максуди, А. Н. Букейханов (кадет, киләчәктә Алаш-Орда дәүләтенең җитәкчесе) кебек сәяси эшлеклеләр белән таныша. 1916 елда ул хәрби хезмәткә чакырыла, Константинов шәһәренең хәрби артиллерия училищесын тәмамлап, подпоручик дәрәҗәсе ала. 1917 елда Ильяс Алкин хәрби хезмәтен дәвам итәр өчен Казанга җибәрелә.
Февраль революциясе Русиядә яшәүче барлык халыкларның да милли үзаңын уята. Татарлар һәм башкортлар арасында да үз язмышларын үз кулларына алу теләге көчәеп, стихияле милли хәрәкәт яңа көч ала. Шәһәрләрдә генә түгел, хәтта төпкел авылларда да җыелышлар, конференцияләр, съездлар уза. Аларда Петроградтагы вакыйгалар, илдәге милли һәм социаль-сәяси мәсьәләләр буенча дискуссияләр дөрли, милли оешмалар хасыйл була. Шунда ук мөселман халыкларының милли мәнфәгатьләрен яклау өчен мөселман хәрби частьларын төзү идеясе дә киң яклау таба.
1917 елның мартында агалы-энеле Алкиннарның тырышлыгы белән Казан мөселман хәрби комитеты (“Хәрби Шура”) оештырыла. Аны И. Алкин, X. Юмагулов кебек җәмәгать эшлеклеләре җитәкли. Комитет Русия масштабында мөселман хәрби оешмасын төзүне төп максаты итеп куя. Хәрби Шура, мөселман хәрби частьларын оештыру турында карар кабул итеп, барлык мөселман хәрбиләренә чакыру белән чыга. 1917 елның апрелендә Казан комитеты башлангычы белән, Бөтенрусия мөселман хәрби комитеты (“Хәрби Шура”) оештырыла. Аның җитәкчесе итеп Ильяс Алкин сайлана.
1917 елның маенда Мәскәүдә мөселман халыкларының үзбилгеләнеш юллары буенча кайнар дискуссияләр уяткан I Бөтенрусия мөселманнары съезды уза. Ул, Русиянең федератив төзелеше турында карар кабул итеп, мөселманнарның сәяси һәм мәдәни тормышы белән идарә итү һәм аларның Русиянең Учредительное собраниесендә тиешле вәкиллеген оештыру өчен Бөтенрусия мөселманнары советын (“Милли Шура”) сайлый. Советның башкарма комитетына (“Искомус”) И. Алкин, И. Әхтәмов, Ибн. Әхтәмов, М. Бигиев, Ә.-З. Вәлидов, Г. Исхакый, С. Максуди һ.б. сайлана, ә рәисе итеп А. Цаликов билгеләнә. Башкарма комитет мөселманнарның бердәмлеген саклауны һәм үзенең Ислам динен тотучы милләтләр арасында төп оештыручы оешма ролен рәсми рәвештә барысы тарафыннан да раслатуны төп максаты итеп куя.
Ләкин съезддан соң вакыйгалар үсеше икенче якка китә. Беренчедән, һәр халык үзен үзәк хакимияткә бәйсез дип исәпли; икенчедән, тугандаш милләтләр белән ниндидер уртак бәйләнеш җепләрен булдырырга ашкынып бармый. Мәсәлән, Башкарма комитетның 1917 елның 23 июнендә узган утырышында кыргыз һәм төркмән халыклары вәкилләре үзләренең гомумкыргыз һәм гомумтөркмән съездларын оештырачаклары турында хәбәр итә. Элек аларның мондый ниятләре барлыгы турында берни дә билгеле булмый. Ильяс Алкин да кыргыз һәм төркмәннәрнең мондый омтылышын яклап чыга. Шушы ук елның 25 июнендә ясаган чыгышында ул 6 өлкә съездының (Төркестан, Идел буе, Кырым татарларының, кыргызларның, кавказлыларның, көнбатыш губернияларда яшәүче татарларның) үткәрелү мөмкинлеге турында белдерә. Ул мөселманнарның берләшмәс милләтләрне берләштерү теләгеннән килеп чыккан 1905 елгы “Иттифак” фиркасен оештырудагы тарихи хаталарын шул юл белән генә кабатламаска мөмкин дигән фикер белән чыга.
1917 елның июлендә Казанда узган II Бөтенрусия мөселманнары съездында милли-мәдәни мөхтәрият идеясе тантана итә. 22 июльдә II Бөтенрусия хәрби, Бөтенрусия мөселман руханилары һәм II Бөтенрусия мөселманнары съездларының җыелма утырышында эчке Русия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мөхтәрияте игълан ителә.
II Бөтенрусия мөселманнары съездының 27 июльдә узган өченче утырышында Ислам динен тотучы халыкларның эшләре белән идарә итүче орган — Милли Мәҗлес төзелә. Ул Уфада урнашырга тиеш була. Милли Мәҗлес өстенә, Русиянең булачак Конституциясе нигезендә республикаларга бирелгән хокукларга таянып, илдә яшәүче мөселманнарның милли тормышына кагылышлы законнар чыгару бурычы йөкләтелә.
Бу чорда Русиянең федератив корылышы идеясе урыс сәяси партияләре арасында да тарафдарларын таба. Беренче булып, аны эсерлар күтәреп чыга. Ләкин алар Русияне милли республикалар федерациясе сыйфатында түгел, ә территорияләр федерациясе итеп күз алдына китерә.
Үз милли дәүләтчелекләрен булдыру идеясе татар һәм башкорт халыкларының күп җәмәгать эшлеклеләренә якын була. Петроградта инде Февраль революциясенә кадәр үк барлыкка килгән “Татар учагы” җәмгыяте әгъзалары да шундый планнар төзи. Бертуган Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Усман Токымбәтов, Галимҗан Ибраһимов һ.б. Русиянең федератив корылышын яклап, татар һәм башкорт халыкларының уртак милли дәүләтчелеген тергезү турында хыялланалар. Алар фикеренчә, милли-мәдәни мохтариятләр төзү белән мавыгу Русиянең федератив үсешенә, милли дәүләтчелек идеясен тормышка ашыруга зыян итәргә мөмкин.
1917 елның 17-25 июлендә Казанда узган I Бөтенрусия мөселман хәрбиләре съезды Бөтенрусия мөселманнарының вакытлы хәрби советын (“Хәрби Шура”) сайлый. Аның җитәкчесе итеп Ильяс Алкин тәгаенләнә.
Шушы ук елның август азагында монархист-генерал Л. Г. Корнилов җитәкчелегендәге армия илдәге вакыйгалар үсешен үз ягына үзгәртергә тырышып карый. Нигезен ингуш, чечен, кабарда һәм осетиннар тәшкил иткән Кавказ дивизиясе Петроградта тәртип урнаштырыр өчен һөҗүмгә күчәргә әзер була. Ләкин Казандагы Хәрби Шураның һәм аның җитәкчесе Ильяс Алкинның, революция казанышларын яклау өчен катгый рәвештә А. Ф. Керенский ягына басуы аларны бу ниятләреннән баш тартырга мәҗбүр итә.
Большевиклар илдә хакимият яулар алдыннан Казанда Вакытлы хөкүмәтне яклаучы партияләрне берләштергән “Социалистик оешмалар берлеге” һәм аның урыннардагы вәкиллекләре оештырыла. Бу берлеккә Ильяс Алкин да керә.
1917 елның ноябрендә большевиклар Казанда да үз хакимиятен урнаштыра. Бу чорда Хәрби Шура карамагында 50 меңнән артык хәрбидән торган гаскәр була, шуларның 20 мең чамасы Казанда урнаша. Шуңа күрә оешма чынлыкта икенче хакимият вазыйфасын үти һәм большевикларның җиңүен танырга да, аларга каршы чыгарга да ашыкмый. Бары тик 19 ноябрьдә Хәрби Шура, Петроградтагы большевистик фетнәне законсыз дип игълан итеп, совет хөкүмәтен һәм аның урындагы идарә органнарын танудан баш тарта, Учредительное собраниене яклавы турында игълан итә.
1917 елның ноябреннән 1918 елның февраленә кадәр Уфада Милли Мәҗлес утырышлары үтә. Аларда татар халкының сәяси үсеш юллары турында кызу дискуссияләр бара. Ильяс Алкин “Бөтенрусия мөселман Хәрби Шурасы хәбәрләре”нең 1917 елгы 24 декабрь санында басылган мәкаләсендә Милли Мәҗлестә урын алган барлык сәяси төркемнәргә җентекле бәяләмә бирә. Ул аларны ике төркемгә — унитаристларга һәм федералистларга бүлә. Автор билгеләвенчә, унитаристлар арасында дөнья мөселманнарын берләштерергә омтылучы панисламистлар да була. Ләкин иң көчлесе дип пантюркистик юнәлешне санарга кирәк. И. Алкин аның эчендә берничә төркем эшчәнлек алып баруын билгели. Пантюркистларның бер өлеше “бар дөнья төркиләрен берләштерергә хыялланса”, икенчеләре “төрки-татар” төшенчәсен тарайтып, “татарчылык” юнәлешенә тәңгәл китерә. Пантюркистлар үз карашларын төрки халыкларның уртак этник тамырларга, уртак телгә, әдәбиятка, мәдәни кыйммәтләргә ия булуы белән аңлата. Алкин исә пантюркизмны панисламизмнан милли идеягә күчешнең бер этабы итеп карый.
Иң яшь хәрәкәт дип ул 1914-15 елларда барлыкка килгән “татарчылык”ны атый. Бу юнәлеш идеологлары “без төркиләрнең берләшүенә дә, мөселманнарның берләшүенә дә каршы түгелбез, ләкин бу берлеккә үз милли мәдәниятебез, үз милли мохитебез белән көчле милләт булып керергә телибез. Иң башта үз халкыңның барлык мәдәни кыйммәтләрен үстерергә кирәк, аннан инде татар мәдәниятенә дә барлык дөнья халыкларының уртак мәдәни берлегенә кушылырга мөмкин”, диләр. Ильяс Алкин татар милләте эченә Казан, Касыйм һәм Әстерхан татарларын, мишәрләрне, башкортларны, типтәрләрне, төмәннәрне, нугайларны, керәшен татарларын кертә.
Милли Мәҗлес эшчәнлегенең төп нәтиҗәсе итеп милли-мәдәни мөхтәрият тарафдарлары һәм территориаль автономия яклы төркем арасында килешүгә ирешелүен атарга кирәк. Килешү нигезендә милли-мәдәни мөхтәрият идеясен тормышка ашыру өчен сайланган Милли Мәҗлес территориаль автономия төзү турында карар кабул итә. Шул ук вакытта ул милли-мәдәни мөхтәрият идеясен дә тулаем кире какмый, бары тик аңа икенчел вазыйфа йөкли. Татарларның милли дәүләтчелеген башкортлар белән бергә уртак “штат”лар рәвешендә тергезү күзаллана. Шуңа күрә Милли Мәҗлес ачылу алдыннан гына Башкортстан автономиясе игълан ителү оешма тарафыннан уртак эшкә хыянәт буларак бәяләнә.
“Мәҗлесче”ләр башкорт җәмәгать эшлеклеләре белән сөйләшүләр башлап җибәрә. Арадашчы ролен Галимҗан Ибраһимов үти. Ләкин алар тиешле нәтиҗә бирми. Әхмәтзәки Вәлиди 1918 елның 6 гыйнварында Мәҗлес утырышына килеп чыгыш ясый. “Сез теләсә нәрсә эшләгез, ләкин без үзебезнең кечкенә генә автономиябезне булса да төзиячәкбез... Без Коръән тотып ант иттек һәм антыбыздан бер адым да артка чигенмәячәкбез”, — ди ул.
1917 елның декабрендә узган III Башкорт съезды тарафыннан Башкортстан автономиясе игълан ителгәч, Бөтенрусия мөселманнары хәрби комитеты, башкортлар һәм татарлар уртак дингә, традицияләргә, рухи кыйммәтләргә ия булганлыктан, башкорт милли хәрәкәте татар хәрәкәтенә кушылырга һәм Идел буе белән Көньяк Урал уртак территориаль автономия хасыйл итәргә тиеш, дигән карарга килә.
Милли Мәҗлес Идел-Урал штатын төзү буенча махсус Коллегия төзи. Аның составына И. Алкин, С. Атнагулов, Г. Гобәйдуллин, Г. Шәрәф, Н. Хәлфин, Ф. Мөхәммәдьяров, Ф. Сәйфи, С. Енгалычев керәләр. Идел-Урал штатын төзү эшендә төп рольне, Хәрби Шура рәисе буларак, Ильяс Алкин уйнарга тиеш була. Бу эшне ул мөселман хәрби берләшмәләренә таянып башкарыр, дип уйланыла. Ләкин Коллегия Штатның төзелүе хакында игълан итәргә ашыкмый. Шуңа бу эшне Хәрби Шура үз кулларына ала. Идел-Урал штаты 1918 елның гыйнвар башына тәгаенләнгән II Бөтенрусия мөселманнарының хәрби съездында игълан ителергә тиеш була.
Съезд 8 нче гыйнварда ачыла. Аның эшендә 200 делегат катнаша. Шуларның 35е башкорт милләтеннән була. Съездда Ильяс Алкин рәислек итә. Күпчелек тавыш белән Башкорт Корылтаена котлау телеграммасының тексты кабул ителә. Урта Идел һәм Көньяк Урал штатларының төзелүе турында Ю. Мозаффаров чыгыш ясый. Анда билгеләнүенчә, штатның гомум халкы 8390866 кеше тәшкил итә һәм аңа Русиядә яшәүче татар-башкортның 85-90 проценты керергә тиеш була. Штат халкының милләтләр буенча бүленеше түбәндәгечә була: татарлар һәм башкортлар — 43,9, урыслар — 35,8, чувашлар —11,7, марилар — 4,7 процент.
Съездда татар-башкорт мөнәсәбәтләре мәсьәләсе үзәктә тора. Мәсәлән, башкорт делегаты Т. Имаков: “Иң башта башкорт штатын аякка бастырырга кирәк, аннан соң инде, Идел штаты төзелгәч, аларны берләштерергә генә калачак”, —дип чыгыш ясый. Ильяс Алкин исә Идел-Урал штаты идеясенә ныграк басым ясый.
Съездның штатны оештыру турындагы ахыргы карары түбәндәгечә яңгырый: “Икенче Бөтенрусия мөселманнарының хәрби съезды... автоном Идел-Урал Совет Республикасын оештыруны... кирәк дип таба”. Штатның чикләре билгеләнә. Аның эченә Сембер һәм Самара губерналарының төньяк-көнчыгышы, Ырынбур губернасының көнбатышы, Пермь губернасының көньягы, Вятка губернасының Казан һәм Уфа губерналарына тоташкан өлеше керә. Ләкин үзәк совет хакимияте, Казан администрациясе һәм татар большевиклары, шул исәптән Мирсәет Солтангалиев та, Идел-Урал штатының төзелүенә катгый каршы чыгалар. 1918 елның февраль азагында съезд җитәкчеләре Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Ю. Мозаффаров, У. Токымбәтов кулга алыналар. Нәтиҗәдә, штатның төзелүе турында рәсми рәвештә игълан ителми.
Бертуган Алкиннарның һәм съездның башка җитәкчеләренең Казанда яшәүче татарлар һәм шәһәр гарнизоны солдатлары арасында абруе бик зур була. Шуңа күрә алар кулга алынган җәмәгать эшлеклеләрен кичекмәстән азат итүне таләп итә. Хакимият, халык кузгалышыннан куркып, аларның таләпләрен үти. Ильяс Алкинның халык арасында популярлыгы зур булуын хәтта аның сәяси көндәше Мирсәет Солтангалиев та таный. 1923 елның 23 нче маенда Үзәк контроль комиссия әгъзаларына язган хатында ул болай ди: “Хәрби Шура рәисе Ильяс Алкин миңа кадәр үк, меньшевик-интернационалист буларак мөселман социалистик комитетына язылган... Аңа без ышанмый идек... Ул Февраль революциясенең беренче көннәреннән үк Казанда Мөселман хәрби советын төзеп, татар хәрбиләрен берләштерү, бер көч итеп туплау эшен башлады һәм, әйтергә кирәк, үзенең оештыру таланты һәм тыныч, басынкы холкы нәтиҗәсендә татарлар арасында зур абруй яулады”.
1918 елның июнендә Самарада “Комуч” дип аталган һәм большевикларга каршы булган эсер хөкүмәте барлыкка килә. Ул Халык армиясен оештыруга керешә. Бу армия чехословаклар белән берлектә шушы елның августында Казанны яулап ала. Яңа хөкүмәт И. Алкинга Комучның милләтләр эшләре буенча махсус вәкиленең ярдәмчесе булырга тәкъдим ясый. Ильяс Алкин ризалаша. Казан яуланыр алдыннан ул, августта Самарага күчеп килеп, Комуч белән хезмәттәшлек итә башлый.
1918 елның сентябрендә Уфада узган Дәүләт киңәшмәсендә Комуч, Себер, Башкорт, Вакытлы хөкүмәтләр вәкилләре эсер Н. Аквсентьев җитәкчелегендәге Вакытлы Бөтенрусия Директориясен сайлый. Төрле төбәк хөкүмәтләре таратылырга тиеш була. Комуч, шулай ук, рәсми рәвештә яшәүдән туктый, ләкин, чынлыкта, аталышын гына үзгәртеп, үзен “Учредительное собрание әгъзаларының съезды” дип игълан итә. Дәүләт киңәшмәсендә “Бөтенрусия Учредительное собраниесе әгъзаларының съезды турында Положение” раслана. Анда әлеге съездның “бөтенрусия Учредительное собраниесе яңадан үз эшен башлаганга кадәр даими дәүләт-хокук учреждениесе вазыйфасын үтәве” рәсми рәвештә ныгытыла һәм Директория алдына әлеге съездны 1919 елның 1 гыйнварына җыю бурычы куела. Съезд рәисе итеп эсер В. Вольский, аның ярдәмчесе итеп И. Алкин сайлана. Директория, 1917 елда сайланган Учредительное собрание депутатларын җыеп, 1919 елның февраленә әлеге оешманың эшен яңадан башлап җибәрергә дә омтыла. Ләкин моның, большевиклар кебек үк, 1917 ел сайлауларында җиңелгән уң партияләрнең — монархистларның, кадетларның һәм аларның тарафдарларының —позицияләре какшавына китерүе ихтимал була. Шуны аңлап, Омск хәрбиләре 1918 елның 18нче ноябрендә Директорияне бәреп төшерә.
Хакимиятне үз кулларына алган адмирал А. Колчак үзенең төп максатын илдә большевизмны тар-мар итүдә күрә һәм шуннан соң Учредительное Национальное собрание җыярга вәгъдә итә. Бу вакытта Екатеринбургта калган Учредительное собрание әгъзалары Колчак фетнәсенә кискен каршы чыга. Аларның съезды хакимиятне үз кулларына алырга карар итә һәм, шул максаттан чыгып, Башкарма комитет төзи. Аңа Учредительное собраниенең элекке җитәкчесе, эсер В. Чернов, съезд рәисе В. Вольский, И. Алкин һ. б. — барлыгы 7 кеше керә. Комитет алдына, Колчак фетнәсен тармар итеп, гаеплеләрне җәзага тарттыру һәм большевиклардан азат ителгән җирләрдә законлы хакимиятне тергезү бурычы куела.
Омскидагы вакыйгалар “монархик авантюра”, “демократик кыйммәтләрне аяк астына салып таптау” буларак бәяләнгән берничә мөрәҗәгать вакытлы матбугатта дөнья күрә. Моңа җавап итеп, Колчак Учредительное собраниенең иң актив әгъзаларын кичекмәстән кулга алырга боерык бирә. Алкин да кулга алына, ләкин юлда качып котыла. Учредительное собрание әгъзалары, Уфага күченеп, үзләренең Колчакка каршы “әдәби-агитацион эшләре”н дәвам итәргә тырышып карый. Ләкин Колчак 30 ноябрьдә Учредительное собраниенең барлык депутатларын да кулга алырга боера. Шул максат белән, 2нче декабрьдә полковник Круглевский җитәкчелегендәге махсус хәрби отряд Уфа станциясенә килеп төшә һәм, Учредительное собрание әгъзаларының бер өлешен (25 кешене) кулга алып, аларны Омскига алып килеп, төрмәгә яба.
Ильяс Алкин кулга алынудан качып котыла. Нәкъ шул вакытта ул башкорт милли хәрәкәтенә кушылырга карар итә. Казан һәм Петербугтагы эшчәнлеге буенча яхшы белеп, аның хәрби талантын һәм сәяси тәҗрибәсен гаять югары бәяләгән Зәки Вәлиди И. Алкинга Башкорт армиясенә кушылырга тәкъдим ясый. Татар егете 1918 елның декабрь урталарында бу тәкъдимне кабул итә.
Колчак Башкорт хөкүмәтеннән үз хакимиятен тануны таләп итә. Моның өчен ул, И. Алкин сүзләре белән әйтсәк, “печтерелгән автономия” вәгъдәли. Башкорт хөкүмәтенең күпчелек әгъзалары моңа риза булса да, Вәлиди кискен каршы чыга. 1920 елның октябрендә Милләтләр эшләре буенча Халык Комиссариатына хатында Ильяс Алкин бу хакта болай яза: “1918 елның декабрь ахырында мин Вәлидов алдында мәсьәләне кабыргасы белән куйдым һәм без Кананикольск шәһәрендә Колчакка каршы хәрби көрәш башларга кирәк дигән уртак карарга килдек. Нәкъ шул вакытта минем сәяси карашларым төптән үзгәрде: мин әлеге тарихи чорда, Русиядә генә түгел, барлык дөньяда сыйнфый көрәш җәелгән дәвердә, Учредительное собрание идеясе тормышка ашарлык түгел, дигән нәтиҗәгә килдем һәм дөнья капитализмы, империализмына каршы Совет Русиясе белән берлектә көрәшкә чыгарга карар кылдым».
1919 елның февралендә И. Алкин Башкорт армиясе командующие урынбасары, штаб начальнигы вазыйфаларын башкаручы итеп тәгаенләнә, ягъни Зәки Вәлидинең иң якын ярдәмчесенә әверелә. Бу хакта Мирсәет Солтангалиев соңрак түбәндәгеләрне язды: “...Колчак тарафыннан Самара учредилкасы тар-мар ителгәч, Ильяс Алкин Башкортстанга Әхмәтзәки Вәлиди янына китә һәм, башкортларны Совет хакимияте ягына чыгарга чакырып, агитация үткәреп йөри башлый. Вәлиди дә шул якка авыша... Безнең белән сөйләшүләр уңышсыз тәмамланса, башкортлар кыргыз далаларына китеп яшеренергә ниятлиләр”.
“Кызыл”лар ягына чыгар алдыннан Зәки Вәлиди Ильяс Алкинга булачак социалистик партия программасының проектын әзерләргә куша. Соңрак үзенең “Хатирәләр” китабында Вәлиди бу хакта түбәндәгеләрне яза: “Советлар ягына күчәр алдыннан ук, сәяси көчләрне берләштерү максатыннан чыгып, без Коммунистик партиядән аерылып торган Социалистик фирка төзү эшен башладык. Баштарак аның теоретик нигезләрен билгеләү белән Ильяс Алкин шөгыльләнде. Ул Азат социалистик фирка буларак оешырга тиеш иде... Программаны без әзерләп бетердек. Аның бер нөсхәсен казахларга бирдек”.
1919 елның 16нчы февралендә Вәлиди белән Алкин Башкорт гаскәрләренең Советлар ягына чыгуы турындагы боерыкка кул куялар.
Шушы ук елның 21нче февралендә Темәс авылында (хәзерге Баймак районы) Хәрби съезд үтә. Вәлиди биредә булмаганлыктан, съездны Ильяс Алкин ачып, аның рәисе итеп сайлана һәм тарихи момент, Совет хакимияте вәкилләре белән сөйләшүләр хакында, Вакытлы революцион комитет төзү турында берничә тапкыр чыгыш ясый. Тарихи момент турындагы чыгышында ул дөньяда революцион кәефләрнең гадәттән тыш үсешен һәм шуңа күрә реакцион буржуазиягә каршы бердәм фронт булып оешу кирәклеген ассызыклый һәм съездның нәкъ шул рухта резолюция кабул итәчәгенә ышаныч белдерә. Икенче докладында Алкин Сәлах Атнагуловның башка сыймас хыянәтчел гамәлен тәнкыйтьли: ул Башкорт хөкүмәте тарафыннан Советлар белән сөйләшүләргә җибәрелгән була, ләкин моның урынына Бәләбәй шәһәрендә калып, комиссар булып китә.
Съездда оештырылган Башкорт революцион комитетының беренче утырышында Алкин хезмәт комиссары итеп сайлана, шуңа өстәп, аңа гаскәр командующие урынбасары һәм хәрби комиссар вазыйфалары йөкләтелә.
Февраль азагында Вәлиди белән Алкин Ырынбурга чыгып китәләр, аннан Мәскәүгә юл тоталар. Анда алар Ленин һәм Сталин тарафыннан кабул ителә. Большевикларның лидерлары Алкинны Башкортстанның күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм Вәлидинең уң кулы дип исәпли. Ул шунда Н. Крестинский, Е. Преображенский, Ю. Пятаков, М. Солтангалиев кебек сәясәтчеләр белән дә очраша.
1919 елның 9нчы мартында Башкортстан хәрби революцион комитеты тарафыннан нәшер ителүче “Известия” гәзитендә И. Алкинның “Совет Башкортстаны” дип аталган шактый каршылыклы мәкаләсе дөнья күрә. Анда түбәндәге юллар бар: “Совет власте буржуазияне тулысынча юкка чыгаруны үзенең төп максаты итеп күргән күчеш чоры хакимияте булып тора. Безгә, элегрәк буржуазия белән уртак эшчәнлек алып баруны, илнең барлык тере көчләрен берләштерүне һәм демократик оешмаларның союзын хасыйл итүне кирәк дип санаучыларга, хәзер шунысы ачык: буржуазияне хәрби юл белән генә юк итеп була... аның белән көрәш аяусыз һәм кискен булырга тиеш. Көрәшнең ахыргы нәтиҗәсе безнең файдага булачак”. Мәкаләдән аңлашылуынча, И. Алкин, Гражданнар сугышы тәмамлангач, Совет хакимиятенең демократик хөкүмәткә әверелү мөмкинлегенә ышана.
РКП (б)ның Үзәк Комитеты 1920 елның апрель азагы — май башында Вәлидине һәм Юмагуловны Башкортстаннан Мәскәүгә үз карамагына чакыртып ала. Бу гамәл урындагы җәмәгатьчелектә кискен ризасызлык тудыра. Алар Үзәк Комитетка түбәндәге телеграмманы җибәрә: “Без иптәш Вәлидовның Башкортстандагы эшчәнлеген туктатуны иптәш Ленинның РСФСРдагы эшчәнлеген туктатуга тиң гамәл дип табабыз”. Телеграмма астына 47 кеше, шул исәптән Ильяс Алкин да, кул куя.
1920 елның июнендә Әхмәтзәки Вәлиди Урта Азиягә киткәч, Ток-Чуран кантон ревкомында сәркәтип вазыйфасын үтәүче Ильяс Алкин кулга алына һәм, Мәскәүгә озатылып, атаклы Бутырка төрмәсенә ябыла. Ләкин ул анда 5 айлап кына утыра. Сталинның күрсәтмәсе буенча аны азат итәләр. Ул гына да түгел, Сталин аны үзенә чакырып алып, озак кына сөйләшеп утыра. Үзара әңгәмәдә булачак генсек, башкорт сәяси эшлеклеләренең Советлар белән якынайган чорда Алкинның позициясенә югары бәя биреп, аның Вәлидигә уңай йогынты ясавын ассызыклый.
Сталинның рекомендациясе буенча И. Алкин Көнчыгыш хезмәтчәннәренең коммунистик университетына студентларга гамәли дәресләр үткәрү хокукы белән Көнчыгыш икътисады һәм географиясе кабинеты мөдире вазыйфасына эшкә алына. 1923 елның мартында ул икътисад кафедрасының лектор-ассистенты итеп күчерелә. 1925 елда Плеханов исемендәге Халык хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлый. Ул Урта Азия республикаларының икътисады белгечлеге буенча махсуслаша.
Узган елларның ачы тәҗрибәсе буенча күп нәрсәгә төшенгән доцент Алкин аңлы һәм демонстратив рәвештә сәяси мәсьәләләр, аеруча Татарстан һәм Башкортстан белән бәйләнешлеләре буенча, үз фикерен белдерүдән читләшә. Ләкин бу гына аны 1930 елның көзендә кулга алынудан коткармый. Шулай да язмыш аңа бу юлы да елмая. Кыска гына вакыт утырганнан соң, ул “Башкортстанга килү хокукыннан мәхрүм” дигән резолюция белән төрмәдән чыгарыла.
Моннан соң Алкин аеруча актив эшли: журналларда Урта Азия икътисады турында, аерым алганда, анда колхоз системасын үстерү хакында мәкаләләр бастыра. 1931 елда аның “Урта Азия. Каракалпакстанның, Кыргызстанның, Таҗикстанның, Төркмәнстанның һәм Үзбәкстанның икътисади-географик очеркы” дип аталган монографиясенең беренче өлеше дөнья күрә. Бу хезмәте өчен ул профессор дәрәҗәсенә лаек була.
Ләкин 1937 елның ачы репрессия җилләре Ильяс Алкинны да урап үтми. 22 сентябрьдә аны унынчы һәм соңгы тапкыр кулга алалар. Ул партия һәм хөкүмәт җитәкчеләрен, беренче чиратта Сталинны үтерүне әзерләгән яшерен “пантюркистик, контрреволюцион, шпион-террорчылык оешмасының” актив әгъзасы булуда гаепләнә. Хөкем карары 1937 елның 28 октябрендә чыгарыла һәм шушы ук көнне Ильяс Алкин атып үтерелә. Башкорт милли хәрәкәтенә зур өлеш керткән татар җәмәгать эшлеклесенең исеме 1955 елда гына аклана.
Йомгаклап, шуны әйтәсе килә: Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны каршыларга әзерләгән көннәрдә шанлы һәм данлы тарихыбызга яңа караш ташлау сорала. Башкорт милли хәрәкәтенә башка тугандаш милләтләр зыялыларының йогынтысы, аларның җәмәгать эшчәнлеге яңадан-яңа тикшеренүләр таләп итә.
Рафаэль ДӘҮЛӘТШИН,
тарих фәннәре докторы.
Читайте нас: