Тулы исеме: Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова;
Кешеләрдә яраткан сыйфат: эчкерсезлек, тирәнлек, киңкүңеллелек;
Кешеләрдә өнәмәгән сыйфат: вәгъдәсезлек, һавалылык;
Яраткан ризыгы: диңгез ризыклары;
Тормыш девизы: “Барысы да Ходай кулында!”;
Гыйльми дәрәҗәсе: филология фәннәре кандидаты.
Йөрәк рәсемен кәгазь битенә төшердем әле... Йөрәк – адәм баласының яшәешен тәэмин итә торган орган гына түгел, ул – мәхәббәт символы да. Сүзем бар йөрәген туган телебезгә, әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлап, аның киләчәген кайгыртучы, аны үстерү өстендә хезмәт салучы Гүзәл СӘГЫЙТОВА хакында булыр.
– Гүзәл, Сезне милләттәшләребез Башкортстан кызы буларак белә, райондашларыбыз Шаран кызы, ди, ә мин исә безнең күрше авыл кызы дип горурланам. Туган авылың Түбән Заитка юллар еш төшәме? Аның белән журнал укучыларын да таныштырып үтик әле.
– Авылга еш кайтам дип әйтә алмыйм, ләкин мөмкинлек булса, кайту турында уйлана башлыйм. Элегрәк мин җырларда җырланган, шигырьләрдә макталган авыллар белән чагыштырганда Заит бернәрсәсе белән дә үзгә түгел дип уйлый идем. Ләкин алар белән якыннанрак танышкач, аңладым – һәрбер кеше туган ягының үз сурәтен тудыра, һәр бала үз әнисен иң чибәре дип санаган кебек, һәркем өчен туган җире дә шундый ук матур һәм кадерле икән! Заит - сигез урамлы, урман-кырлар белән уратып алынган шактый зур авыл. Безнең бакча артында гына буа, берничә чакрымда – Ык елгасы, Чәкән таулары. Шул тауларга менеп карашыңны ерагракка ташласаң, Азнакайның Чатыр тавы күренә... Берничә ел элек артист Әзһәр Шакиров турында тапшыру эшләргә дип Азнакайга баргач, андагы Чатыртау түбәсенә менеп туган якларга сәлам юлладым.
“Син кайсы яклардан?” дигән сорауга, гадәттә, “Шараннан” дип җавап бирәм, чөнки Түбән Заит, Шаран, Башкортстан – минем өчен бер чылбырга тезелгән. Кайберәүләрнең шаяртып мине “Гүзәл Шаранская” дип атаулары да күңелемә сары май булып ята. Татарстанда безнең районны күбрәк тә беләләр төсле әле! Чөнки ике республиканы Ык елгасы гына аерып тора. Күптән түгел язучы Ринат Мөхәммәдиев “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесенә кунакка килгән иде. Шараннан икәнлегемне белгәч, районыбызда туган бөтен язучы-шагыйрьләрне санап чыкты.
– “Алма агачыннан ерак төшми”, – ди халык мәкале. Нәкъ шундый үрнәкле гаиләләрдә генә уңган һәм бар ягы да килгән сылу затлар туа. “Тулпар” журналы укучыларын әти-әниегез белән дә якыннан таныштырып үтик әле.
– Әти-әнием икесе дә – укытучылар. Бүгенге көндә алар хаклы ялда. Әнием (безнең якта инәки диләр) – шәһәр кызы. Заманында распределение буенча авылга килгән, әлбәттә инде, вакытлыча дип кенә уйлап. Ләкин әти аны үзенә каратып, Заитта алып кала алган. Бу чор өчен бу бик тә сирәк хәл булган. Кызлар гына түгел, егетләр дә авылдан китү ягын караган чор бит ул. Бүген, авылдагы тормыш шартлары шәһәрнекенә якыная барган дәвердә дә, мин анда яши алмас идем, гәрчә балачактан бөтен эшне күреп үскән булсам да. Әнигә исә сәламәтлеге буенча авылда яшәү генә түгел, хәтта кияүгә чыгу, бала табу да тыелган була. Шуңа да мин әти-әниемнең мәхәббәт тарихын дөнья әдәбиятының классик үрнәкләреннән ким санамыйм.
Тышкы кыяфәт, эчке зәвык, китапларга мәхәббәт әнидән күчсә, сәнгатькә, иҗатка тартылу, оештыру сәләте әтидәндер дип уйлыйм. Мәктәп елларында әти белән без нинди генә кичәләрдә, концертларда чыгыш ясамадык! Мәктәптә укытучылар ансамблен, соңрак укучыларның курай ансамблен оештыручы да ул булды.
– Әниегез энекәшен үзе сорап алды, үзе карады ди. Бертуганнарыгыз һәммәсе дә чын ир-егетләр. Алар кайда, нинди өлкәдә хезмәт салалар?
– Абыем Илдар Чаллыда яши һәм эшли, өч бала әтисе. Энем Айдар Шаран районының баш юристы, әле өйләнмәгән. Кайчандыр үгетли-үгетли, түземсезләнеп “сорап алган” энем бүгенге көндә әти-әнинең төп таянычы. Киләчәгемне күзаллап, энеле булу теләген ул вакытта Ходай салгандыр, дип уйлыйм мин хәзер. Чөнки Айдар әти-әнием янында булгач, безнең күңел тыныч.
– Гүзәл, Сезне чын татар кызы үрнәге дип саныйбыз. Ә бит балачагыгызда Сезне кечкенә “Герман курчагы” дип тә атап йөртүләре дә билгеле. Ул еллардан тагын нинди хатирәләр күңелегезгә уелып калган?
– Кечкенә вакытымда әни мине бик матур киендергән, чәчләрем дә аксыл, өстәвенә, әнинең немец ахирәте Хельга Германиядән ярты елга бер посылкалар җибәреп торган була. “Герман курчагы” әнә шуннан чыккан сүз, күрше-күлән шулай дип дәшкән. Тыштан караганда, балачагым башка авыл балаларыныкыннан артык аерылмагандыр дип уйлыйм. Ләкин күңелдә бу аермалыкны кечкенәдән тоя идем. Аксыл чәчләремне җилфердәтеп урам буйлап китеп барганда, малайларның: “Чәчләре агарып беткән – әби, әби”, – дип кычкыруларыннан кимсенеп елаганым әле дә хәтердә. Кайвакыт кара чәчле, көчле куллы чын авыл кызы буласым килә иде. Башкаларга охшарга тырышып, ниндидер адымнар, хәтта юләрлекләр дә кылынды кебек.
– Яшьлекнең бизәге – студент тормышы, андагы кызыклы вакыйгалар... Студент көндәлегеннән ниләрне хәтерлисез, сагынып искә алырлык хәл-вакыйгалар бармы?
– Студент еллары – иң матур, иң күңелле вакыт. Син, ниһаять, иректә. Бүгенге көндә ул вакыйгалар минем белән булмыйча, башка кешенең башыннан узган кебек. Сабакташларымнан аермалы буларак, мин бик сирәк вакыйгаларны гына конкрет искә төшерә алам. Ләкин шатлык хисләре, борчу-хафаланулар, ниндидер уңышсызлыклардан калган кичерешләр – һәммәсе дә хәтеремдә. Алар бүгенге көндә дә тормышыма азмы-күпме тәэсир итәдер. Бию түгәрәгенә дә йөреп, иҗтимагый тормышта да катнашып, гәзит-журналларга да язышып, сабакташларым кебек атна дәвамында әдәби әсәрләр укырга вакыт җитешмәгәнлектән, башкалар ялга авылларына кайтып киткәч, тулай торакта ике көнгә китап дөньясына чума идем. Ул ялларда бүлмә буенча кеше эзләп йөреп, авылны, әниләрне сагынудан өлкәнрәк курсларда укучы райондашларыма барып сыенганым әле дә хәтердә. Староста буларак 25 кешедән торган төркемебезнең стипендиясе артыннан чират тору, аннан акча күтәреп курка-курка тулай торакка кайту, аны тарату, төрле вакыйгалар уңаеннан сабакташларымнан акча җыю хәтергә төшә.
Остазыбыз Марат Шәрипов кушуы буенча мөселман зиратында Сәгыйть Рәмиев каберен эзләү хәтердә калган. Уфадагы тормышымнан калган иң кадерле истәлекләрем минем өчен нәкъ студент еллары белән бәйле. Шунда ук аспирантурада укысам да, инде андагы хатирәләрем артык якты түгел. Ниндидер авыр еллар булды ул, әллә тулай торакта яшәү озакка сузылдымы, әллә тирә-яктагы кешеләрнең мөнәсәбәте үзгәрдеме – белмим?! Укытучылар да мине кемнеңдер аспиранты буларак кына кабул итә башладылар. Мин инде өч ел буена йөк булып йөргән фәнни эшемне дә ташларга әзер идем. Ләкин үз-үземне кулга алып, радиодан эштән китеп (ул вакытта “Шәрык” радиосында Гүзәл Усманова тәхәллүсе астында чыгыш ясый идем), җәй буена көне-төне диссертациямне яздым. Менә шул ике айны бик яхшы хәтерлим. Эшемнән тәм табып, юк-барга чәчелмичә, башкалардан яшереп кенә, тәм табып эшләдем дә эшләдем. Фәннең иҗат икәнен мин шул вакытта бик ачык тойган идем.
– Сез бүген татар мәркәзе Казанда кайнап яшисез. Мәскәү кебек үк Казан да күз яшьләренә ышанмый, дигән гыйбарә бар. Уфадан анда күченү, Казан тормышына кереп китү авыр булмадымы?
– Җиңел булмады, ләкин мин бу авырлыкларга рухи яктан әзер идем. Баштагы елларны Казанга күченү эйфориясе дә ярдәм итте, шикелле. Шагыйрь-яшьтәшләрем белән аралашу, иҗат казанында кайнау, театр дөньясына ныграк үтеп керү – бөтен кыенлыкларны да арткы планга калдырды. Авырлыклар матди якка бәйле иде: фатирга түләргә акча булмау, кышкы салкыннарда да җәяү йөрү... Колач җәеп каршы алучы булмаса да, Казанның мине шәхес итеп кабул итүе ниндидер бер өмет, илһам бирә иде.
– Телевидение... Бу – күпләрнең тормышка ашмаган хыялы, анда һәркем эшли дә алмыйдыр. Сезнең телевизион эшчәнлегегез ничек башланып китте? Авырлыклар булдымы?
– Диссертацияне яклап бер ай үткәч, мин “Хәерле иртә” тапшыруына гади хәбәрче булып урнаштым. Хыялында үзен алып баручы сыйфатында күргән фән кандидаты өчен бу эш, әлбәттә, бик вак һәм мәгънәсез булып тоелды. Баштагы чорда шактый күңел төшенкелеге кичереп йөргәнемне хәтерлим. Өч минутлык сюжет өчен генә дә өч көн сарыф ителә, «эх, бу вакыт эчендә мин кимендә бер фәнни мәкалә язып ташлаган булыр идем», дип бәргәләнә торган идем. Ул чорда кайбер югары уку йортларына резюмелар да илтеп йөрдем – чакыручы булмады. Ләкин телевидениедәге бу эш әкренләп миңа бик ошый башлады – кыска гына сюжетларны да оригиналь, юмор белән эшләргә тырыша идем. “Пәрдә артында” сәхифәсендә иҗат кешеләре белән паркларда да йөрдек, рестораннарда да утырдык, бакчаларына да бардык. Шул рәвешле, мине худсоветларда мактый башлаганнар, шундый җыелышларның берсендә әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе: “Киләчәктә бу кызны алып баручы итеп күрәм”, дигән сүзләр дә әйткән. Шул хәбәр килеп ирешүдән соң бер ай да үтмәде, миңа “Хәерле иртә”дә “Сезгә нинди җыр кирәк?” сәхифәсен башлап җибәрү эшен тапшырдылар. Бу эшкә: “Туры эфирларда эшләгән бар”, дип җиңел генә тотынган идем дә, радио белән телевидениенең турыдан-туры эфирлары бөтенләй үзенә башка булып чыкты! Ул елларда бөтенләй йокым качты. Сиңа бирелгән аз гына эфир вакытын каушамыйча, ялгышмыйча лаеклы итеп ничек үткәрергә, ничек йоклап калмаска дип борчылып, иртәнге дүрттә шалтырарга тиеш сәгатемне ун минут саен карый идем. Ике-өч елга сузылды бу халәт. Эшкә керүемнән соң ел ярым үткәч, “Мәдәният дөньясында” тапшыруына чакырдылар. Анда борчылулар тагын да арта төште. Ул чорда мин үземне Казанга түгел, ә андагы Шамил Усманов урамындагы 9нчы йортка күченеп килгән кебек хис итә идем. Иртәнге алтыда башланган эш көне икенче көннең иртәнге дүртенә кадәр дәвам иткән вакытлар да еш булды. Ике редакциядә дә өлгерәм дип, сәламәтлегемне дә, шәхси тормышны да уйламаган ваемсыз еллар булган алар.
– Гүзәл, телевидениедә эшләү өчен нинди сыйфатлар кирәк?
– Бу сорауга тамашачылар җавап бирергә тиештер. Белгечләр исә матурлык түгел, харизма кирәк диләр. Әйтергә теләгән фикереңне җиткерә белү, яңалыклар белән кызыксыну, сөйләм теленең бай булуы, дикция бик мөһим. Турысын гына әйткәндә, холкым буенча мин телевидениедә эшләүче кеше түгел. Тыштан нинди генә кыю күренсәм дә, үз-үземә ышанмый торган, куркаграклар рәтеннән мин. Ләкин әнә шул сыйфатларымны күрмәсеннәр дип, үзем белән гел көрәшеп яшәдем. Телевидениедә эшләр өчен каты “тиреле” булырга һәм, иң мөһиме, һөнәреңне нык яратырга кирәк. Вакыт узган саен миндә бу бирелгәнлек, мөкиббәнлек сүрелә барды һәм моны аңлап ниндидер ноктага килеп җиткәндә, тапшыруыбызны ябып та куйдылар. Шуңа күрә әлеге вәзгыятьне бик җиңел һәм табигый кичердем.
– Бер тапшыруны әзерләүгә күпме вакыт һәм көч таләп ителә? Тамашачыларга күренмәгән нинди нечкәлекләре бар?
– “Мәдәният дөньясында” тапшыруын атна буена әзерли идек. Материал җыю, кунаклар чакыру, сценарий язу, сюжет төшерү, монтажлау – барысы да шушы әзерлек өлешенә керә. Соңгы дүрт елда мин шуның белән бергә Казан дәүләт консерваториясендә укытырга да, иҗтимагый эшләрдә катнашырга да өлгерә башладым. Хәзер эшләгән “Ком сәгате” тапшыруы күпкә тизрәк һәм җиңелрәк әзерләнә. Монтаж вакытында архив видеотасмаларны кулланмау, тематик сюжетлар булмаудандыр бу, мөгаен. Съемкаларга читкә барып йөрмибез, бары студиядә генә эшлибез. Шәхсән минем өчен моңа өч көн вакыт җитә.
– “Ком сәгате” тапшыруына мөхәррирлек итү күңелегезгә ятамы соң?
– Үземә ошамаган нәрсәләр белән шөгыльләнми торган яшькә кердем инде, Айгөл. Эчке иреклелек тойгысы барлыкка килде. Кеше кем өчендер, нәрсә өчендер түгел, бәхетле булу өчен яши дигән фикернең дөреслегенә инандым. Бу фикер һөнәри карьера ягыннан алга барырга бәлки комаучаулар да, ләкин алга бару үзе үк иллюзия түгелмени? Мине инде өч ел рәттән Казан федераль университетына укытырга чакыралар, төрле вазыйфалар тәкъдим итәләр. Быел яңа эш урынына күченү-күченмәү турында бик озак, җитди уйландым да баш тарттым. Өченче тапкыр чакыру – язмыш билгесе дә, кайчандыр без укыган дәреслекләр, фәнни материалларның авторлары белән бергә эшләү зур мәртәбә дә кебек. Ләкин ризалык бирү – әле күптән түгел генә табылган ирегемә балта чабуга тиң булыр иде. “Тулпар”ның соңгы саннарының берсендә укытучым, якташым Лилия Сәгыйдуллинаның “эчке эммиграциядә яшәдем” дигән фикере дөнья күрде. Бу сүзләр бар тулылыгы белән минем үз халәтемә дә туры килә.
“Ком сәгате” “Мәдәният дөньясында” тапшыруына алмашка килде. Сезон ахырында “Мәдәният” командасына аның ябылуы турында җиткерделәр һәм миңа яңа тапшыру концепциясен уйларга тәкъдим иттеләр. Телевидениенең яңа баш мөхәррире Данил Шамил улы Гыйниятов бу тапшыруның алып баручысы буларак мине күрергә теләвен җиткерде, ләкин ялдан соң килгәч, миңа мөхәррирлек эшен тәкъдим иттеләр. Беренче тапшыруны эшләгәндә үк Данил Гыйниятовның алып баручы эшенә ныграк килешүен аңладым. Сәяси, икътисади, милли өлкәләргә кагылышлы әңгәмәләрне ир-егет журналист яхшырак алып бара, тамашачы аңа ныграк ышана.
– “Мəдəният дөньясында” тапшыруы сагындырмыймы соң?
– Тамашачылар социаль челтәрләр аша хатлар язганда, урамда, театрда очратып, үкенечле сораулар биргәндә, вакыт-вакыт сагынып куям, әлбәттә. Ләкин тапшыруга үзгәрешләр кертергә вакыт иде. Минем аны кайчандыр бөтенләй башкача, үземчә эшлисе килә иде. Ул чорда андый мөмкинлекләр булмады, хәзер исә яңа тапшыру башлар өчен мин рухи яктан әзер түгел. Зур-зур кешеләрнең “әйдә сөйләшик, хатлар языйк, синең кебек алып баручылар югалмаска тиеш”, дигән сүзләренә елмаеп карыйм. Мин аларга рәхмәтле, ләкин бүген башка планнар, хыяллар белән яшим.
– Танылган тележурналист буларак яшь иҗатташларыгызга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Үз-үзегезгә тугры булып калыгыз! Тышкы ялтыравык артыннан кумагыз. Кайбер журналистлар профессияне түгел, үзләрен ныграк ярата, шул сәбәпле тамашачы, укучы алардан тиз туя. Тирәнлеккә ирешү өчен тормышны анализлау, күп уку, яңалыклардан хәбәрдар булу кирәк. Ләкин, иң мөһиме – ихласлык. Бүгенге көндә моннан да кыйммәтрәк нәрсә юк!
– Гүзәл, моңардан тыш Сез – “Калеб” яңа буын җыены проекты авторы да. Проектның төп максаты нәрсәдә һәм ул ничек тормышка ашырылды?
– “Калеб” – минем горурлыгым. Казанга күченеп, нинди зур эш башкардыгыз дип сорасалар, “Калеб” яңа буын җыенына нигез салдым дип җавап кайтарыр идем. Консерваториягә эшкә килүемнең беренче аенда ук мин студентларны яшь шагыйрьләр белән очраштырып таныштыра башладым. Ни өчен нәкъ яшьләр белән соң? Төп сәбәпләрнең берсе – әлеге очрашулар ярдәмендә яшь шагыйрь, композитор, җырчыларны бер-берсе белән таныштырып, үзенчәлекле “өчлек” оештыру иде. Әлеге кызыксыну миндә Уфада радиода эшләгән дәвердә үк тугандыр, чөнки примитив җыр текстларын, бертөрле көйләрне тыңлап, ике ел эчендә тәмам арыган идем, һәм әлеге проблеманың мөһимлеген аңлау “Сезгә нинди җыр кирәк?” сәхифәсен алып барганда арта гына төште. Әлеге әдәбият сөючеләр клубында еш кына җитди сәнгать, аны пропагандалау, милли опера турында сүз кузгатылды. “Калеб” яңа буын җыенына оеткы шунда салынды. Проектның төп максаты – төрле өлкәдә иҗат итүче яшь талантларны бер казанда кайнату. Айга бер тапкыр төрле мәйданнарда, ешрак Камал театрында, без үз проектларыбызны тәкъдим итәбез. Тамашачыларыбыз да артканнан-арта бара. Хәзер исә үзебезгә аерым мәйданчык яисә бина хәстәрләп йөрибез.
– Проектның исеме нинди мәгънәгә ия?
– “Калеб” сүзе гарәпчәдән алынган, рух, җан, йөрәк мәгънәсен аңлата. Консерваториядә әдәби клуб оештыру белән мин аңа шушы исемне биргән идем. Иҗатчыларны бергә туплаган аерым оешма булдыру идеясе тугач, шагыйрь дусларым да, башка активистлар да бик күп исемнәр тәкъдим итте, ләкин “Калеб”тән дә яхшырагы табылмады. Шулай итеп, оешмабызга шушы исем ябышып калды.
– Аңлавымча, сез талантлы яшьләрне берләштерәсез, алар белән кичәләр, очрашулар үткәрәсез. Ә иҗатка, сәнгатькә тартылучы егет-кызларны ничек эзләп табасыз?
– Алар Казан тулы. Камал, Тинчурин, Кариев театры актерлары, театр һәм музыка көллияте студентлары, консерваториядә укыган композитор, җырчы, музыкантлар. Сирәк булса да, яшь режиссерлар да очрый. Алар өчен “Калеб” – ирекле мәйдан. Быел “Калеб. Яңа дулкын” дип аталган проектта яңа буын шагыйрьләрен барладык. Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резеда Гобәева, Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, Булат Ибраһимов буыныннан соң шигърияттә кемнәр барлыгын тикшереп, сайлап алу турлары үткәрдек. Финалга узучылар белән шигъри спектакль оештырдык. Иҗатчыларны сайлап алуның төп критерие – сыйфат. Ләкин талантлары булып та, тәҗрибәләре җитеп бетмәгән яшьләр дә шактый. Хәзер инде без аларга да хәерхаһлы мөнәсәбәттәбез, гәрчә беренче елларда иң-иңнәр белән генә эшләгән ябыграк оешма булсак та. Киләчәк барыбер яшьләр кулында – без моны аңлыйбыз һәм “колачыбызны” киңәйтәбез.
– “Калеб”тә Башкортстан яшьләре бармы соң?
– Башкортстанлылар әлегә күбрәк тамашачы ролендә. Кайчандыр Ләйсән Сираева Уфада “Калеб”нең филиалын булдырам дип янып йөргән иде. “Мин риза, ләкин кичәләрнең оештырылу дәрәҗәсе Казанныкылардан калышмаска тиеш!” – дигәч, тукталып калды. Башкортстан белән элемтәбезне ныгытасыбыз килә. Уфага килеп, нинди дә булса спектакльне тәкъдим итү, Башкортстан иҗатчылары белән “Калеб” яшьләрен якыннанрак таныштыру уе күңелемдә инде күптән яши. Ләкин бөтен нәрсә финансларга барып тоташа.
– Гүзәл, белүемчә, “Калеб”нең үз сайты эшли. Аны ачу һәм проектны алып бару өчен дә матди чыгымнар таләп ителәдер. Бу янә үз җилкәгезгә төшәме?
– “Калеб” проекты коммерциягә корылмаган. Сайтны Сөмбел Гаффарова үз исеменнән ачты, аның бу өлкәдә тәҗрибәсе бар иде, сайт өчен тулысынча ул җаваплы. Мин бары тик бераз контрольдә генә тотам. Мәдәният министрлыгыннан бер тапкыр грант алдык, сайтка шул вакытта гына бераз акча бүлә алдык. Чаралар уздырганда, залны арендага алмыйбыз, Камал театры җитәкчелеге ярдәменә таянабыз. Кичәгә бәйле барлык мәсьәләләр дә сөйләшүләр аша хәл ителә. “Калеб” егет-кызлары дүрт ел буена күңел өчен генә эшләде, хәзер инде аерым проектларны финанслау буенча сөйләшүләр алып барабыз. Чөнки режиссер һәм сценарист хезмәте түләнергә тиеш. Алар бушлай эшләргә бер тапкыр ризалашырга да мөмкин, ләкин икенчесендә, өченчесендә инде баш тартачак. Мин үзем “Калеб”не хәйриячелек үрнәге итеп кабул итәм. Ләкин, яши торгач, башкалардан да шуны ук таләп итү дөрес булмавын аңладым. Яшь иҗатчылар болай да авыр һәм катлаулы заманда яши, “Калеб” бу уңайдан аларга аз булса да терәк булырга тиеш дигән фикернең дөреслегенә инандым.
– Гүзәл Сәгыйтованың мөгаллимә булуын да беләбез, әйтегез әле, Сез ниндирәк укытучы? Яшьләр белән эшләү авыр түгелме?
– Казан консерваториясендә укыту – үзе бер иҗат. Училище, көллият тәмамлап килүчеләр инде гади студент кына түгел. Мин аларны шәхесләр буларак кабул итәм. Шушы болгавыр чорда иҗат юлыннан китәргә җөрьәт иткән хыялый, матур затлар алар. Шул ук вакытта үземнең укытучы булуымны да онытмыйм, студентлар өчен мин – бик таләпчән һәм принципиаль укытучы. Төрле регионнардан җыелып, татар телен бөтенләй белмәүчеләр дә ел эчендә инде тулы җөмләләр белән сөйләшә башлый.
Татар төркемнәре белән, әлбәттә, бөтенләй башка юнәлештә эшлим. Консерватория татар факультетына яңа бина бирде, быелгы уку елында “Татаристика” ансамбле, опера студиясе, халык уен кораллары кафедралары һәм татар теле кабинеты шунда күчә. Татар кабинеты җитәкчесе буларак, консерваториядә үткәрелгән татар чаралары өчен дә мин җаваплы. Быел яңа бинада яңа сулыш алып эшли башларбыз дип уйлыйм.
Үткән елны мин консерватория каршында эшләп килүче опера студиясе белән хезмәттәшлек башладым. Оркестр, концертмейстер, хормейстер, вокалистлар белән берлектә Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсын дөньяга чыгардык. Миңа анда вокалистларның сөйләм телен яхшырту, авазлар әйтелешен дөрес кую гына түгел, либреттоның вариантларын өйрәнеп, клавирларны чагыштыру, әсәрнең язылу тарихын ачыклау эше дә йөкләтелгән иде. Әлеге проектны исән-сау башкарып чыктык, октябрь аенда Казанның Зур концертлар залында татар-башкорт риваятьләренә нигезләнгән опера кабат яңгырады. Яшьләр белән эшләү авыр түгел, чөнки нинди генә булмасыннар, алар – иҗатка якын кешеләр. Алар каты күңелле була алмый, дөрес, кайберләрендә җавапсыз мөнәсәбәт, йолдызлык чире бар, әлбәттә. Андыйларны әкренләп җиргә төшерәбез. Шулай ук тумыйча картаеп, тормыштан ямь таба алмыйча йөргәннәре дә очрый. Мин аларны еш кына: “Йоклап йөрмәгез, кызыксынучан булыгыз! Сезнең иң матур, көчле, дәртле чагыгыз, бәлки, тормышта мондый чын-чынлап ирекле дәвер бүтән кабатланмас та. Яшьлекнең һәр минутын, һәр сәгатен ниндидер мәгънәле эшкә багышлагыз!” – дип үгетлим. “Сезнең дәресләрдән канатланып чыгабыз”, дип әйтүчеләр яисә татар теле дәресләренә үз теләкләре белән дүртенче ел йөрүчеләр укытучы буларак күңелемә канат куя.
– Сез кечкенәдән командир, оештыручы булгансыз. Әле дә төрле дискуссияләр алып барасыз, җәмәгать эшләрендә бик актив катнашасыз. Әйтегез әле, ничек өлгерәсез, ничек арымыйсыз?
– Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев фатыйхасы белән Казан федераль университеты зыялылар клубы ачарга ният кылгач, Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институты җитәкчесе Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов әлеге проектны тормышка ашыруда миннән ярдәм сорады. Ризалаштым. Чөнки мондагы сөйләшүләр гади фикер алышу гына түгел, дискуссиядә яңгыраган проблемаларны хәл итү буенча конкрет адымнар да эшләнәчәк дип планлаштырылган иде. Һәм шулай булып чыкты да. Проект эшчәнлеге бүген дә дәвам ителә.
Эшләргә көч һәм теләк һәрвакыт та булып тормый. Кыл да кыймылдатасы килмәгән вакытлар да була, андый чакта хәзер мин үз-үземне көчләмәскә тырышам. Өйдәге эшләргә керешәм, яңа кинофильмнар белән танышам, китапларга чумам.
– Шәхси тормышыгыз өстеннән сер пәрдәсен бераз ача төшик әле. Узган елның җәендә Сез гаилә тормышына аяк бастыгыз. Хәләл җефетегез кем? Ул да татар дөньясында кайнап яшиме?
– Айнур – ветеринария табибы, шул ук вакытта фәнни-тикшеренү институтында докторлык диссертациясе өчен тәҗрибәләр үткәрә. Казан егете. Татар дөньясында кайнап яшәми, минем кайнавымны күзәтергә ярата. Нинди генә темага сүз башласаң да, аның үз фикере, үз позициясе бар. Иҗатчы дусларым да әкренләп уртак дусларга әверелеп бара. Бер ел вакыт күз ачып йомган арада узып китте, калган гомеребез дә шундый ук матур һәм бәхетле булсын иде!
– Киләчәккә нинди планнар белән янып яшисез?
– Алары сер булып калсын әле. “Иртә кычкырган кәккүкнең башы авырта”, – дип юкка гына әйтмиләр. Эш башлар алдыннан кычкырып йөрсәң, гадәттә, бернәрсә дә барып чыкмый. Хыялым исә бәхетле булу, үз-үзем, якыннарым һәм Ходай белән гармониядә яшәү.
– Гүзәл, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Киләчәккә корган уй-ниятләрегез, хыялларыгыз тормышка ашсын, яңа иҗади уңышлар һәм үрләр телим. Күңелегездәге мәхәббәт ялкыны мәңге сүрелмәсен! Сез – бәхеткә лаек хатын-кыз. Бәхетле булыгыз!
Айгөл ГӘРӘЕВА-ШӘЙМӘРДАНОВА