Барлык яңалыклар
Шәхес
1 февраль 2019, 16:44

РИВАЯТЬКӘ ЛАЕК ГОМЕР

Мәчетле районының атамасы I гильдия сәүдәгәр Хафиз Хәбибуллинның тормыш юлына турыдан-туры бәйле булырга тиеш.

1897 елның язы... Елгалар боздан арчылган, бар дөнья яңарыш кичергән мәл... Хәер, сәүдәгәр өчен монысы әлләни зур әһәмияткә ия түгел, иң мөһиме – тиздән Караидел буйлап Санкт-Петербургка иген төялгән баржалар кузгалачак. Кыш буе якын-тирә авылларда яшәүче татар-башкорттан җыелган икмәк башкалага юл алачак. Бу эшне биредә Хафиз бай башлап җибәрде. Элек халыкка игенне козгын кебек төрле яклардан ябырылган алыпсатарларга бик арзан хакка тапшырырга туры килә иде. Алар исә, икмәк хакын икеләтә-өчләтә арттырып, Русиянең төрле төбәкләренә илтеп сатты. Хәзер исә эш җиңеләйде. Хафиз байның тырышлыгы аркасында, халыктан җыелган игенне саклау өчен ике катлы келәт булдырылды, Франциядән иген киптерү җайланмасы кайтарылды һәм, иң мөһиме, Устьмаш авылы янында пристань төзелеп, анда баржалар ясау эше җайга салынды.
Менә, ниһаять, яңа пристаньнән иген төялгән баржаларның Петербургка кузгалыр вакыты да килеп җитте. Тирә-яктагы авыл-шәһәрләрдән Устьмашка төрле милләттәге сәүдәгәрләр, алыпсатарлар җыелды. Барысының да башында тик бер генә уй кайный: “Кем икән ул Хафиз бай дигәннәре? Башкарган эшләренә караганда черегән байдыр, башкалар белән үзен бик һавалы тотадыр”. Сәүдәгәрләр дүрт күз белән байның пристаньгә килүен көтте. Ләкин яллары алтын укалар белән бизәүле атлар җигелгән кыйммәтле фаэтон да, бай киемле кучер да, үзен патшалар кебек дәрәҗәле тоткан Хафиз да күзгә чалынмады.
Ә пристаньдә исә эш кызганнан-кызды. Җилкәләренә капчык-капчык арыш күтәргән таза гәүдәле йөкчеләр берчә келәткә, берчә баржага ашыктылар. Көрәк сакаллы, мускуллары уйнаклап торган берсе аеруча тырыш: башкалар бер капчык иген күтәргәндә, ул киң җилкәсенә икене сала һәм, “ых” та итми, аны баржага илтеп тә куя. Күпне күргән сәүдәгәрләр дә аңа сокланып, тел шартлатып карап торды. Шулай итеп, баржалар төялеп бетте һәм аларны тартып алып баручы пароход, соңгы гудок биреп, башкалага таба юл алды.
– Кара әле, – дип сөйләште үзара сәүдәгәрләр, – бу Хафиз бай дигәннәре, чынлап та, бик һавалы икән, үз игенен башкалага озатканны карарга да килмәде.
Шулчак теге көрәк сакаллы йөкче гади генә бер арбага менеп басты да, атын куалый-куалый, Олы Ака авылы ягына чаптырып алып китте. Маңгай тирен күлмәк чабуы белән сыпыра-сыпыра сәүдәгәрләр яныннан үтеп баручы бер эшче аның артыннан карап калып:
– Бигрәк тынгысыз кеше дә инде бу Хафиз бай. Әле генә безнең арада гади эшче кебек иген ташып йөри иде, хәзер сәүдә эшләре белән туган авылына кайтып та китте. Тырышлыгына таң калырлык, – дип баш чайкап куйды.
Үзләрен бу дөньяда бер нәрсә белән дә аптыратып булмавына ышанган сәүдәгәрләр телсез калды. Теге көрәк сакаллы, тәнендә мускуллары уйнаклап торган “йөкче”, чынлыкта, даны тирә-якка таралган миллионер – Хафиз Хәбибуллин булып чыкты...
Бу риваятьне миңа миллионерның туган ягы – Башкортстанның Мәчетле районы Олы Ака авылында яшәүчеләр авызыннан ишетергә туры килде. “Бөеклек – гадилектә”, – ди халык. Чынлап та, кешенең рухы никадәр бөек булса, ул шулкадәр гади, тирә-яктагыларга ихтирамлы була. Моны бөек әдибебез Габдулла Тукай мисалында да ачык күрергә мөмкин.
Уйлап караганыгыз юкмы: ни өчен Хафиз бай яшәгән төбәк Мәчетле дип атала икән? Юкка түгел бу. Безгә калса, моны хәзерге Мәчетле районы җирләренең XIX гасыр азагында Дуван-Мәчетле волостена каравы белән генә аңлату да дөреслеккә туры килеп бетми. Сер тирәндәрәк ята. Һәм ул Хафиз Хәбибуллинның тормыш юлы белән турыдан-туры бәйле булырга тиеш.
1850 елда Казан губернасы Мамадыш өязе Оры авылында дөньяга килгән бу шәхеснең ата-анасы ифрат дини була. 1861 елгы реформадан соң Хафизның атасы Хәбибулла абзый гаиләсе белән Пермь губернасы Красноуфимск өязенә караган – Урта Ака, ә соңрак Олы Ака авылына күчеп утыра.
Ата-анасындагы асыл сыйфатлар – Ислам диненә, туган милләтенә булган ихтирам Хафизга да күчә. Җирле халыктан ашлык сатып алуны оештырып, тернәкләнеп китү белән Хафиз Хәбибуллин мәчет салдыру эшенә керешә. Билгеле, бу – һәр мөселман өчен иң изге гамәлләрнең берсе. XX гасыр башында Олы Акада Хафиз бай акчасына төзелгән өч мәчет һәм мәктәп бер-бер артлы күтәрелә! Xафиз Хәбибуллин аларны тулысынча җиһазландыра. Тиздән авылда хатын-кызлар өчен беренче мәктәп тә эшли башлый. Ул гына да түгел, Хафиз бай хәзер Мәчетле районына караган күпчелек татар, башкорт авылларында мәчет салдыруны да үз өстенә ала. Менә кайда ята икән ул район атамасының тамырлары!
“Мәчетле авылда җан бар”, – дигән ата-бабаларыбыз. Хафиз байның туган якларына сәяхәтебездә мин бу сүзләрнең дөреслегенә тагын бер тапкыр инандым.
Ул өяз үзәге – Красноуфимск каласында да мәчет-мәктәп салдыра. Шунысын да әйтик, түрәләр моңа төрлечә аяк чалырга тырыша. Алар мәчет төзү өчен җирне шәһәр читеннән, бик уңайсыз урыннан бүлә. Ләкин Хафиз бай аптырап калмый, 3000 сумга икенче урын сатып ала һәм мөселманнарга бүләк итә. Инде төзелеш эшләре башланды гына дигәндә, Пермь православие консисториясе: “Шәһәрдә мөселманнар аз яшәгәнлектән, мәчетнең кирәге юк”, – дип, югарыга бер-бер артлы шикаять яудырырга керешә. Моңа җавап йөзеннән, шәһәрдә Ислам дине тотучылар шактый зур сан – ирләр генә дә 225 кеше тәшкил иткәнлеген исбатлап, мөселманнар хат оештыра. Шулай итеп, төрле ызгыш-гаугалар аркасында, мәчет-мәдрәсә 1916 елда гына төзелеп бетә.
Хафиз бай чит төбәкләрдә дә мәчет-мәдрәсәләр төзетүгә зур өлеш кертә. Мәсәлән, Ярослав губернасының Рыбинск каласында җәмигъ мәчете төзү өчен ул 8000 сум акча бүлә, 1911 елда күпец В. А. Аксеновтан Черемха елгасы буенда җир участоклары сатып ала. Ләкин мәчет салу эшен башлау өчен күпсанлы белешмә-рөхсәтләр алырга кирәк була. Бу юлы Уфадагы үзәк Диния нәзарәте әлеге изге эшкә төрлечә аяк чала. Нәтиҗәдә, мәчет төзү кичектерелә килеп, 1918 елда гына мәсьәлә уңай хәл ителә. Ләкин бу вакытта инде илдәге хакимиятне большевиклар үз кулына алган, дин “халык өчен әфьюн” дип игълан ителеп, Русиядә атеизм хакимлек иткән була.
Халыкта Хафиз байның мәчет төзүдәге эшчәнлеге, юмартлыгы турында тагын бер кызыклы риваять саклана. Аның Петербург сәүдәгәрләре арасында дуслары, танышлары күп була. Шулай берчакны алар җыелып башкалада җәмигъ мәчете төзү турында сөйләшә башлый, хәйрия фонды төзиләр. Һәр сәүдәгәр бу фондка хәленнән килгәнчә акча кертә. Зур гына сумма җыела. Иң азаккы булып Хафиз бай сүз ала:
– Барлыгы күпме акча җыелды? – дип сорый ул.
Фонд рәисе җавап бирә. Шулчак Хафиз бай кесәсеннән акча янчыгын чыгара да, барлык башка сәүдәгәрләр керткән суммадан артыграк акчаны өстәлгә китереп сала.
– Монысы миннән булыр, – ди ул.
Сәүдәгәрләр “аһ” итә... Күренүенчә, Хафиз байны һич кенә дә саран дип әйтеп булмый. Юкса, дистә еллар буена алып барылган коммунистик үгет безнең күңелләрдә ялган фикер тудырды. Яхшы кеше мотлак яр¬лы гаиләдә туып, авыр гомер кичерергә тиеш, бай кеше исә канэчкеч, саран, бары тик башкалар җилкәсендә утырып, аларның канын суырып кына байлык туплый ала, имеш.
Чынлап та, Хафиз Хәбибуллинның кереме зур була. Октябрь инкыйлабы алдыннан гына ул үзенең шәхси банкын ачып җибәрә, аның еллык әйләнеше 6,2 миллион сум тәшкил итә. Ләкин бу акчаның зур өлешен ул җәмәгатьчелек өчен сарыф итә. Мәчет-мәдрәсәләр генә түгел, Красноуфимск шәһәрендә христианнарга зур чиркәү салып бирә. Аның планнарында бу шәһәрдә зур капчык тегү фабрикасын ачу, Ака елгасы аша чуен күпер төзү һәм Красноуфимсктан Уфага кадәр тимер юлы салу була. Кызганычка каршы, Октябрь инкыйлабы аларның һәммәсен дә челпәрәмә китерә...
Хафиз Хәбибуллин 1911 елга кадәр II гильдия сәүдәгәре булып исәпләнә, ә инде аннан соң I гильдия таныклыгын ала. Тормышта бик гади, тыйнак, юкка-барга кызып бармый торган салкын акыллы кеше булса да, ул туган теленә, диненә тел тидергәнне кичерә алмый. Туган як тарихын тикшерүчеләр – тарих фәннәре кандидаты Булат Дәүләтбаев һәм Мөхәммәтнур Муллануровның 2000 елда Казанда нәшер ителгән “Хафиз бай Акалы” китабында аның милли җанлылыгын исбатлаган бер риваять китерелә.
Красноуфимскта узган сәүдәгәрләр җыелышында берәү Хафизның урыс телендә авыррак сөйләшкәнен күреп, “гололобый татарин” дип, аңардан көлә башлый. Күрәсең, ул Мөхәммәтхафизның зур дәрәҗәле, шөһрәтле кеше икәнлеген белмәгәндер. Шулчак милләттәшебез тун изүен ачып җибәрә һәм тегеңә I гильдия сәүдәгәр билгесен чыгарып күрсәтә. Урыс аптырап, катып кала, чөнки I гильдия сәүдәгәрләре Русиядә бармак белән санарлык кына була. Хафиз аягын салган да, моңа: ”Целуй нога!” – дип кычкырган, имеш. Бөгелгән теге...
Менә шундый гади, әмма горур кеше булган ул Хафиз Хәбибуллин. Аның юллавы буенча, Акада беренче Бөтендөнья сугышы елларында кызыл кирпечтән хастаханә төзелә. Шулай ук ике катлы кызлар гимназиясе дә сафка керергә тиеш була, ләкин аның аскы каты гына төзелеп бетә. Барысына да Октябрь инкыйлабы комачаулый...
Революциядән соң Хафиз Хәбибуллинга алтынлата 125 мең сумлык контрибуция салына. Бу сумманы берсүзсез түләвенә карамастан, большевиклар аны төрмәгә утырта һәм калган акчасын, алтын-көмешләрен таләп итеп, авыр тән җәзалары аша үткәрәләр. Стәрлетамакта яшәүче кияве Мостафа Үтәмешев килеп, зур күләмдәге йолым түләп кенә аны үлемнән коткарып кала һәм яшәргә үзе янына алып китә. Хәер, аның йорты да “кызыллар” тарафыннан тартып алынган була инде...
Шулай итеп, Хафиз Хәбибуллинның гомер буена тупланган барлык милке Советлар кулына күчә. Тормышының бөтен мәгънәсе – планнары, изге башлангычлары, мөлкәте бер мизгелдә юкка чыккан Хафиз бай төрмә тәэссоратларыннан арына алмыйча, чиргә сабыша. Кызы Рокыя әтисен мунчада яткырып дәвалый. Ләкин үлемне җиңеп булмый... Атаклы сәүдәгәр 1919 елда 68 яшендә Стәрлетамакта вафат була. Аны татар зиратына җирлиләр һәм өстенә бик матур кабер ташы куялар. Ләкин яңа властьларга Хафизның үзен юк итү генә түгел, исемен дә халык хәтереннән җуеп ташлау кирәк була. Сугыштан соң бу зират юкка чыгарылып, барлык кабер ташлары да төзелә башлаган һөнәри училищеның нигезе итеп салына...
Хафиз Хәбибуллинның язмышы бөек шагыйребез, алтын приисклары хуҗасы Дәрдемәднең тормыш юлына охшаш. Алар икесе дә Башкортстан җирендә хәләл көч белән үз эшләрен башлап җибәрә, икесе дә керемнәренең зур өлешен халыкка аң-белем кертүгә, мәчет-мәдрәсәләр ачуга юнәлтә. Гомерләре дә бер үк төрле тәмамлана: барлык мөлкәтләрен большевиклар тартып алып, төзегән мәчетләренең манараларын кисеп, гомер буе табынып яшәгән идеалларын җимерүгә чыдый алмыйча, чиргә сабышалар һәм өч ел ара белән бер-бер артлы вафат булалар.
Хафиз байның аяныч язмышы аның кызлары Рокыя белән Разияга да тәэсир итми калмый. ”Кызыл террор”дан башларын саклап алып калу өчен Мостафа Үтәмешев хатыны Рокыяны Ташкентка алып китә. Алар бергә 33 ел гомер кичерә. Мостафа – 1942 елда, ә Рокыя 1980 елда дөнья куя. Балалары булмый.
Шулай да, атаклы якташыбызның нәселе дәвам итә. Моны Хафиз байның Ташкентта яшәүче бердәнбер оныгы Гүзәл Әхмәтҗанованың Мөхәммәтнур Муллануровка язган хатыннан белеп була. Ул үзенең әнисе, Хафиз Хәбибуллинның кече кызы Разиянең язмышы турында менә нәрсәләр яза:
“Минем әнием картәни белән Акада яшәгән. Мәктәп директорына кияүгә чыккан, үзе шул ук мәктәптә укыткан. Ике балалары туган, әмма авырып үлгәннәр.1933 елда, әниемнең иренә “миллионер кызына өйләндең” дип, бәйләнә башлагач, алар аерылышкан. Әнием бик елаган, раскулачивать итеп, бөтен әйберен талап алганнар, ул бер нәрсәсез калган. Ярый әле кулга алыр алдыннан качып, Ташкентка апасы янына барып сыенган. Трамвай йөртергә укыган, 1937 елда трамвай паркында эшли башлаган. Шунда әнием бер эшче белән танышып кияүгә чыккан, мин дөньяга килгәнмен. Әнием 1991 елда вафат булды... 1970 елда без авылга кайтып килдек, әниемнең туып-үскән йортында булдык”.
Миллионер кызы гомерен туган якларыннан меңнәрчә чакрым читтә үткәреп, трамвай йөртүче булып эшләрмен дип беркайчан да уйламагандыр, мөгаен. Хафиз байның оныгы Гүзәл ире Габдеррафикъ белән өч кыз үстерә. Аларның зурысы – Гөлнара һәм уртанчысы – Динара гаиләләре белән Ташкентта яши, ә кечесе – Әлбинә ире Дамир белән Төмән өлкәсендә көн күрә.
Система ничек кенә оныттырырга тырышмасын, атаклы якташларының исеме акалыларның күңелендә әле дә саклана. Аны халыкка кире кайтарган өчен, беренче чиратта, Олы Ака егете, тарих фәннәре кандидаты Булат Дәүләтбаевка һәм Урта Богалыш авылында туып-үскән һәвәскәр язучы Мөхәммәтнур Муллануровка зур рәхмәт юлларга кирәк. Алар архивларда казынып, авылның өлкән кешеләре белән очрашып, Хафиз байның шәҗәрәсен, эшчәнлеген тулы яктыртты. 2000 елда Казанда “Хафиз бай Акалы” дип аталган китап чыгарып, данлыклы якташлары белән Башкортстан халкын гына түгел, ә аның тарихи Ватаны – Татарстан укучыларын да якыннанрак таныштырды. Булат Дәүләтбаевның 1992 елда Уфада нәшер ителгән “Большая Ока” китабында да Хафиз Хәбибуллин эшчәнлегенә махсус бүлек багышлана. “Татар халык иҗаты” күптомлыгының 1987 елда дөнья күргән “Риваятьләр, легендалар” китабында да Хафиз бай турында халык хәтерендә уелып калган риваятьләр урын алган.
Ул гына да түгел, заманында Хафиз бай акчасына төзелеп, аннан соң большевиклар тарафыннан тартып алынган, манаралары киселгән элекке Красноуфимск мәчете өстеннән дә изге ай халыкка яңадан илаһи нурларын сибә башлады. Моның өчен Хафиз Хәбибуллин 1911 елда мәчетне төзеткәндә үткән сынаулар аша җирле татар җәмәгатьчелегенә кабаттан узарга туры килә. Мәчетне шәһәр мөселманнарына кире кайтару кирәклеген хакимият җитәкчелегенә аңлатыр өчен имам Нәҗип Садыйковка, халыкны Красноуфимск шәһәр советы алдына чыгарып, шунда гает намазы укырга туры килә. Халык ташкынын күргәч кенә чиновниклар буш торган мәчет бинасын мөселманнарга кайтарып бирергә кирәк, дигән карарга килә. Бу вакытта мәчет бинасында искиткеч җимереклек хөкем сөргән була. Ләкин бердәмлек барысын да җиңеп чыга.
Форсаттан файдаланып, район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсем килә. Минемчә, Хафиз Хәбибуллинның Мәчетле районы Олы Ака авылындагы йортында музей ачып, аның истәлеген мәңгеләштерергә вакыт җитмәде микән? “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дигән мәгълүм гыйбарәне онытмасак иде...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.
Читайте нас: