Шәхес
23 Января 2019, 08:56

Халисә МӨДӘРИСОВА. ХУШЛАШУ. Рим Идиятуллин рухына

Добавить в предпочтительные источники Google
Хәлне аңлый тик яшәүче
Лифты юк фатирда.
Мәхбүс түгел, син хан идең
Сихри шигъри чатырда.
Йөрүчеләр машинада,
Самолетта, поездда
Дәрья кичә, ярга күчә.
Күңел күзе күпләрнең юк –
Күрмиләр ил гизеп тә.
Син дөньяны ача белдең
Бер аяклы килеш тә.
Күпме моңлы, җырлы җаннар
Таптылар синдә терәк,
Чөнки юка иңнәреңдә
Талпынды азат йөрәк.
“Хәерле иртә”, – дидең син,
И, милләт, уян гавәм!
Халкыңны горур булырга
Чакырды синең каләм.
“Хәерле көн”, “Хәерле кич”,
Хәерле булсын җиһан!
Телебезне онытмаска
Тир түкте синең илһам.
“Хәерле төн”, – дидең безгә,
Булыры булган – үткән,
Яңа таң туар офыкта...”
Ә хәзергә –
Төн йолдыз җыя күктән!..
Өстә киек каз юлымы,
Шагыйрь гомере микән?
Төн йолдыз җыя күктән.
Читайте нас