Фәвәрис Афзалов Ленинград блокадасын кичергән җыр китапларын хәзерге татар графикасына күчерү белән шөгыльләнә
Китапларда да – кеше язмышлары... Кайберләре халыкның аһ-зарларын үз эчендә йөрткәннәре өчен репрессияләнә, кайберләре исә, авторлары хакимият җырын җырлап, балда-майда йөзгән чорда дан-шөһрәт казанса да, алар үлү белән юкка чыга. Китаплар арасында ил халкының иң гарасатлы, иң куркыныч көннәрен хәтерләүчеләре дә бар. Шундыйларның берничәсенең язмышы белән, күптән түгел редакциябезгә килеп, Фәвәрис абый Афзалов таныштырып китте.Фәвәрис Сафуан улы 1938 елның 1 гыйнварында Илеш районының Тәҗәй авылында дөньяга килә. Аның әтисенең икетуган сеңлесе Фәриха апа гаиләсе белән бу вакытта Ленинградта яшәгән була. Сугыш башлангач, ире Шәрифҗан фронтка китә һәм хәбәрсез югала, яшь хатын өч баласы белән шәһәрдә кала. Тиздән фашистлар Ленинградны тулы блокадага ала. Ялгызлык ачысына ачлык афәте дә өстәлә. Фашистлар шәһәрне көне-төне утка, бомбага тота. Кешеләр бер телем икмәккә тилмерә.
Көннәрнең берсендә Фәриха апаның өлкән кызы Нәзилә, барысының да карточкаларын алып, икмәк артыннан юнәлә. Шул вакытта өйләре өстенә бомба төшеп, ике энесенең гомерен өзә. Җирләр өчен гәүдәләрен дә таба алмыйлар. Фәриха апа, ачы кайгысын күкрәгенә йомарлап, кызы белән блокада афәтен башыннан азагынача кичерә. Аларның башыннан үткәргәннәрен сүз белән аңлатып бетерерлек түгел. Җимерек өй хәрабәләреннән хатын үз фатирларында сакланган гарәп графикасындагы өзелеп-ертылып беткән берничә китапны гына табып ала. Шуларның иң кадерлесе изге Коръән була. Фәриха апа аны, ак җәймәгә төреп, гомеренең азагынача күз карасы кебек саклый, кызы тәрбиясендә Мәскәүдә яшәгәндә үзлегеннән гарәпчәгә өйрәнә, намазга баса. Исән калган тагын берничә җыентыкны ул, сугыштан соң туган авылы Тәҗәйгә кайтарып, туганнарында калдыра. Шул рәвешле алар Фәвәрис абый Афзаловның кулларына килеп эләгә...
Әлеге җыентыкларны егет беркайчан да үзеннән калдырмый. Башта Киев каласында укып, хәрби авиациядә авиамеханик булып хезмәт итә, соңрак нефть җитештерү өлкәсендә эшли. 1965-70 елларда Мәскәү Хезмәт академиясен тәмамлый, Марксизм-ленинизм университетында укый. 1980 елларда республикабызның абруйлы “Башэлектромонтаж”, “КПД” кебек ширкәтләрендә хезмәт куя. Кайда гына эшләмәсен, бу китаплар, кадерле ядкәр булып, аны гомер юлыннан озата бара.
Әлеге хәзинәнең чын асылын ул 1991 елдан соң, Уфаның Тукай урамында урнашкан Җәмигъ мәчетенә йөреп, шундагы мәдрәсәдә укып, гарәп язмасын өйрәнгәч кенә ача. Баксаң, китапларның күпчелеге татар халык җырларыннан һәм такмакларыннан төзелгән икән. Фәвәрис ага Ленинград блокадасын кичергән шушы җыр җыентыкларын хәзерге татар графикасына күчерергә тотына һәм үзе өчен дә, киңкүләм укучы өчен дә аз билгеле бик күп яңа сәхифәләр ача.
Кулъязма дәфтәрендәге “Әнкәй мине тугачтын да ак биләүгә биләгән, Ак биләүләргә биләгән, бәхете булсын, димәгән” юллары аның туганнарының гына түгел, ә тулы бер буынның – сугыш буынының тормыш фаҗигасен ача кебек. Мондый эчтәлекле җырлар өчен киләчәктә сәбәп тумасын иде! Ә күптән түгел сиксән яшен тутырган Фәвәрис абый Афзаловка халкыбызның рухи мирасын саклавы һәм өйрәнүе өчен мең рәхмәт!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.Автор фотолары.