Барлык яңалыклар
Шәхес
5 гыйнвар 2019, 20:28

Юксыну

Фәнис дусның да бакыйлыкка күчүенә кырык көн узды

Фәнис дусның да бакыйлыкка күчүенә кырык көн узды. Ул бик якты кеше иде... Иде диясе дә килми, һаман арабызда кебек. Мин аның белән ул Казанда укып кайткан чордан ук таныш идем. Минем “Өмет” гәзитендә эшләгән чорлар. Ара-тирә ул кереп чыга. Ул кергәндә дөньялар яктырып китә иде. Бергә күп кенә сәфәрләрдә булырга туры килде. Телефон аша да сөйләшеп тордык. “Синең белән сөйләшкәннән соң кәефләр күтәрелеп китә”, дия иде. Хәзер миңа бу сүзне әйтүче юк. Зур шәхес, якты кеше юк.
Ул иллесен куып килгәндә “Сезгә, шагыйрь-язучыларга, рәхәт, юбилейда китап чыгарасыз”, дигән иде. “Журналистлар да чыгара ала, синең менә дигән әңгәмәләрең бар. Тагын берничәне эшлә дә, юбилееңа китап чыгар”, дигән идем. Башкортстанның берләшкән оппозициясе җитәкчесе Рамил Бигнов, республикабыздагы иң милли шагыйрь Фәрит Габдрәхим һәм башкалар белән әңгәмәләр эшләп китабын чыгарды. “Көрәшчегә җиңелү юк” дип аталган китабы 2010 елда Казанда нәшер ителде. Китапның исеме үк авторның кемлеге турында әйтеп тора.
Соңгы елларда ул “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында эшләгәндә төрле чараларда даими очрашып тордык. Күпме язмалар калдырды. Аның оптимист тавышы, көләч, нурлы йөзе күңелләрдә гомер буе сакланыр.
Матур гаиләсен, яраткан кешеләрен, безне калдырып китте. Якыннарына Аллаһ ярдәм бирсен. Ходай яраткан кешеләрен алыр дигән сүз тагы да бер кат хаклыгын күрсәтте. Урының җәннәттә булсын, Фәнис дустым.
Мөнир ВАФИН
Читайте нас: