-18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шәхес
4 гыйнвар 2019, 18:39

Җырлы гомер

Бүген күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгьзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, якташыбыз Ким Миңнуллинга 60 яшь тула.

ҖЫРЛЫ ГОМЕР
Бүген күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгьзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, якташыбыз Ким Миңнуллинга 60 яшь тула.Татар җыры... Чал Иделедәй салмак һәм тирән, халкының күңеледәй берчә моң-сагышлы, берчә дәртле, Шүрәлеле Тукай урманнарыдай серле, тылсымлы татар җыры... Аның серләренә төшенү татарның йөрәгенә үтеп керү, җан асылын аңлауга тиң. Һәм моның өчен күңелеңнең моңлы, рухыңның саф, йөрәгеңнең ялкынлы булуы кирәк. Шундый шәхесләрнең берсе дип, һич икеләнүсез, бар гомерен милли җырларыбызны тикшерүгә багышлаган күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгьзасы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, якташыбыз Ким Мөгаллим улы МИҢНУЛЛИННЫ атарга мөмкин.
Игътибар иткәнем бар, җыр-моңга гашыйк затлар күбрәк елга-су буйларында дөньяга килә. Бу нинди сер-тылсым белән аңлатыладыр, үзем дә белмим. Ләкин шунысы хак — татарның күренекле шагыйрьләре Илдар Юзеев, Әнгам Атнабай, Әхсан Баян, Роберт Миңнуллин, танылган җырчылар Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов, Фәдис Ганиев Танып, Сөн, Базы буйларында туып үсеп, елгаларның талгын һәм тирән моңын үз күңеленә сеңдергәннәр.Ким Мөгаллим улы да 1959 елның 4 гыйнварында ямьле Сөн ярларында урнашкан Илеш районы Шәммәт авылында тәү тапкыр дөньяга аваз сала. Якташларының ачыклыгы, әнкәсе — Гөлҗәүһәр апаның күзләрендәге моң (Мөгаллим абый яшьли дөнья куйгач, аңа биш баланы берүзенә аякка бастырырга туры килә — И.Ф.), агасы — киләчәктә Татарстанның халык шагыйре булачак Роберт Миңнуллинның йөрәгенә яшерелгән моң — һәммәсе дә кечкенә Кимның күңеленә күчә.Туган авылында башлангыч белем алып, район үзәге – Югары Яркәйдә сигез сыйныфны тәмамлагач, Ким Мөгаллим улына киләчәк тормыш юлын үзенә ярып барырга туры килә. Ул Казанга, Роберт абыйсы янына китәргә карар кыла. “Олы ага — икенче ата”, —дип юкка гына әйтми халык. 1974-77 елларда Ким Мөгаллим улы С. Горбунов исемендәге авиация заводы каршындагы Знче һөнәрчелек училищесында токарь һөнәре серләрен үзләштерә. Үзләштереп кенә калмый, республика бәйгесендә катнашып, “Иң оста токарь” исеменә дә лаек була. Аннары, 1977-79 елларда, Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Тик егет күңеленә яшерелгән милли моңнар, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт барыбер тынгы бирми. Хәрби хезмәтен тәмамлап кайткан Ким Миңнуллин башта мәшһүр Казан дәүләт университетының әзерлек курсларына, аннары филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Монда уку дәверендә ул үзен тырыш һәм фикерле студент, оста оештыручы итеп таныта, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Нәтиҗәдә, укуын тәмамлагач, ул “Тасма” берләшмәсенә комсомол эшенә чакырыла.Ләкин күңелендәге моң үзенекен итә. Ким Мөгаллим улы, ул чорда күнегелгән тәртип буенча, үзен башта – комсомол, соңыннан партия функционеры итеп күрә алмагандыр, мөгаен. Егет, язылмаган кануннарны җимереп, шактый “төшемле” эштән баш тартып, 1986 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасына укырга керә, озакламый әлеге гыйльми оешмага эшкә дә чакырыла. Татар халык җырларының поэтикасын, типологиясен өйрәнә; Башкортстан, Казахстан, Томск өлкәләренә фольклор экспедицияләренә чыгып, бу төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең җыр мирасын тикшерә. Гыйльми эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, 1996 елда күренекле галимнәр Флүн Мусин һәм Хуҗиәхмәт Мәхмүтов җитәкчелегендә “Татар шигъриятендә җыр жанры” темасына язылган кандидатлык диссертациясен яклый. Ә инде 2001 елда, халкыбызның җыр шигъриятен һәм профессиональ җырларны тирән гыйльми-теоретик планда тикшергән “Сүз сәнгате буларак җыр” дип аталган хезмәте белән, ул филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә лаек була.Ким Мөгаллим улы – нинди генә эшкә тотынмасын, нинди генә өлкәгә алынмасын, куелган максатына ирешә торган затлардан. Бу, гомумән, данлыклы Илеш халкына хас сыйфат. Татарстан җитәкчелеге дә фәндә һәм иҗтимагый эшчәнлектә тиз арада үзен танытырга өлгергән егетне күз уңыннан ычкындырмый. 1996 елда ул республика хөкүмәтенә эшкә чакырыла. Башта – Премьер-министр урынбасарының баш референты, ә 1999 елдан Татарстан халыкларының телләрен саклау һәм үстерү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Аңа хөкүмәттәге әлеге бүлекне оештыруга, республикадагы тел сәясәтен заман таләпләренә яраклы рәвештә җайга салуга, икетеллелекне практик яссылыкта тормышка ашыру чараларын булдыруга күп көч сарыф итәргә туры килә. Якташыбызның татар телен Татарстанда дәүләт теле буларак гамәлгә куюга багышланган хезмәтләре бәяләп бетергесез. Ул республикада телләр сәясәте концепциясе проекты авторларының берсе, аның катнашлыгында күпсанлы дәреслекләр, сүзлекләр, уку кулланмалары чыккан. Гомумән, бүгенге көндә Ким Миңнуллинның гыйльми эшчәнлеге ике юнәлештә бара: беренчесе — фольклористика, икенчесе —социолингвистика, ягъни татар теленең җәмгыятьтә кулланылыш мәсьәләләрен тикшерү. Галим — күпсанлы монография, уку кулланмалары, гыйльми җыентыклар һәм мәкаләләр авторы.Ким Миңнуллин — үзенең кешелеклелеге, ярдәмчеллеге, тирән гыйлеме, фикер тирәнлеге белән хезмәттәшләре арасында зур ихтирам казанган зат. Шуңа да 2006 елда ул Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры итеп сайлана. Яңа урында галим җиң сызганып эшкә тотына. Хәер, яныңда фикердәшләрең, иңдәшләрең торганда, теләк-омтылышларың көчле, өстәвенә, җитәкче вазыйфалардагы хезмәт тәҗрибәң зур булганда, барлык авырлыклар да, каршылыклар да юкка чыга ул.Бүгенге көндә Ким Мөгаллим улы җитәкләгән 100дән артык белгечтән торган гыйльми институтның хезмәт юнәлешләре, эш проектлары иңләп бетергесез. Биредә 25 томлык “Татар халык иҗаты” тупланмасы әзерләнә, татар фольклорының 15 томлык урысча тәрҗемәсенең берничә китабы басылып чыкты. Милли мәдәниятебез үсешен яңа күзлектән бәяләгән сигез томлык фундаменталь “Татар әдәбияты тарихы” хезмәтенең бүгенге көнгә алты китабы дөнья күрде. . Өч томлык “Татар теленең академик лексикологиясе”, шул ук күләмдәге “Татар әдәби теле тарихы”, ”Татар театры энциклопедиясе” кебек әһәмиятле хезмәтләрне нәшер итү дә институт планында. Ел саен биредә күпсанлы халыкара гыйльми форумнар уза. Аларга Русия галимнәре генә түгел, чит илләрдән дә белгечләр чакырыла. “ХХI гасырда филология һәм сәнгать белеме» исеме астындагы Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе 2018 елда инде икенче тапкыр үткәрелеп, матур традициягә әверелеп китте. 2008 елда якташыбыз Ким Мөгаллим улы Миңнуллин Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайланды. Турысын әйтергә кирәк: 50 яшең тулыр-тулмастан академик дәрәҗәсенә ия булу – ул күпләрнең төшенә дә кермәгән казаныш. Моның өчен фәнгә чын күңелеңнән бирелгәнлек кирәк. Шунысын да өстик: күп кенә өлкән галимнәребездән аермалы буларак, Ким Миңнуллин үзенә лаеклы алмаш та әзерли. Аның җитәкчелегендә инде дистәдән артык аспирант тел-әдәбият буенча диссертацияләр яклап, филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә лаек дип табылдылар. Ул шулай ук Башкортстандагы фәнни уку йортлары белән дә тыгыз элемтәдә тора, биредәге фән эшлеклеләре белән аралашып, фикерләшеп, дуслашып, ярдәмләшеп яши, бездә узган фәнни форумнарда, эшлекле чараларда актив катнаша, туган ягына эзне бервакытта да суытканы юк. Якташыбыз Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтының фәнни диссертацияләр яклау советы рәисе булып эшләгән дәвердә Башкортстаннан килгән күп кенә башкорт, татар яшьләре Ким Мөгаллим улының аталарча хәстәрен һәм ярдәмен тоеп, әлеге советта гыйльми тикшеренүләрен яклап, фән кандидаты дәрәҗәсен алып кайтып киттеләр һәм әлеге көндә Башкортстанда тел, әдәбият, фольклор гыйлемен үстерүгә зур өлеш кертәләр. Галим педагогик эшчәнлектән дә аерылмый: Казан (Идел буе) федераль университетында укыта, әлеге уку йортында һәм М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында Дәүләт имтихан комиссияләрен җитәкли, үзенең гыйльми багажын яшьләр белән уртаклаша. “Уңган ирдән ул туар”, — ди халык мәкале. Бу яклап, якташыбыз – икеләтә уңган шәхес. Җәмәгате Зөләйха ханым белән бергә алар ике ул тәрбияләп үстерделәр. “Атадан күргән—ук юнган”, — дип тә юкка гына әйтмиләр. Өлкәннәре Бәхтияр — филология фәннәре кандидаты, бүгенге көндә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге мөдире, ә кече уллары Ихтыяр — эшкуар. Ким Мөгаллим улы – бәхетле картәти дә. Оныкалары Язилә һәм Сәйдә чын татар кызлары булып үсеп, үзләренең әлегә кечкенә җиңү-казанышлары белән сөекле бабакаларын һәрдаим шатландырып торалар.Кыскасы, Ким Мөгаллим улы Миңнуллинның гомер юлын моңлы бер җырга тиңләргә мөмкин булыр иде. Без — галимнең якташлары, бу җырның Иделдәй озын һәм моңлы булуын, халкыбызның даны булып, бар дөньяга яңгыравын теләп калабыз. Гомер бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле Галим Якташыбыз!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.