Сер итеп кенә
11 Сентября , 17:46

Гомер озынлыгы үзебездән дә тора

Үлемнән һәм картлыктан күпләр курка. Шуңа күрә гомерне озынайту чаралары турында күп кенә кагыйдәләр таралган. Галимнәр дә бу өлкәдә тикшерүләр алып бара.

Гомер озынлыгы үзебездән дә тораГомер озынлыгы үзебездән дә тора
Гомер озынлыгы үзебездән дә тора

Кагыйдә буларак, иң башта сәламәт тормыш рәвеше алып баруны атыйлар. Һәм, әлбәттә, спиртлы эчемлекләр кулланмау һәм тәмәке тартмау кирәклеге ассызыклана.

Озын гомерле кешеләр арасында төрле һөнәр ияләре бар: шагыйрьләр, психологлар, математиклар, табиблар, хәтта концлагерь тоткыннары да. Озын гомерлеләрнең күпчелеге Япониядә яши. Шунысы да билгеле, аларның берсе дә 120 яшьтән өлкән түгел.

Оптимистларның озын гомерле булуы билгеле. 90 яшьтән өлкәннәр арасында аралашучан, якты йөзле, киң күңелле кешеләр күбрәк. Андый кешеләр 10 елга күбрәк яши. Шулай ук юмор хисе булу да мөһим. Чөнки көлү кандагы кортизол күләмен киметә, стресстан саклый.

Эш белән шөгыльләнү һәм социаль активлык 3 ел гомер өсти. Ә ялгызлык, аз хәрәкәт итү зыяны буенча көненә 15 тәмәке тарткан кебек.

Артык авырлыкның да гомерне кыскартуы билгеле, ләкин ябык булу да файдалы түгел. Чөнки өлкән яшьтә кеше организмы кибә башлый, ә май запасы организмга сакланып калырга ярдәм итә.

Өйләнгән ирләр ялгызларга караганда 2,5 елга  күбрәк яши, ә ирле хатыннар 1 елга гына. Югары белем алучыларның гомер озынлыгы 6 елга күбрәк.  Ихтимал, бу лекция һәм имтиханнарда утырган елларына  компенсация буларак биреләдер.

Гомерне озынайтам дип төрле ысуллар куллану да һәрвакыт файдалы түгел. Русиядә салкын су белән юынган һәм салкында ялан өс йөреп танылган Порфирий Иванов 85 яшендә суык тидереп гангренадан бакыйлыкка күчте.

Әйткәндәй, иң өлкән русияле Яха Хашаговага  120 яшь тулган, ул 1905 елда туган һәм Грозныйда яши. Әбинең 20 оныгы һәм 48 оныкчыгы бар.

 

ТАСС фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас