Йокы туймаудан. Бөтен дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, соңгы 100 елда кеше якынча 20 процентка азрак йоклый башлаган. Йокысызлык шуның белән начар, кеше үзе уяу булса да, миенең кайбер өлешләре әкренләп кенә йокыга китә. Бу вакытта кеше, үзе дә сизмәстән, бер ноктада тукталып кала, игътибары югала. Даими рәвештә организмның йокыга туймавы ми күзәнәкләренең әкренләп юкка чыгуына китерә.
Иртәнге ашны ашамау. Иртәнге аштан баш тарту көн дәвамында эшкә сәләтлелекне киметә. Эш калория җитмәүдә генә түгел, ә канда шикәр дәрәҗәсенең кимүендә. Бу исә, үз чиратында, мигә туклыклы матдәләр килүен тоткарлый.
Артык шикәр. Ул артык күп булса да начар. Чөнки аксымны һәм башка туклыклы матдәләрне үзләштерүдә проблемалар килеп тууы бар. Нәтиҗә шулай ук: мигә туклыклы матдәләр бармый.
Стресс. Артык нык көяләнү нейроннар арасындагы бәйләнешне өзә, нәтиҗәдә кеше теге яки бу хәлнең сәбәбен аңлый алмый башлый. Менә шуннан килеп чыккан да иңде, бөтен нәрсә кулдан төшеп бара, дигән әйтем. Стресс хәтерне начарайта, интеллектуаль мөмкинлекне киметә.
Антидепрессантлар һәм йокы дарулары. Аларны еш куллану хәтерне амнезиягә кадәр начарайтып, акыл дәрәҗәсенең нык кына түбәнәюенә китерүе ихтимал.
Тәмәке тарту. Никотин мидәге кан тамырларын тарайтып, хәтта Альцгеймер авыруы хәвефен арттыра.
Кояш. Аның нурының җитмәве кешенең аң-белем сәләтенә турыдан-туры йогынты ясый. Беренчедән, ультрафиолет кан әйләнешен көйләп, баш миен кислород һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Икенчедән, кояш нуры кешенең кәефенә йогынты ясаучы серотонин бүленеп чыгуга булышлык итә.
Су. Организмга су җитмәү ми күләменең кимүенә китерә. Бу исә, үз чиратында, аның эшкә сәләтлелегенә йогынты ясый һәм күп мәгълүматны истә калдыру үзенчәлеген юкка чыгара. Шуңа күрә дә тәүлегенә 2 литр су эчәргә киңәш ителә.
Мәгълүматның күплеге.
Елдан-ел кешегә үзләштерү өчен мәгълүмат бермә-бер арта бара. Ул ни кадәр күп булган саен, ми дә аны кабул итүдән баш тарта башлый. Хәтта кайбер мәлдә кеше, хәтерен югалткан кебек, бернәрсәне дә искә төшерә алмый башлавы ихтимал.
Фото: Freepik.com