Былбылым
Нәсер
Былбылым, бу мин, синең Бөдрә талың! Яз җитте, нишләп һаман да килеп җитмисең? Очып килер юлларыңда ни булды, әллә бәла-казага юлыктыңмы? Юк, болай ук озак көттерми идең, сагынып та өлгерми идем... “Мин килдем, сөеклем!” – дип, канатларың белән кочып аласың да, яшел яфракка бөреләнгән бер ботагымны сайлап алып куна идең. Аннары инде дөньяга моң тарата башлыйсың, моңны аңлый белгәннәр өчен синдә үзгә моң. Әй, ул моң дигәннәре, мең үтерә дә, мең терелтә!
Былбылым, язгы тамчылар тама башлау белән көтә башладым сине, очар канатлары талмасын, исән-имин килеп җитсен, дип теләдем – син килмисең. Югыйсә, күк йөзе дә аяз, канатларны каерырлык җилләр дә, давыл да юк, ни булды сиңа, Былбылым-асыл кошым? Әнә кара каргалар да, сыерчыклар да килеп үз җырларын җырлый, тик миңа син – үзгә моң иясе, гомерлеккә мине үз моңына гашыйк иткән Былбылым – кирәк! Зарыктырма, Былбылым, өзелеп көткәндә килсәнә, минем җанымны моңнарыңа төреп алсана! Моңнарыңнан башка яши алмыйм, син килмәсәң, тамырларым кибәчәк. Былбылым, үзәкләремне меңгә өз, мин шатланып елармын гына!
Төн буе үксеп чыкты Бөдрә тал... Таңда аны бәхетле якты нур кочып алды – Былбылы килгән ич! Яшәү бәхете белән дөнья мөлдерәмә тулды. Бөдрә тал яшәрә, әйтерсең лә, иртәнге кояш нурларына үрелеп, җиргә яшеллек ява...
Әйе шул, көтә белгәннәргә чак кына соңлап булса да, үзенә насыйп сөюе килә, килмичә калмый!
Бер сүз
Нәсер
Миңа әйтер бер сүзең бар, тел очыңда гына тора ул сүз, кыюлыгың җитми ахры. Әйтер сүзең һаман миңа әйтә алмыйсың. Мин көтәм аны, күңел түреңдә яткан сүзне. Аның барлыгын каян белдемме? Күзләрең, сер тулы күзләрең әйтте. Күзләр сүзсез генә сөйли белә, шуңа да алар серле. Кеше сүзен әйтә алмый икән, күзләр яшь итеп түгә аны. Әйтеләсе сүз ничек тә үз юлын таба, юк, сүнеп калмый, сүнәргә кабынмаган бит ул, тере ул, яши.
Син миңа ул сүзне әйтерсең, тик кайчан әйтерсең, билгесез. Әйт син аны миңа, тилмертмә, таң сызылып аткандамы, көндезге сәгатьләрдәме, кояш баегандамы, төннәр айлы чактамы, әйт, әйт кенә. Җырласаң да, кошлар булып сайрасаң да, аңлармын сүзеңне, тик, кара аны, йөрәгемне елата торган сүз булмасын ул, яралама йөрәгем кошын, әрнеп-әрнеп еламасын, үксемәсен, авыр газаплар белән, зинһар, телгәләмә үзен. “Оныт мине!“ – димә, әйтмә шул сүзне – бозлар булып яума сөю гөлләремә, салкын җилләр булып исмә! Сөю ялкыннарым сүнмәсен, янсын сөю, янып бетсен, тик көлләрен җилләр алмасын берүк, сөюдән сөю яралсын!
“Мине ярат!” – димим, юк-юк, җавапсыз мәхәббәт белән яшәүчеләр бихисап. Мин дә яшәрмен. Сөю белән яшәү – үзәкләрне өзгән кыенлыклар белән көрәшеп, сабыр итә-итә яшәү ул.
Синең миңа әйтер сүзең бар, әйтергә булгач, әйт син аны, озакка сузма, зинһар... Әйтеләсе сүзең куркыта мине... Ни әйтерсең, ни хәлләргә төшерерсең син мине, елатмассыңмы?
Мин тирән яр читендә... Менә-менә сүзеңне әйтерсең... “Оныт!” –
дисәң нишләрмен? Ялкынга тулы хисләрем, төбе-тамыры белән өзелгән чәчәкләр кебек сулып калырмы? Кояшны, Ай-йолдызларны, зәңгәр күкне кочып очкан тургайларны күрмәс булыр бит күзләрем! Өздереп сайраган былбылларны да ишетмәм, еламам да, көлмәм дә, татлы хыялым илендә ямь дә тапмам, димәк, мин яшәүдән туктармын. Әйтмә син сүзеңне, сине яраткан йөрәгемне тибүеннән туктатма...