Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
1 март , 22:26

Элвин Грей серләре белән бүлешә

Элвин Грей алкоголь куллануы һәм саңгыраулануы турында  сөйләде.

Элвин Грей серләре белән бүлешә
Элвин Грей серләре белән бүлешә

Элвин Грей псевдонимы астында чыгыш ясаучы популяр җырчы Радик Юлъякшин белән "Беренче Союз" дип аталган ютуб-каналда әңгәмә  чыкты. Анда артист алкоголь куллануы һәм профессиональ травма алуы турында сөйли. Юлъякшин  сүзләренчә, хәзер ул спиртлы эчемлекләрне  бик сирәк куллана, ә менә элек буш вакытларында көн саен диярлек һәм күп эчкән. Моннан тыш, ул тәмәке тартуын һәм ташларга җыенмавын да сөйли. Юлъякшин төтәтүне 20 яшеннән башлаган. Хәзер аңа  34 яшь булуын искә алганда, тәмәке стажы 14 ел.  Шулай ук Элвин Грей  акустик травма алган, ягъни ике колагы да көчле музыка аппаратлары тавышыннан өлешчә саңгырауланган.

– Бу хәл Төмәндә гастроль вакытында булды. Колонкалардан чыккан тавышка колакларым шаулый башлады. Кунакханәгә кайттым, йокладым. Иртән торсам, узмаган, бик аз гына ишетәм. Казанда яхшы табиб табылды һәм нинди проблема барлыгын әйтте. Гормональ препаратлар, витаминнар билгеләде. Ул берничә елдан моның узуы ихтималлыгын да аңлатты. Германия табиблары да шул ук сүзне әйттеләр. Дөньяда бу проблеманы ничек дәваларга икәнен әле уйлап тапмаганнар, – ди Радик Юлъякшин.

Аның сүзләренчә, бу хәлләргә ел ярым вакыт узган. Ул 60 процентка ишетә башлаган, ләкин колаклары шаулавы дәвам итә.

 

“Беренче Союз” каналы фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: