Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
23 декабрь 2023, 12:15

Бүген – Кояшның туган көне!

Менә Нардуган кичәләре дә башланды. Хәзер атна-ун көн буена киләчәкне фаразлап, багучылык кылырга мөмкин, ди картлар. Тик ничек?

Бүген – Кояшның туган көне!
Бүген – Кояшның туган көне!

22 декабрь кичендә татарларда Нардуган кичәләре башланган, чөнки 23 декабрьдә көн вакыты кыскарудан туктап, озыная башлый. “Нардуган” сүзе “кояш туган” дигәнне аңлата. Димәк, бүген – Кояшның туган көне! Элек яшьләр өйдән-өйгә йөреп, кешеләрне котлаган, алдагы елда муллык, тынычлык теләгән. Ә кичен, аулак өйләрдә “Йөзек салыш” уеннары үткән, кыз-кыркын киләчәкләрен фаразлап фал ачкан, багучылык кылган. “Киләчәк” дигәндә, иң кызыксындырган нәрсә аларның кияүгә чыгу-чыкмавы, ирләренең холкы, язмышы булган. Түбәндә без сезнең игътибарга шундый фал ачуларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Күренекле фольклорчы-галим Риф Мөхәммәтҗанов үзенең «Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты. Календарь поэзия» исемле хезмәтендә фал ачуларның Благовар районы Каргалытамак авылында Фатыйма Терегуловадан язып алынган күпсанлы вариантларын китерә. Менә аларның кайберләре:

а) Үзенең киләчәк язмышын беләсе килгән кыз, төнге сәгать берләрдән соң тышка чыгып, тирә-юньне тыңлап тора. Кайсы яктан эт өргән тавыш ишетелсә, шул тарафка кияүгә чыга.

б) Кыз, ахирәтен алып, яратып йөргән егете яшәгән йортның тәрәз төбенә килә. Әгәр тәрәздән «китте», «кайтмады», «ашамас» кебек сүзләр ишетелсә, егет китеп югалачак, кызга насыйп булмаячак; әгәр «килде», «кайтты», «ашый» дигән сүзләр яңгыраса, егет авылда калып, әлеге кыз белән кавышачак.

в) Үзенең булачак иренең ниндилеген белергә теләгән кыз, ахирәтен ияртеп, төн уртасында абзарга керә һәм кулына эләккән сарыкны кочаклап алып чыга. Әгәр карт сарык эләксә – димәк, карт кешегә; яшь сарык булса – яшь егеткә кияүгә чыга.

г) Капка аркылы киез итек ыргытканнар; итек башы кая карап ята, шул якка кияүгә чыгасың дип ышанылган.

д) Нардуган (Яңа ел) иртәсендә коймак пешергәннәр һәм беренче коймак белән йөгереп урамга чыкканнар: кем беренче очрый – шуңа, яки шуның туганына кияүгә чыгасың, дип юралган.

е) Кызлар төнлә аркалары белән карга ятып шуышканнар – әгәр иртәгәсен арка эзе тигез сызылса, ирләре тыныч холыклы була; әгәр кар басылган һәм бозылган икән, димәк, җанҗалчы, сугыш чукмарларына кияүгә чыгачаклар һ.б.

Менә шундый фаразлар. Сез дә бүгенге төнне үзегезнең киләчәгегезне тикшереп карагыз. Уен өчен генә булса да. Туры килер микән?

Фото: https://ru.freepik.com/

Бүген – Кояшның туган көне!
Бүген – Кояшның туган көне!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: