Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
1 июль 2023, 15:22

Кәкре тешләрдән ничек котылырга?

Уфаның “Золотое сечение” клиникасы баш ортодонты, Русия ортодонтларының һөнәри ассоциациясе әгъзасы Рафаэль Рәфис улы КӘРИЕВ белән кызыклы әңгәмә.

Кәкре тешләрдән ничек котылырга?
Кәкре тешләрдән ничек котылырга?

Кыек, кәкре тешләр – прикусның дөрес үсеш алмау аркасында барлыкка килгән медицина тайпылышларының берсе. Белгечләр раславынча, кешелек дөньясының 80 процентында прикус белән бәйле проблемалар бар. Әмма өметсезлеккә бирелергә ярамый, аны дәвалап була. Үзебезне борчыган бөтен мәсьәләләр белән без Уфа шәһәренең “Алтын кисем” (“Золотое сечение”) клиникасы баш ортодонты, Русия ортодонтларының һөнәри ассоциациясе әгъзасы Рафаэль Рәфис улы Кәриевкә мөрәҗәгать иттек.

 

– Рафаэль Рәфис улы, үзегез белән таныштырып үтсәгез иде. Сезнең өчен ортодонтия нәрсә ул?

– Мин – ортодонт. 2012 елны Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамладым. Һөнәри эшчәнлегемне ортопедия стамотологиясендә башлап җибәргән идем, озакламый ортодонтия өлкәсенә күчтем. Минем өчен ортодонтия – ул могҗиза. Аппаратура һәм организм мөмкинлекләрен тулы файдалану нәтиҗәсендә тудырылган могҗиза. Тешләрнең урыныннан күчә алуы кешенең физиологиясенә салынган. Без бер яки берничә тешебезне алдырсак, алар янәшәсендә торган тешләр, азык чәйнәү мөмкинлеген саклап калу өчен, кирәкле юнәлешкә “юл тота” башлый. Галимнәр тешләрне күчерү өлкәсендә кешенең физиологик мөмкинлекләре барлыгын аңлагач, ортодонтия фәне барлыкка килә.

– Бүгенге көндә күпләр тешләрен турайту өчен брекет кия. Ул кинәт популярлашты дисәк тә, ялгышмасбыз. Нәрсә белән бәйле икән бу популярлык? “Брекет-системасы” төшенчәсен аңлатсагыз иде. Гомумән, нәрсә соң ул брекет?

– Брекет-система – теш күчерү методикаларының иң таралганнарыннан берсе. Брекет – ул тешкә пломбировка материалында ябыштырылган бәләкәч кенә йозак. Бөтен дәвалау курсы барышында ул тештә нык һәм ышанычлы торачак. Андый йозак һәрбер тешкә куела һәм алар бер-берсе белән металл дуга ярдәмендә тоташтырыла. Металл дуга – тешләрнең дөрес формасын кабатлый. Тимерчыбык – хәтер сәләтенә ия, ул теш формасын яхшы итеп исендә калдыра, шуңа без аны тешкә ябыштыргач, ул үзенең дөрес торышына кайтырга тырыша, аңа дуга һәм брекет ярдәмендә беркетелгән тешләр дә иярә.

– Брекетны бизәк дип атап булмый бит инде. Аны нинди очракларда куялар? Бу процедурага карата яшь чикләүләре бармы?

– Брекет кую медицина һәм эстетик күрсәткечләре буенча билгеләнә: алар исәбенә тешләрнең кәкрәюе, прикус патологиясе, теш казналыгы үсеше аномалиясе керә. Бүгенге көндә брекет системасын без 7 яшьтән өлкәнрәкләргә куябыз. Яшь буенча чикләүләр юк, минем иң өлкән пациентым, мәсәлән, алтмышны узып бара.

– Рафаэль абый, брекет куйдыру – минемчә, бик җаваплы һәм кыю карар. Бу адымга барыр алдыннан нәрсәләрне белергә һәм ниләр эшләргә кирәк?

– Ортодонтик дәвалау – махсус әзерлек таләп итә торган бик җитди һәм озайлы процесс. Дәвалый башлау алдыннан гигиена таләпләрен төгәл үтәү, кариесны бетерү, “артык” һәм бозык тешләрдән котылу мәҗбүри, дип әйтер идем. “Акыл” тешләрен алдыру да еш кына кирәк булып чыга. Гадәттә, бу адымга теш рәтендә урын җитмәгәндә, я алар дөрес урнашмаганда баралар. Шулай итмәсәң, “акыл теше” баланың әле чыгып бетмәгән тешен дә кәкрәйтергә мөмкин.

– Аңлашылды. Уртача алганда, брекет белән күпме вакыт йөрергә кирәк соң?

– Алда әйтеп узганымча, ортодонтик дәвалау – шактый дәвамлы процесс, катлаулы очракларда ул 3-4 ел таләп итәргә мөмкин, ә катлаулы булмаган патологияләргә берничә ай да җитә. Тешләрнең кәкрелек дәрәҗәсе уртача булганда, дәвалау процессы якынча 18 ай вакытны ала.

Дәвалау процессында ортодонтка еш йөрергә кирәк буламы?

– Брекетлар белән дәвалау процессы һәрвакыт табиб күзәтүе астында барырга тиеш. Гадәттә, пациентлар табибка аена 1 тапкыр –  тешләрне коррекцияләү өчен килә. Тешне бик тиз күчерергә ярамый – өзлегү булырга мөмкин.

– “Брекет тешләрне боза” дигән сүзләр белән килешәсезме?

– Пациентлар арасында, чынлап та, брекет тешләрне боза дигән миф яши. Әлеге миф брекет системасы белән дәваланганнан соң,  пациентларның тешләрендә кариесның еш очравы белән бәйле. Брекет тешкә герметик пломбировкалау материалы белән ябыштырыла, аның астына берни дә эләгергә тиеш түгел, юкса брекет тештә тормаячак. Ортодонтик дәваланудан соң тешләр бозыла икән, аның сәбәбе – теш куныгында. Брекет-системасын йөрткән вакытта ул авыр үтеп керә торган урыннарда берничә ай дәвамында җыела бара. Брекет системасын куйдыргач, пациент 3-4 айга бер тапкыр профессиональ гигиена чистартуы процедурасын үтәргә тиеш, ул очракта инде кариес белән проблемалар булмаячак. Билгеле булуынча, кариес, нигездә, нәкъ шул кунык (налет) аркасында барлыкка килә бит. Моңардан тыш, теш бозылуының тагы бер сәбәбе булып, аның брекет системасын куйдырганчы ук дәваланып бетмәве тора. Шуңа күрә брекетларны куйдыруга алдан әзерләнү бик мөһим.

– Рафаэль абый, брекетларның альтернативасы да бар бит әле. Ул – элайнерлар. Сез – үз эшегезнең профессионалы, белгече буларак, кайсысын яхшырак, эффективрак дип саныйсыз?

– Әйе, чынлап та, хәзерге ортодонтиядә элайнерлар тешләрнең торышын коррекцияләүнең киң таралган бер төре булып санала. Элайнерлар – тешләрне дөрес юнәлешкә “этәрүче” каплар. Бу – әле күптән түгел, 20 еллап элек кенә уйлап табылган методика. Бик шәп инструмент ул элайнерлар! Бүгенге көндә, күпчелек очракта брекет урынына элайнерлар кулланылырга мөмкин. Аларның өстенлекләре күп: элайнерлар киеп-салмалы, күзгә күренмиләр, ризык кабул итү алдыннан салынганга күрә, тештә кунык җыелмый. Тешнең кәкрелеге зур булмаганда, элайнерлар куйдыру брекетларга караганда күпкә арзанракка төшәчәк. Катлаулы, җитди очрак булганда, киресенчә, күбрәк акча чыгару кирәк булачак. Нинди генә медицина дәвалавын алмыйк, аның файдалы һәм зыянлы яклары бар”. “Показания и противопоказания” дип атыйбыз инде аларны. Пациентка нәрсә яхшырак туры килгәнлеген – брекетмы я инде элайнермы – ортодонт хәл итә.

Брекетларның махсус гигиена таләп итүен барыбыз да белә кебек. Тик аның махсуслыгы нәрсәдә соң? Ничек аларны дөрес итеп тәрбияләп тотарга?

– Алдарак мин берничә тапкыр гигиена таләпләре турында әйтеп узган идем. Брекет системасын йөрткәндә, профессионалларга мөрәҗәгать итүдән тыш, пациент көндәлек гигиена таләпләрен дә дөрес үтәргә тиеш. Бу – бик мөһим. Гадәти тормышта тешләрне без көненә 2 тапкыр чистартабыз. Сүз уңаеннан, Кореядә, мәсәлән, тешне көненә 3 тапкыр тазарталар. Әйтәсе килгәнем шул, брекет-системасы белән йөргән кеше тешеләрен кореялеләргә караганда да яхшырак карарга, чистартырга тиеш! Һәр ашаганнан соң тешләрне 5-6 минут буена чистарту мәҗбүри. Моның өчен махсус щетка һәм ершиклар кулланырга кирәк.

– Рафаэль абый, гигиенадан тыш, туклануга карата да махсус таләпләр бардыр бит инде? Брекет белән йөргәндә, нинди ризыкларны кабул итү тыела һәм ни өчен?

– Әйе, брекет йөртүчегә куелган таләпләр җитәрлек. Туклану режимына килгәндә, брекет системасын куйгач, ашауга игътибарлы булу кирәк. Брекетка зыян китерерлек, аңа ябышырга мөмкин ризыкларны рационнан чыгару мөһим. Мәсәлән, сагыз, чипсы, сохари, ирис, карамель кебек авыз куышлыгына ябыша торган ризыкларны куллану бөтенләй тыела. Каты җимеш, яшелчә һәм ит кебек ашамлыкларны ваклап, саклык белән ашарга кирәк. Гадәттә, брекет системасын куйгач, ортодонт пациентны бу нечкәлекләрнең барысы белән дә таныштыра, кулланудан тыелган продуктлар исемлеге язылган белешмәне кулына бирә.

– “Театр элгечтән башланган” кебек, теш төзәтү, ортодонтик дәвалау процессы да яхшы ортодонт табудан башлана бит инде. Рафаэль абый, үзегез ортодонт буларак, табиб эзләгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә киңәш бирер идегез?

– Ортодонт һәм клиника сайлаганда мин табиб турындагы бәяләмәләрне укып чыгып, аның белән алдан ук таныша торыр идем. Әгәр консультация яки диагностикадан соң табибка карата ышаныч һәм эмпатия формалашса, тыныч йөрәк белән аның янына дәваланырга барырга мөмкин.

– Рафаэль абый, брекет куйдырырга җыенучы журнал укучыларына нинди киңәшләр бирер идегез? Бу – бик җаваплы эш бит, кешеләрнең күңелендә курку-хәвефләр дә тумый калмыйдыр.

– Әлбәттә, билгесезлек куркыныч инде ул. “Тулпар” укучыларына әйтәсе сүзем шул: беренчедән, шик-шөбһәләрегез булса, алда сөйләгәннәрем аларны аз булса да тараткандыр дигән өметтә калам. Миннән сезгә киңәш – сәламәтлегегезне саклагыз, аны кадерләгез. Тәнегезне ихтирам итегез, хөрмәтләгез, аның өстендә эшләгез, сәламәтлек – зур бәхет ул! Ата-аналарга балаларын 5-6 яшьтән үк ортодонтка йөртә башларга һәм ярты ел саен аңарда күзәтелеп торырга киңәш итәр идем. Әлегә проблема сизелмәсә дә, аның кайчан туачагын алдан белеп булмый. Еш күзәтелеп тору тешләрнең сәламәтлеген саклау өчен кирәк.

– Кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Рафаэль абый! Эшегездә уңышлар генә теләп калабыз!

 

Әңгәмәдәш – Розалия МИРЗАХАНОВА.

Кәкре тешләрдән ничек котылырга?
Кәкре тешләрдән ничек котылырга?
Кәкре тешләрдән ничек котылырга?
Кәкре тешләрдән ничек котылырга?
Кәкре тешләрдән ничек котылырга?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: