Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
22 март 2023, 23:16

Күзгә карап холык

Психологлар күз төсенә карап холык турында чамаларга була дип әйтәләр.

Күзгә карап холык
Күзгә карап холык

Психологлар күз төсенә карап холык турында чамаларга була дип әйтәләр. Билгеле, бу нәрсәгә 100% ышанып бетәргә кирәкми. Тик шулай да...

 

Зәңгәр күзле кешеләр 14 яшьтән 38гә кадәр бик актив, җитез булалар, тормышның үзәгендә кайныйлар. Аннары алар тормышында ниндидер тынычлык, хәтта күпмедер дәрәҗәдә төшенкелек тә башлана. "Минем хакта дусларым ни уйлый икән, һөнәремне дөрес сайладым микән?" дип интегә, икеләнә башлыйлар.

 

Көрән күзле кешеләр һәрвакыт үзләрен башкалардан яхшырак хис итәләр. Алар оптимист, депрессияләргә бирелмиләр, шат күңелле булалар. Кызлар һәрвакыт диярлек егетләреннән канәгать булмый һәм гел яңа кешеләр белән танышып торырга тели. Ә егетләр исә бер гашыйк булсалар, гомер буе диярлек шул бер генә кешене яраталар.

 

Яшел күзлеләрнең иң шәп, ут чәчеп торган чагы – 15-25 яшьләр арасында. Аннары инде алар гаиләле, тыныч кешеләргә әйләнәләр.

 

Соры күзлеләрне язмыш ярата. Аларга бу тормышта бик күп нәрсә җиңел бирелә. Эшләре, мәхәббәтләре, гаиләләре бик уңышлы була. Акча масьәләсендә дә интекмиләр. Хәтта күп очракта азартлы уеннарда да җиңәргә мөмкиннәр.

 

Кара күзлеләрнең иң яхшы чоры олыгайгач, 40 яшьтән соң гына башлана. Бу кешеләр тигез, тыныч кына яшәргә, бер генә кешене яратырга тырышалар. Егетләр гадәттә бөтен нәрсәгә дә шик белән карый, хәттә сөйгәннәренә дә.

 

Фото: cspsid-harmony.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: