Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
15 сентябрь 2022, 20:26

Көнләшү. Наил ГАЕТБАЙ

Ижат кешеләре еш кына бер-берсенән көнләшүчән, шул сәбәпле үзара дошманлашучан була.

Көнләшү. Наил ГАЕТБАЙ
Көнләшү. Наил ГАЕТБАЙ

Ижат кешеләре еш кына бер-берсенән көнләшүчән, шул сәбәпле үзара дошманлашучан була. Күпләр моңа каршы көрәшеп маташа, көнләшүчеләрне каты тәнкыйтьли, әмма ижатчыларга көнләшүдән котылып булмый диярлек. Ни өчен? Чөнки бала чактан уңыш казанырга, дан яуларга, һәрчак алдынгы урында булырга хыялланган, аның белән соклануларын теләгән кеше генә язучы, рәссам, артист һөнәрен сайлый. Әмма белем алып эшли башлагач, ул үзенең янында тагы да 99 кешенең шулай ук беренче булырга, дан казанырга омтылуын күрә. “Кызганычка каршы, беренче урын - берәү генә, аңа бер генә кеше үзенең сәләте, җегәрлеге, холкы, аралаша белүе белән ирешә ала. Ә башкаларга икенче, өченче һ.б. урыннар эләгә, син телисеңме, теләмисеңме, үзеңне узып китүчеләргә карата көнләшү тойгысы барлыкка килә. Чөнки бу гаделсез кебек тоела: “Ул да шул минем кебек кеше. Нигә ул – беренче, ә мине күрүче дә юк?!’’

Шулай итеп, иҗат кешесенең һөнәрендә дан казану, беренче булу теләге салынган, ә инде иң шәбе була алмасаң, үзеңне узып киткәннәргә карата көнләшү яшерелгән. Моннан котылуы авыр. Шуңа күрә көнләшүчеләрне, гомумән, көнләшүне тыныч кабул итәргә кирәк һәм иҗат кешеләренең барсы да бер-берсеннән көнләшә дип әрләргә ярамый.

Хәер, көнләшүдән котылып булмый, дидем. Үземнең тәҗрибәм белән уртаклашыйм әле. 80нче елллар азагында драматургиягә Флорид Бүләков белән мин бергә килдек. Безнең пьесалар Башкортстан 

белән Татарстан театрларын яулады. Һәм безне чагыштыра башладылар: “Флорид шәбрәк яза, Наил – хөртрәк”, яки киресенчә. "Кешеләр чагыштыргач, мин уйланырга тотындым һәм ирексездән көнчеллек тойгылары туа башлады. Шунда мин үз-үземә әйттем: “Флорид миннән талантлырак, Флорид – беренче, мин – арттагы рәттә”, һәм бетен җирдә мин үзем шуны тылкырга тотындым. Хәтта кайберәүләр мине Флоридтан өстен куярга маташса, үзем аларны төзәттем: “Сез ялгышасыз. Флорид миннән әйбәтрәк яза”. Һәм гаҗәп: үземнең Флоридка караганда түбәнрәк торырга тиешлегемне аңлагач, көнләшү бетте. Һәм шундый җиңел, рәхәт булып китте, хәтта күңелдә олы куаныч туды.

Күрәсең, көнләшү ул үз сәләтеңне артык югары бәяләүдән киләдер. Шуңа көнләшүдән котылу өчен бары үзеңнең урыныңны аңларга кирәктер.

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: