Иртүк торып, тамагымны туйдырдым да тышка чыктым.
Мамыктай йомшак кар, тибрәлеп-тибрәлеп, җиргә төшә. Мыштым-ваемсыз җилдә, җиргә төшикме-юкмы дигәндәй кагылып китә дә, уйнаклый-уйнаклый тәңкә-тәңкә карлар сибелә. Ә мин, кулыма көрәк алып, яңа яуган кардан сукмакны ачып, җиңелчә генә җирне сыпырып йөрим. Нинди рәхәтлек! Аллаһыма мең рәхмәт – мин үз күзләрем белән шушы сихри дөньяны күрәм, үз аякларымда яңа яуган ак кар өстенә басып йөрим. Карны учыма салып аның йомшаклыгын, суыгын тоям, аннан эреп суга әйләнгәнен күзәтәм. Хәтта, аның яуган тавышын да ишетәм кебек. Әйе, чынлап та шулай! Аякларым җирдә басып торса да, күңелем алар белән һавада йөзә, тибрәлә. Без, бер дулкында! Хозурлык! Капка янында гына кып-кызыл тәлгәшләре белән миләш агачы бу хозурлыкка тагы да матурлык өсти. Тәлгәшләргә кошчыклар кунып миләш чокыйлар – кызылтүшләр иртәнге ризыкларын тәмләргә килгәннәр. Аларны миләш тәлгәшеннән аермассың да! Кып-кызыл булып түшләре “янып” тора. Миләшнең тәмле йомшак эчен генә ашыйлар, тышкы кабыгын җиргә төшереп җибәрәләр. Миләш кабыгы, кар бөртекләре арасыннан җиргә төшеп, җир өстенә тагы да бизәк өсти. Җир, ак ефәккә кызыл борчак төшкән күлмәк кигәндәй...
Кинәт ниндидер яктылык сирпелеп китте – ут кабыздылармы әллә дип торам. Аллаһы Тәгалә “лампочкасын” кабызган икән – болыт арасыннан саргылт-кызгылт төстә кояш күренде. Кар таучыклары арасында яктылык белән күләгә алмашу барлыкка килде. Әйе, тормышта да яктылык белән караңгылык, яисә, аклык белән каралык гел алмашып килә. Менә әле дә кара җир өстенә ак кар явып, аны агартты. Шулай корылган дөнья. Әгәр караңгылык булмаса, без яктылыкның кадерен белер идекме!? Яисә каралык булмаса, аклыкның!? Табигатькә сокланып, уйларга чумып киткәнмен, вакыт үткәнен дә сизмәгәнмен. Керим әле. Бар булмышыма тулган матурлыкны, бүген алган тәэссоратларымны кара хәрефләр белән ак биткә төшерим...
Фото: fotokto.ru