Гырлауны дәвалаганчы, аны китереп чыгарган сәбәпләрне ачыкларга кирәк. Моның өчен гәүдә авырлыгын нормага китерергә, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән баш тартырга туры килер.
Йокларга 4 сәгать кала борын тишегенә берничә тамчы сырганак (облепиха) мае тамызыгыз. Ул тиз генә нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин, шулай да берничә атнадан сулыш алу җиңеләя һәм гырылдау бөтенләй бетәчәк.
Йокларга ятар алдыннан йоткылыкны диңгез тозы эремәсе белән чайкагыз яки борыныгызга кан тамырларын тарайтучы дару тамызыгыз.
Шулай ук гырылдауны бетерү өчен махсус күнегүләр дә бар. Шуларның берсе – муен мускулларында киеренкелек булдырып, "и" хәрефен әйтергә кирәк.
Барлык ысулларны файдаланып караганнан соң да нәтиҗәсе булмаса, табибка мөрәҗәгать итеп, хирургия алымнары ярдәмендә дәвалауга күчәргә мөмкин.
Борын-борын заманнарда кешеләр тау куышларында яшәгән чорда гырлау саклану чарасы булган. Ирләрнең гырлауларыннан кыргый җанварлар тау куышларына керергә курыккан.
– Балалар, сезнең кайсыгыз гармонияле тормыш үрнәген китерә ала? – дип сорый укытучы дәрестә.
– Бабам белән әбием абсолют гармониядә яши. Бабай – гырлый, ә әбием – саңгырау, – дип җавап бирә Вәли.