Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
20 март 2021, 21:41

Баланы почмакка бастыру зыянлы!

Йортның эчке почмакларында, диварлардан кайтарылып, көчле биокырлар хасил була.

Галимнәр Мисыр пирамидаларын тикшергәндә сәер хәлләргә юлыкканнар. Пирамидаларның эчендә пычак йөзе үзеннән-үзе үткерләнә, вирус-микроблар үлә, яисә котырып үрчи, ә иң гаҗәбе – сәгать йөреше үзгәрә икән. Бу могҗизалар корылмаларның өчпочмак формасында булуы белән аңлатыла. Авыл йортларының түбәләре ике кыеклы итеп ябылуы очраклы түгел. Кар авырлыгыннан, яңгырдан саклаудан тыш, аларның гади күзгә күренмәгән вазыйфасы да бар. Түбә “өчпочмагы” үзенә космостан энергия җыя, ә түшәм аны тигез итеп йорт эченә тарата. Көньякта һавада энергия күп, шуңа да анда өйләрнең түбәсен яссы итеп ябалар.
Почмакның эчке ягы энергияне үзенә җыйса, тышкы ягы аны тирә- якка чәчә. Очлы әйберләрнең почмаклары авыр дулкыннар тарата, почмак никадәр кысынкырак булса, начар тәэсир шулкадәр көчлерәк. Өстәл почмагына каршы утырганда, кояш үрелмәсе (солнечное сплетение) – яшәү энергиясе тупланган урын – тискәре нурланышка дучар ителә, бу төрле авырулар барлыкка китерергә мөмкин.
Йортның эчке почмакларында, диварлардан кайтарылып, көчле биокырлар хасил була. Гаебе булган баланы почмакка бастыруның нинди авыр җәза икәнлеген шуннан күз адына китерегез.
Авыл җирендә ел да яз җиткәч, өйнең түшәмен, диварларын әйбәтләп юып чыгару чисталык җәһәтеннән генә түгел, йортның энергетик кырын сафлау, пакьләү чарасы буларак та хезмәт итә булса кирәк.

Гөлгенә ӘХМӘТОВА,
Дүртөйле шәһәре.

Фото: m.fotostrana.ru
Читайте нас: