Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
15 март 2021, 14:54

Балдан шифа ал

Чәчкә серкәсе, балавыз, ана корт сөте, прополис шифалары.

Чәчәк серкәсе (урысчасы пыльца) корт личинкаларына азык булып тора. Ул кешегә дә бик файдалы: азканлылыктан интегүчеләр өчен нәтиҗәле. Кандагы эритроцитларны һәм гемоглобинны арттыра. Йөрәккә, кан тамырларына, холестериннан арынуга, артык авырлыкны яндыруга ярдәм итә. Иммун системасын ныгыта.
Ана корт сөте – бик кыйммәтле матдә, туклыклы, витаминнарга, аксымга, майларга бай, организмдагы матдәләр алмашында катнаша.
Ул нервлар системасын һәм хәтерне ныгытуга, йөрәккә, кан басымын көйләүгә һәм башка авыруларны җиңүгә булышлык итә,
Прополис – бик көчле антибиотик, ул бал кортлары тарафыннан агачтан җыелган бәлзәм һәм сумала. Ул ашказан-эчәк авыруларыннан, тын юлларын дәвалаганда, пешү, агулану һәм башка күп кенә чирләргә каршы файдаланыла.
Корт агуы кеше организмында инфекцияләргә карата иммунитет туплый, буыннар сызлаудан файдалы. Хәтерне ныгыта, ишетүне, күрүне көчәйтә.
Балавызда А витамины кишергә караганда 400 тапкыр күбрәк. Анда рахитка каршы торучы матдә бар, ул үт бүленеп чыгуны яхшырта.

Фото: igorlavrenyuk.ru
Читайте нас: