Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
22 февраль 2021, 23:32

Җәйгә кыяфәтебезне яхшыртыйк!

Татьяна Малахованың “Дуслык” диетасы күзгә күренеп ябыктыра.

Төп кагыйдәләр:
тәүлеклек рационның калориясе 1200 ккалдан да ким булмаска тиеш;
тәүлеккә өч-дүрт тапкыр тукланырга, туклану аралары төгәл булырга тиеш;
кичке һәм иртәнге аш арасы 14 сәгатьтән артмасын, соңгы ашау йокыга кадәр 3-4 сәгатьтән дә ким булмасын;
азыкны акрын, җентекләп чәйнәп, ләззәт алып ашарга;
урын өстендә ятып, телевизор каршында ашарга ярамый;
рацион аксымга бай булырга тиеш, май нормасы тәүлегенә 30-35 г тәшкил итсен;
менюда көн саен салатлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш булырга тиеш;
көненә кимендә 2 литр су эчәргә кирәк, аш вакытында эчәргә ярамый, уяну белән үк бер стакан чистартылган яки чишмә суы эчәргә кирәк;
ашау вакытында эчемлекләр эчәргә ярамый, һәр эчкән кофе яки чәй өчен нормадан тыш ике стакан чиста су эчәргә;
ашау алдыннан салатлар, яки яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк.

Фото: yandex.ru/images/search?text
Читайте нас: