Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
17 февраль 2021, 02:06

Чәч коелудан – суган кабыгы!

Бертуктаусыз чәчегез коеламы? Хафаланмагыз! Сезгә суган кабыгыннан төнәтмә ярдәмгә килер. Рецепты һәм куллану рәвеше – сайтта.

Бертуктаусыз чәчегез коеламы? Хафаланмагыз! Сезгә суган кабыгыннан төнәтмә ярдәмгә килер.
Әлеге төнәтмәне әзерләү бик җиңел. Моның өчен бер литрлы банка алырга һәм аны суган кабыгы белән тутырырга кирәк. Шуннан соң банка тулганчы аракы коясың, өстенә бер пакет канәфер (тәмләткеч, кибетләрдә сатыла) саласың. Төнәтмәне 10 көн буена караңгы урында тотарга кирәк. Вакыт-вакыт банканы чайкатып, сыекчаны бутап алырга да онытмагыз.
Аннары чәчегезне юар алдыннан, мамык тампонны шушы төнәтмәгә манып алып, сыекчаны чәч төпләрегезгә сөртергә кирәк. Шуннан соң чәчегезне полиэтилен пленка белән каплап яки душ өчен башлык киеп, 2-3 сәгатькә җылы яулык яки сөлге белән урап тоту мотлак.
Моның нәтиҗәсе искитәрлек! Чәчләр тиз һәм куе булып үсә, коелудан туктый.
Шунысы бар: суган кабыгы төнәтмәсенең исе шактый нык. Чәчегездән суган исе аңкып йөрмәсен өчен, төнәтмә сөртү процедурасыннан соң башыгызны югач, чак кына уксус кушылган су белән чайкатып алу киңәш ителә.
Чәчләрегез куе булып үссен! Сәламәт булыгыз!
Фото: whair.ru
Читайте нас: