Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
11 сентябрь 2020, 12:03

Кечкенә түбәтәйләрдә – зур гүзәллек!

Бүген Башкортстанда “Милли кием көне” билгеләнә. Татар халкының милли киемнәре арасында түбәтәйләр аерым урын тота. Аларны егетләр дә, кызлар да яратып кия. Хатын-кызлар өчен түбәтәйләр ясау остасы Эльнара АЛЛАКУЛИЕВА безгә бу эшкә ни өчен тотынуы турында сөйләде.

Бүген Башкортстанда “Милли кием көне” билгеләнә. Татар халкының милли киемнәре арасында түбәтәйләр аерым урын тота. Аларны егетләр дә, кызлар да яратып кия. Хатын-кызлар өчен түбәтәйләр ясау остасы Эльнара АЛЛАКУЛИЕВА безгә бу эшкә ни өчен тотынуы турында сөйләде.
– Ни дисәң дә, без, кызлар, башкалардан аерылып торырга, үзебезгә игътибар җәлеп итәргә яратабыз. Тик хәзерге заманда, 2020 елда, кешеләрне инде берни белән дә аптыратып булмый кебек. Үз образыңа ничек яңа төсләр өстәргә соң? Озак уйланулардан соң, түбәтәйләр ясау эшенә керештем.
Бүгенге көндә милли орнаментлы бизәнү әйберләре, аксессуарлар көннән-көн популярлаша бара. Бер яктан, этник элементлар хатын-кызның чибәрлеген, йомшаклыгын аерып күрсәтсә, икенче яктан, образга үзенчәлек өсти.
Һәр түбәтәйне мин йөрәк җылымны салып, яратып эшлим. Төсләр, тукымалар – бик күп төрле. Түбәтәйнең бизәлеше заказчы теләгәнчә, кабатланмас булырга тиеш.
Түбәтәйне тегүгә, бизәлешенең катлаулыгына карап, өч көн һәм аннан күбрәк вакыт китә. Заказларны дөньяның теләсә кайсы почмагына Русия почтасы яки СДЭК аша җибәрәм. Аларны кабул итү өчен социаль челтәрләрдә махсус битләр ачтым.
Гүзәллек, аеруча, хатын-кыз гүзәллеге, детальләрдә чагыла. Гүзәл затларыбызның уй-теләкләреңне исәпкә алып, энҗе-мәрҗәннәрдән җыеп тегелгән түбәтәй – татар хатын-кызы имиджының аерылгысыз өлеше ул. Шуны онытма: һәр хатын-кыз – чибәр, ул чибәрлекне күрсәтә белергә генә кирәк!
Эльнара АЛЛАКУЛИЕВА татар милли киемнәрен, орнаментларын тирәнтен өйрәнгән. Ул башта Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлеген, соңыннан, 2018 елда биредә үк магистратура тәмамлаган. Үзенең уку йортында өйрәнгәннәренә күңел җылысын кушып, ул үзе әзерләгән кул эшләренә – түбәтәйләренә сала. Шуңа да түбәтәйләр күз явын алырлык матур килеп чыга.
Фото Эльнара Аллакулиеваның социаль челтәрдәге шәхси битеннән алынды: https://vk.com/club159304542
Читайте нас: