Көне-төне йөгерәбез, нидер кырган булабыз. Эшебез күренми, ләкин бик нык арыйбыз. Кыл да кыбырдатасы килми. Таныш халәтме? Бүген без сезне өй шартларында арудан котылу серләренә өйрәтербез.
Арудан котылуның иң яхшы юлы, билгеле, күнегүләр ясау. Вакытыгыз юкмы? Уфтанмагыз, без тәкъдим итә торган күнегүләрне өй эшләрен башкарганда да үтәп була. Шулай итеп, сез плитәгә сөт кайнатырга яисә башка берәр әйбер пешерергә куйдыгыз, ди. Димәк, ерак китә алмыйсыз. Әйдәгез, мөмкинлектән файдаланып калыйк: төз итеп урындыкка утырыгыз, тезләрне, үкчә һәм аяк очларын янәшә куегыз, аяклар туры почмак ясарлык булсын. Балтыр, табан һәм бармакларыгызның мускулларын бер-бер артлы киереп, аяк очларыгызны идәннән күтәрегез. Тирән итеп сулагыз. Ә хәзер шул ук күнегүләрне үкчәләр өчен башкарыгыз.
Әгәр басып эшләргә туры килсә, күнегүнең мондый төрен тәкъдим итәбез: «бер» дигәндә – корсагыгызны мөмкин кадәр җыеп, тирән итеп эчкә сулыш алыгыз; «ике» – һаваны чыгарыгыз; «өч-дүрт» – корсак мускулын киереп, суламый торыгыз; «биш» – гәүдәгезне йомшартыгыз, ял итегез.
Тагын бераз вакытыгыз бармы?
Алайса, иреннәрегезне мөмкин кадәр бер-берсеннән аерып, авызыгызны ачыгыз, 6 секундтан соң ябыгыз. Бу күнегүне дүрт тапкыр кабатлагыз. Ул җыерчыкларны бетерергә ярдәм итә. Кулларыгыз буш булса, алар белән әйбер ыргыткандагыча хәрәкәтләр ясагыз, аннары чиратлаштырып һәрберсенең бармакларын нык итеп кысыгыз. Аннан соң уң кул белән сул терсәгегезне тотып шулай ук кысыгыз. Шул ук күнегүне икенче кулыгыз белән дә эшли аласыз.
Һәр күнегүгә бер минут вакыт китә. Көне буена аларны 3–4 тапкыр кабатларга мөмкин. Кәефегез күтәрелүен бик тиз сизәрсез.