Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
28 август 2020, 01:48

Кендегең нинди, син шундый

Кешенең кендегенә карал холкын һәм гомер озынлыгын билгеләп була.

Матур, кечкенә, түгәрәк кендекле кешеләр тыныч холыклы, ялгызлык яраталар. Дуслары аз, яраткан кешесе гадәттә берәү генә. Тыйнак, акыллы кешеләр. 80 яшьләргә кадәр яшиләр.
Кечкенә генә горизонталь ярык формасындагы кендек авыр холыклы, хисчән кешеләргә хас. Алар бик көчле, ташып чыккан энергияле, сау-сәламәт, ләкин, кагыйдә буларак, гомер озынлыклары 70тән артмый.
Эчкә батып торган түгәрәк кендек йомшак, хисчән, оялчан кешеләрдә була. Алар 65ләп ел яши дип фаразлыйлар. ,
Киләчәккә өмет белән караучы оптимистларның кендекләре түгәрәкләнеп, алгарак чыгып тора. Алар һәрвакыт ыгы-зыгыда, тормыш казанында кайныйлар. Алар тиз кызып китүчән, ләкин ачу сакламыйлар. Гадәттә, 75 яшькә чаклы яшиләр.
Тиешле урыныннан кырыйгарак күчкән кендек үзенең хуҗасының бик үзенчәлекле шәхес булуын күрсәтеп тора. Андый кешеләрнең кәефләре тиз алмашып торучан. 70 яшькәчә яшиләр.
Шулай да кендегегезне җентекләп тикшергәннән соң гомерегез аз калган икән дип борчылмагыз. Ничә ел яшәү, ул геннардан, нәселдән, яшәү шартларыннан, сәламәтлектән һәм башка бик күп, бик күп нәрсәләрдән тора!

Фото: thehealthcoach1.com
Читайте нас: