Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
1 июль 2020, 00:04

Миңле кеше бәхетлеме?

Миңнәр нәрсә сөйли?

Уң як ирен өстендә миң булгал хатын кызлар мәкерле һәм хәйләкәр булалар. Алар бик сөйкемле, үзләренә тиз каратучан, әмма бераз дуамал кешеләр. Алар гадәттә үзләренә тормыш иптәше итеп ихтыярсыз, йомшак холыклы ир-атны сайллыйлар.
Борын очындагы миң сезнең тиз аралашучан, шат күңелле, кызык кеше икәнлегегезне күрсәтә. Ә хатын-кызларда әлеге миң – җиңел акыллык, җилбәзәклек билгесе. Андыйларга барысы да җиңел бирелә, аларның тормышта билгеле бер максатлары булмый. Алар бүгенге көн белән генә яшиләр.
Борын янында миң булган кешеләр теге яки бу очракларда нишләргә кирәген башкаларга караганда яхшырак беләләр. Алар киңәш бирергә яраталар һәм күп очракта акьллы киңәш бирәләр. Алар сер саклый беләләр. Андыйлардан менә дигән адвокат чыга.
Иягендә миң булган ирләр – хакимлек итәргә яратучы кешеләр. Алар тормышта үзләренә ни кирәген яхшы беләләр. Андыйлар үз максатына ирешү өчен барысына да әзер.
Иягендә миң булган хатын-кызлар кире, үзсүзле булалар. Күп очракта аларны сүзләреннән кире кайтару мөмкин түгел. Миңнәр ияктә күбрәк булган саен, алар шулкадәр кирерәк була. Әмма әлеге сыйфат хатын-кызның карьерасында уңай роль уйнарга да мөмкин.
Сул чигәдә миң бик хисчән һәм нечкә күңелле кешеләрдә була. Аларның хәтере начар. Мондый кешеләрнең төшләре еш чынга аша.
Уң чигәдәге миң – яхшы интуиция һәм алдан күрүчәнлек билгесе.
Яңак сөягендәге миң – тәвәккәл кешеләрдә була. Алар бөтен гомерләрен үз идеяләре өчен көрәшкә багышларга мөмкин.
Башның чәчле өлешендә миңе булган кешеләр моны белмәскә дә мөмкин. Баш түбәсендәге миң бөек акыл ияләрендә була. Әгәр дә миң баш артында булса, андый кешеләр астыртын һәм ышанмаучан булалар.
Колагыңда миңе булган кешеләр максатчан була һәм үзләренең яхшы сыйфатларын күпертел |күрсәтергә яраталар
Әгәр миң колак эчендә үк булса, андый кешеләр нерв авырулары һәм матдәләр алмашы бозылуы белән интегә.

Фото: ivanrbk.ru
Читайте нас: