Якшәмбене ярдәм бирүче көн дип исәпләгән борынгылар. Бу көн дөнья көннәренең әүвәледер, яңарту көнедер, ләкин бу көндә тырнак киссәң тормышыңның бәрәкөте китәр.
Дүшәмбе – Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм туган һәм үлгән көн. Туган көнең дүшәмбе булмаганда бу көнне сәфәр чыгарга, тырнак кисәргә ярамый.
Сишәмбе. Аллаһы Тәгалә төрле хыянәтләрне сишәмбе көнне яралтты. Бәхетсезлек, уңышсызлык көнедер. Аеруча бу кан көне булып санала. Шулай да бу көндә хастаханәгә барырга, тамырдан кан алдырырга ярый, әмма ләкин бу көндә кем дә кем тырнак киссә гаугадан, тавыштан котылмас.
Чәршәмбе. Бу көн – бик аз гына йомшаклык көне. Бу көндә күгәрченнән гайре җан ияләренең бәхетсезлек һәм шомлану көне. Бу көндә тырнак кисәргә бөтенләй ярамый.
Пәнҗешәмбе. Аллаһы Тәгалә җәннәтне вә җәһәннәмне шушы көндә яралткан. Ягъни кылган догаларың кабуллыкка ирешә торган көн (ихлас күңелдән кылына торган булса). Кем бу көннең икенде белән ахшам намазы арасында тырнак киссә, тәненнән рәнҗү китәр, шифа булыр.
Җомга – атнаның иң изге көне, олуг бәйрәм көнедер. Аеруча бу көннәрдә җомга намазы, никах укыла. Адәм галәйһиссәләм җомга көнне дөньяга килгән, җомга көнне оҗмахка кергән, җомга көнне оҗмахтан чыккан. Туган көнең җомга булмаса тырнак кисү өчен дә аеруча фазыйләтле көн булып санала. Әлбәттә, җомга намазы вакытында түгел.
Шимбә – яһүд телендә төгәлләнде, тәмам булды мәгънәсен аңлата. Шимбә олуг хәйлә, уңышсызлык китерә торган көн дип санала. “Бу көндә ау аулау мөбарәк, тырнак кисәргә ярамый”, – дигән борынгылар, чөнки бу көндә оча торган кошлар да канат коймый.