Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
10 июнь 2020, 08:04

Гөлләр дәвалый

Үзебез яшәгән йортның безне җылытуы, кыен чакларда тынычландыруы, тормыштагы төрле авырлыклардан саклавы һәм яклавы турында күп сөйләнелә. Чынлап та, өйнең стеналары да кешегә ярдәмгә килә. Алай гына да түгел, баксаң, өебезне бизәп торган гөлләр дә безгә ярдәм итәргә, дәваларга һәр секунд әзер икән. Мәсәлән, йокы бүлмәсендә баш очыгызга яран гөле, резеда, цикламен, гөлчәчәк куйсагыз, йокыгыз тирән һәм тыныч булыр. Гөлләрнең дәвалау үзенчәлекләре хакында тулырак – сайтта!

Үзебез яшәгән йортның безне җылытуы, кыен чакларда тынычландыруы, тормыштагы төрле авырлыклардан саклавы һәм яклавы турында күп сөйләнелә. Чынлап та, өйнең стеналары да кешегә ярдәмгә килә. Алай гына да түгел, баксаң, өебезне бизәп торган гөлләр дә безгә ярдәм итәргә, дәваларга һәр секунд әзер икән. Күзләребезне куандырган, җаныбызга җылы биргән һәм дәвалаган гөлләргә соклану белән генә чикләнмәскә, ә аларның бик күп үзенчәлекләре турында өйрәнергә һәм белергә дә кирәк.
Бүлмә һавасын химик пычраклардан һәм зарарлы микроорганизмнардан чистарту буенча хлорофитум гөлләр арасында чемпион булып тора. Гөл савытына активлаштырылган күмер дә салсагыз, аның чистарту көче тагын да куәтлерәк булачак. Алоэ, хризантема, драцена, фикус, плющ (үрмә гөл), ролепсис, филодендрон, сансевиерия, диффенбахия гөлләре дә шундый ук сәләткә ия.
Тәрәзәләрегез машиналар күп йөргән олы юлга яисә завод торбалары төтәсләп торган якка карый икән, сезгә диффенбахия гөлен үстерү файдалы булыр. Ул һава белән бүлмәләргә кергән токсиннарны үтерүче фитонцидлар бүлеп чыгара.
Невроз һәм йокысызлык белән җәфаланганда йокы бүлмәсендә пеларгония — яран гөле үстерергә кирәк. Ул стрептококк һәм стафилококкларны үтерүче ментол һәм терпентил, шулай ук цитранелл һәм яран майлары сыман биологик актив матдәләр бүлеп чыгара.
Йөрәк-кан тамыры авырулары белән интеккәндә, эчәклекләр һәм үт юллары кысылганда лавр гөле утырту зарур. Калын хуш исле яфраклы бу мәңге яшел үсемлек вирус һәм бактерияләрне, шул исәптән туберкулез таякчыгын үтерүче матдәләр бүлеп чыгара.
Зарарлы электр магнит нурларыннан безне кактуслар һәм суккулентлар саклый. Кактусларның озын энәлеләре аеруча файдалы. Ул гөлләрне телевизор һәм компьютерлар кырына утыртырга киңәш ителә. Ә кухняда исә электр көнкүреш техникасы янына.
Үзәктән җылыту системасы эшләгән шәһәр фатирларында һаваның дымлылыгын күтәрергә фиалкалар, цикламеннар һәм абагалар ярдәм итә. Циссус, фатсия, гибискус, азалия, спармания аеруча күп дым бүлеп чыгара. Әгәр фатирдагы дымлылык 35 проценттан түбәнрәк булса, кеше үзен хәлсез тоя. Бу очракта да бүлмә гөлләре ярдәмгә килә. Яфраклары аша дым бүлеп чыгарып, һаваны дымландыралар. Алар бүлмәнең дымлылыгын 90 процентка кадәр тәэмин итәләр. Карлик фикус, фатсия, драцена, гибискус, нефролепс шундый гөлләр исәбенә керә.
Бүлмә һавасында углекислый газ югары дәрәҗәдә булса, кешенең башы еш авырта башлый. Авыр һава кешене хәлсезләндерә, йокысын китерә. Ә менә гөлләр, мәсәлән, фикус безгә кирәкле кислород бүлеп чыгарып, шул һава белән үзе «туклана».
ДСПдан эшләнгән мебельләр, төрле буяулардан бүленеп чыккан формальдегидлардан, шулай ук үзебез «бозган» һаваны никотиннан бүлмә гөлләре чистарта. Бу зарарлы матдәләр белән гөл яфраклары гына түгел, ә гөлнең туфрагы да «туклана» хәтта. Туфрагын ешрак йомшартып торсагыз, бүлмәгездәге һава да чистарак булыр. Драцена, кордилина һәм юкка бу очракта иң зур ярдәмчеләрегез булыр. Гөлләрегезне атнага бер тапкыр даими рәвештә җылымса су белән коендырып алырга онытмагыз.
Яшеллеккә, гөлләргә таркау-сүлпән караш ташлау күзнең киеренкелеген киметә, диләр офтальмологлар.
Үсемлекләр арасында борын-борыннан магия көченә ия дип исәпләнгәннәре дә бар. Йортны яман кешеләрдән, күз тиюдән саклау өчен андый үлән-нәрне бөтү итеп тотканнар. Мәхәббәт символы булган арчан (вереск), бөтнек, төнәтмәсе тамакны чайкау һәм суык тигәндә ингаляция ясау өчен файдалы артыш, сандал, самшит, яран шундый гөлләрдән санала.
Нерв системасын ярсытучы һәм шулай ук тынычландыручы гөлләр дә бар. Йокы бүлмәсендә баш очыгызга яран гөле, резеда, цикламен, гөлчәчәк куйсагыз, йокыгыз тирән һәм тыныч булыр.
Мәтрүшкә, лаванда, лимон бөтнеге, валериана, лимон үсемлекләрен бүлмәгездә үстерсәгез, кан басымыгыз беркайчан да сикермәс.
Фото: syl.ru
Читайте нас: