Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
25 сентябрь 2019, 13:05

КАН ТӨРКЕМЕҢНЕ АТА, ЧИРЛӘРЕҢНЕ ӘЙТЕРМЕН!

Халыкта шундый әйтем бар: “Дустыңның кем икәнлеген әйтсәң, мин синең кем икәнлегеңне атармын”. Медицина галимнәре бу әйтемне “Кан төркемеңне ата, чирләреңне әйтермен” дип үзгәртергә тәкъдим итә. Чөнки кешенең кан төркеме турыдан-туры аның авырулары белән бәйле икән. Кан төркемеңнең санын белсәң, үзеңә кайсы авырулардан сакланырга кирәклеген дә белергә мөмкин! Әйдәгез үзебезне сынап карыйк!

Һәр кан төркеме аерым чирләргә карата “йомшаклык” күрсәтә икән. Швециядәге Каролин институты профессоры, доктор Густав ЭДГРИНГ белдерүенчә, каннары I төркемгә караучылар ашказаны язвасына дучар булучаннар, II төркем ияләренә исә ашказаны рагы (яман чир) яный. Аның каравы, каннары I төркемгә караучыларда кан тамырларының томалану, тромблар барлыкка килү куркынычы, II, III, IV төркем белән чагыштырганда, күпкә азрак. II, III, IV төркем кан агучылар исә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан даими сакланырга тиеш. Кеше кан төркемен берничек тә үзгәртә алмый, шуңа күрә атап үтелгән төркемнәргә караучылар тәмәке тартудан, алкогольдән баш тартырга, симермәс өчен аз ашарга тиеш.
Ләкин иң куркынычы IV төркемгә караучылар өлешенә төшә. Аларда хәтер югалту, акылдан язу куркынычы, башка кан төркемнәре белән чагыштырганда, 82 процентка артыграк. Минем үземнең дә тамырлардан IV төркем кан ага. Хәтер югала башлады инде: иртән нәрсә ашаганны хәтерләмим. Әле кайчан акылдан язармын микән дип көтеп йөрим... Әллә яздым микән инде? Язмасам, бу язманы язмас идем... Тәүбә-тәүбә...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: