Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
5 август 2019, 15:38

КАРАБОДАЙ ЯБЫГЫРГА ЯРДӘМ ИТӘ!

Артык авырлыктан, симерүдән интексәгез, сезгә “чи” карабодай белән кефир диетасы ярдәмгә киләчәк. Бу диета бөтен организмыгызны тазартачак, иң беренче чиратта, бавыр һәм ашказаны асты бизен чистартачак. Иң мөһиме, “чи” сүзеннән курыкмагыз. Карабодай утта пешерелмәсә дә бик йомшак һәм тәмле килеп чыга. Әйткәндәй, кефирда төн буена торган карабодай ярмасы, суда пешерелгән карабодай боткасына караганда, күпкә тәмлерәк!Диетаның рецептын сайттан укыгыз! Ул гап-гади.

Рецепт бер кешегә исәпләнгән. Кичен ике аш калагы карабодай ярмасы чистартыгыз, җентекләп юыгыз, суын саркытыгыз. Аннары шуны биек коштабакка салыгыз да өстенә бер стакан (200-250 грамм) кефир яки катык коегыз. Аннары, өстен каплап, иртәнгә кадәр өстәлдә калдырыгыз. Йокыдан уянуыгызга “ботка” әзер булыр. Аны иртәнге аш урынына ач карынга ашау кирәк. Теләгәндә, өрек чикләвеге, йөзем, бал да кушарга мөмкин.
Шушы диетаны ике атна тотсагыз, ашказаныгыз, эчке органнарыгыз сезгә рәхмәт әйтер, ә авырлыгыгыз сизелерлек кимер. Әгәр инде моңа көчегез җитмәсә, атнасына бер көннең иртәнге ашын шушы рецепт белән алыштырсагыз да файдалы булыр.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: