Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
30 июль 2019, 13:45

ГҮЗӘЛЛЕКНЕҢ ЮКТЫР ЧИКЛӘРЕ...

Хатын-кызларыбызга яшьлек матурлыкларын саклау өчен әллә нинди кыйммәтле косметика сатып алуның хәҗәте юк. Иң шәп косметика бакчада үсә. Түбәндә без шундый берничә рецепт тәкъдим итәбез.

КӘБЕСТӘ ЯФРАГЫ КОМПРЕССЫ
Кызлар битен сабый бала битедәй шома һәм алсу итә торган компресс кәбестә яфрагыннан ясала. Берничә кәбестә яфрагын кайнап торган су белән пешекләгәч алар йомшарып китәр. Яфракларны үсемлек мае белән майлап, 20 минутка битегезгә, муеныгызга ябып, бәйләп торыгыз.
БӘРӘҢГЕДӘН ТУКЛАНДЫРУЧЫ МАСКА
Бәрәңге пешерегез, 1-2 пешкән бәрәңгене яисә 1-2 кашык бәрәңге боткасын бераз сөт һәм йомырка сарысы кушып, төерчекләрен калдырмыйча төеп болгатыгыз. Бәрәңге боткасына үсемлек мае да салырга була. Шул ботканы җылы килеш битегезгә ягып, 15-20 минут тотыгыз һәм салкын су белән юып төшерегез. Көзгегә карасагыз – битегезнең күзгә күренеп шомаруын, сафлануын күрерсез. Мондый маска хәтта җыерчыкларны да бетерә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: