Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
17 июнь 2019, 13:50

ЧИБӘР БУЛАСЫГЫЗ КИЛСӘ...

Җәй – көч, сәламәтлек, матурлык туп¬лау чоры. Кадерле хатын-кызларыбыз, сез дә бу турыда исегездән чыгармагансыздыр, шәт. Җиләк-җимеш өлгергән, тирә-юнь яшеллеккә күмелгән чакта та¬бигать биргән мөмкинлекләрдән файда¬ланып калырга кирәк. Шул уңайдан сезгә бит-кул тиресен сафландыру, яшәртү, ту¬кландыру өчен берничә ысул тәкъдим итәбез. Сүз биткә, кулга, муенга салына торган битлекләр (маска) турында бара.

Җәй – көч, сәламәтлек, матурлык туплау чоры. Кадерле хатын-кызларыбыз, сез дә бу турыда исегездән чыгармагансыздыр, шәт. Җиләк-җимеш өлгергән, тирә-юнь яшеллеккә күмелгән чакта табигать биргән мөмкинлекләрдән файдаланып калырга кирәк. Шул уңайдан сезгә бит-кул тиресен сафландыру, яшәртү, тукландыру өчен берничә ысул тәкъдим итәбез. Сүз биткә, кулга, муенга салына торган битлекләр (маска) турында бара.
ЯШЕЛ КЫЯР1. Кабыгында бераз йомшак өлеше дә калырлык итеп кыярны чистартыгыз да, шул кабыкларны берничә минутка битегезгә куеп торыгыз. Гомумән, салатка кыяр әрчегәч, кабыкларын ташламагыз, аны суыткычка куеп торырга һәм кич белән битлек рәвешендә файдаланырга була.2. Кыярны кыргыч (агач яки пластмасс кыргычлар гына ярый!) аша үткәреп, килеп чыккан боткасыман матдәне марля өстенә салыгыз, битегезгә каплагыз.3. Йомырка агын яхшылап болгатыгыз һәм аңа 2 кашык кыяр согы өстәгез, ка¬бат болгатыгыз. Әлеге битлек тирене яшәртү өчен аеруча файдалы.
ПОМИДОР
Әгәр тирегез артык майлы, тишемнәре зур икән, помидорны берничә телемгә кисеп, битегезгә куеп торыгыз.
КИШЕР
Яңа гына түтәлдән өзелгән кишерне кыргыч аша үткәрегез, кишернең суы күп булган очракта бераз тальк кушарга ярый. Хасил булган матдә 10–15 минутка биткә салына. Бу ысул аеруча майлы, бетчәле тиреләр өчен кулай.
ЯШЕЛ ПЕТРУШКА
Тирене чистарту өчен лосьон ясау файдалы. Дүрт уч яшел петрушканы иттарткыч аша чыгарыгыз. 500 мл кайнаган кайнар су салып, бер сәгать тотыгыз. Әлеге шифалы су белән көнгә ике тапкыр битегезне чистартыгыз. Вакланган яшел петрушканы күз кабакларына куеп торсагыз, күпләрегезнең күз төбендәге «капчыклар» юкка чыгачак. Пе¬трушка өстенә дымлы тампоннар куела һәм 15 минуттан соң битлек җылы су белән юып төшерелә.
КАРЛЫГАН
Берничә яшел һәм берничә кызыл карлыган сытыгыз да, суын битегезгә сөртегез. Әлеге ысул майлы тиреләр өчен тәкъдим ителә.
АЛМА
Кыргычтан үткәрелгән алма коры тирене дымландыра. Әгәр дә аңа бер бал кашыгы каймак та кушсагыз, ул тукландыргыч крем ролен үтәячәк. Тагын бер ысул: алманы сөткә салып пешерегез, пешеп җиткәч изегез һәм килеп чыккан боткасыман матдәне җылы килеш битегезгә сылап берничә минут тотыгыз. Әгәр тирегезгә аллергия янамаса, тәкъдим ителгән битлекләрнең һәркайсыннан һич курыкмыйча файдалана аласыз.
Җәй көне витамин җыеп калган тире авыруларга бирешми, салкынга да чыдам булачак. Ә сәламәт тире – үзе үк кабатланмас матурлык.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: