Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
9 апрель 2019, 19:16

ӨЙДӘ СЫР ЯСАУ

Ходайга шөкер, авылларда ду китереп өчәр-дүртәр сыер савабыз. Каймак, эремчек, майдан өзелгән юк. Тик менә шулардан гайре, сөттән башка төрле нәрсә эшли белмибез бугай. Кибетләргә кайткан сырның исә бәясе бик кыйбат. Әллә дим үзебезнең «Тулпар» журналы авыл шартларында сыр ясау серләренә өйрәтмәсме? Бик рәхмәтле булыр идек.Галия ФАЗЛЫЕВА,Бүздәк районы.

Ходайга шөкер, авылларда ду китереп өчәр-дүртәр сыер савабыз. Каймак, эремчек, майдан өзелгән юк. Тик менә шулардан гайре, сөттән башка төрле нәрсә эшли белмибез бугай. Кибетләргә кайткан сырның исә бәясе бик кыйбат. Әллә дим үзебезнең «Тулпар» журналы авыл шартларында сыр ясау серләренә өйрәтмәсме? Бик рәхмәтле булыр идек.Галия ФАЗЛЫЕВА,Бүздәк районы.
ӨЙДӘ СЫР ЯСАУСыр – иң файдалы, туклыклы ашамлыкларның берсе. Ул ит һәм йомыркага караганда аксымга баерак, шулай ук сырда яшь организм өчен бик кирәкле кальций тозы күп.Өй шартларында хәзерләнгән сыр кибетләрдә сатыла торган сырларга охшамый. Ул үзенә бер төрле тәмле була. Без сезгә өйдә әзерләү өчен әчкелтем сырның берничә төрен тәкъдим итәбез.
ЭРЕТЕЛГӘН СЫРБер килограмм сыр алу өчен 8,5 стакан саркытылган майсыз эремчек, 2,5 аш кашыгы сары май, 4 бал кашыгы чәй содасы һәм 3 бал кашыгы вак аш тозы кирәк.Эремчекне иләк аша изеп, иттарткычтан чыгарыгыз, савытка салып, өстенә чәй содасының яртысын сибегез һәм сүрән ут өстенә утыртыгыз. Агач кашык белән туктаусыз болгатып торыгыз. Әгәр эремчекнең суы чыкса, савытны капкач белән каплап, 10 – 15 минутка ут өстеннән алып торыгыз һәм суны сөзеп алыгыз. Әгәр су эремчектән акрын аерылса, аңа калган чәй содасын өстәп, тагын утка куегыз.Сары майны эремчеккә эреп бетеп куергач кына кушыгыз. Тозны (теләгән кешегә әнис, укроп, тмин салырга да мөмкин) пешеп җитәр алдыннан 15 – 20 минут кала салыгыз. Әзер сыр сузылмалы, куе бал кебек булырга тиеш.Пешеп җиткәч, сырны майлы савытка бушатыгыз да салкынга куегыз. Әзер сырны алуы җиңеләйсен өчен башта аны савыты белән кайнар суга куеп торыгыз.
КИСМӘКТӘГЕ СЫРМондый сыр өчен дә эремчекне яхшылап саркытып изәргә кирәк. Дүрт кг эремчеккә 100 – 150 грамм вак аш тозы салып болгатыгыз. Аннары агач кисмәккә тыгызлап тутырыгыз да, агач капкач каплап, өстен авыр әйбер белән бастырыгыз. Бераз басылгач, тагын эремчек өстәгез һәм һава кермәслек итеп яхшылап өстен ябыгыз. Сыр күгәрмәсен өчен кисмәкне, капкачны ябар алдыннан сыр өстенә, кайнар суда пешекләп, түгәрәк чүпрәк яисә пергамент кәгазь түшәгез, тоз сибегез (ул сырны бозылудан саклый).Савытны салкын бүлмәгә куеп, гел күзәтеп торыгыз, бозылмасын, күгәрмәсен өчен өскә саркыган суын гел түгеп торырга, өстенә япкан чүпрәкне алыштырып, яңадан тоз сибәргә кирәк. Бер айдан сыр әзер була.
Читайте нас: