Сәхнә
5 Июня , 01:30

Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (Ахыры)

Күп еллар элек Башкортостаннан Казанга китсә дә, туган яклары да һаман күңеленә якын Хәмдүнә апаның.

Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (Ахыры)Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (Ахыры)
Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (Ахыры)

«Җаным жырлый!»

Яраткан артисткабызның иҗади тормышының да әле сөендереп торган чагы. Күргәнсездер инде, күптән тугел Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов концертларында афишага язылмыйча гына, тамашачыга «сюрприз» булып чыгыш ясап йөрде. Аны халык ничек җылы кабул иткәнен сөйләп тә торасы юктыр: «Сәхнәгә чыгу белән, җырлый башлаганчы үк өздерә бу апа!», – дип язган Интернетта Хәмдүнә Тимергалиева хакында бер яшь тамашачы, һәм аның белән килешми мөмкин түгелдер. «Салаватның кая барса да заллары тулы, коллективында эш яхшы куелган, тәртип, артистларның ашау-эчу ягы да бик каралган, үзе дә бик киң күнелле кеше», – дип сөйли иҗатташы хакында Хәмдүнә апа. Аннан тыш, энекәше Илһам Шәриф белән төрле концертларга чакырып торалар аны, үзе генә дә җыелма кичәләрдә, төрле чараларда катнаша.  Шатлыгын да уртаклашты җырчы: «Сары чәчәк», «Соңгы сөю», «Чияле тау» кебекләрдән соң бер ара яхшы җырлар табалмадым, ә яңарак кына композитор Альфред Якшембәтов Рөстәм Закуан сүзләренә берничә шундый матур җыр язып бирде – җаным җырлый хәзер!».

Күп еллар элек Башкортостаннан Казанга китсә дә, туган яклары да һаман күңеленә якын Хәмдүнә апаның. Кайткан чакта якташларының аны якты йөз белән каршы алуы, Әлфия Юлчурина, Нәзифә Кадырова, Фәдис Ганиев-Лилия Биктимерова, Роберт-Фәридә Тимербаевлар һ.б. кебек яхшы иҗатташлары, дуслары көтеп торуы, меценат Таһир Ахунов кебек һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр булуы бик сөендерә артистканы.

«Балачактан алып, гомерем буе җырларга яраттым, һәм бүгенге көнгә кадәр халыкка кирәк булуым, шушы өлкән яшемдә дә мине тамашачы яхшы каршы алуга мин бик тә канәгать, – дип йомгаклый сөйләшүне Хәмдүнә апа. – Вокаль бүлеге беткән кеше булмасам да, симфоник оркестр белән дә җырлаганым бар. Бөтен Урта Азия, Молдавия, Украина, Казакъстанны һәм Мурманский, Сахалин, Ерак Көнчыгыштан кала Россиянең бөтен төбәкләрен йөреп чыктым, Татарстан белән Башкортстанда авылларны исемнәре белән беләм. Тамашачыларым чәчәк алып киләләр, кунакка чакыралар, сөйләшеп утырабыз, ил буенча дусларым, иҗатымны сөючеләр бик күп. Быелгы җәйдә Кытайга сабантуйга барып зур кунак булып кайттым, анда яшәүче милләттәшләребез белән очрашулар, аларның иҗатым хакында әйтелгән җылы сүзләре миңа тагын да илһам өстәде. Аллага шөкер, әлегәчә халкым мине ярата, инде озакка булсын!».

Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА.

(“Тулпар” журналы, 2013 ел, 5нче сан)

Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (Ахыры)
Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас