Сәхнә
4 Июня , 01:30

Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (4)

– Ходаем беркемгә күрсәтмәсен андый тормышны, – дип ачынып искә ала ул көннәрне артистка. –  Ярыйсы гына кеше кебек иде, тора башлагач кына белдем кем икәнен. Коточкыч – кул күтәрә торган гадәте бар иде. Шуңа, башта, кеше алдында яхшы түгел, дип, түзәргә тырышсам да, берничә елдан соң аерылырга мәҗбүр булдым. Ул никах бала да бирмәде. Кайвакыт, улым яисә кызым булса, янымда бер якын кешем  булыр иде, дип уйлап куйсам да, аннары балалары наркоман, эчкече булган гаиләләргә карыйм да, миннән дә бәхетле кеше юк икән, димен.

Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (4)Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (4)
Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (4)

«Сары чәчәк өзмәгез…»

Хәмдүнә апаның «Сары чәчәк», «Соңгы сөю» кебек күңел өздергеч, ниндидер эчке драма чагылдырган мәхәббәт турындагы җырлары да юкка гына андый түгел икән: сөю хатирәләре дә бик үзенчәлекле аның.

Беренче тапкыр, мәктәпне тәмамлаганнан  соң, Учалыда Ида апасы кул астында телефон станциясында монтажчы булып эшләгәндә гашыйк була ул. Әмма янәшәдә эшләп йөргән Рифат исемле монтер егет кызның сөюе турында белми дә: «Без, тыйнак, мөселманча тәрбияләнгән яшьләр арасында хисеңне кешегә күрсәтү оят санала иде. Матур кешеләрне яратам, тиз гашыйк булам, әмма күңелемне беркайчан да ачканым юк», – дип аңлата моны Хәмдүнә апа. Ә гомерендәге иң кадерле, чынлап яраткан кешесен соңрак, инде артист булгач, очрата ул, һәм чибәр Буа егете, инде күптән мәрхүм булган Ягъфәрне күп еллар буе, бүгенге көндә дә сагынып яши. Ярату ике яктан булса да, бергә тору насыйп булмый сөйгәннәргә: Хәмдүнә гел концерт, гастрольләрдә – ниһаять, гомере буе хыялланган эше белән мәшгуль, ә ир кешегә өйдә торган хатын кирәк. «Аңа карата бернинди  ачуым да юк, – ди артистка. – «Хәмдүнә, болай булмый, әйдә артист тормышын ташла да, бергә булыйк», дип карады, ә минем әле генә үземнең «оямны» тапкан, аяз көнне кош тоткан кебек дәртләнеп йөргән, иң җырласы килгән вакытларым, шуның өчен мин барысын да ташларга әзер идем, һәм шулай иттем дә. Аннан соң күп еллар буе беркемне сөя алмадым, күңелемдә гел Ягъфәрем иде».

Әмма алда законлы никахы да язылган була җырчының: 45 яшьләр тирәсендә, үзен сәнгатьтән арыган төсле сизеп һәм, ниһаять, тулысынча гаиләгә багышларга карар кылып, авылда яшәгән берәүгә кияүгә чыга ул.

Ходаем беркемгә күрсәтмәсен андый тормышны, – дип ачынып искә ала ул көннәрне артистка. –  Ярыйсы гына кеше кебек иде, тора башлагач кына белдем кем икәнен. Коточкыч – кул күтәрә торган гадәте бар иде. Шуңа, башта, кеше алдында яхшы түгел, дип, түзәргә тырышсам да, берничә елдан соң аерылырга мәҗбүр булдым. Ул никах бала да бирмәде. Кайвакыт, улым яисә кызым булса, янымда бер якын кешем  булыр иде, дип уйлап куйсам да, аннары балалары наркоман, эчкече булган гаиләләргә карыйм да, миннән дә бәхетле кеше юк икән, димен. Мин бит артист, айлар буена өйгә кайтмыйча йөри торган  кеше  – балам булса да, бәлки, үзем әйбәт итеп  карый алмас идем, теләсә ничек үсәр иде, шөкер булмавына, димен. Баласыз калдым, дип үкенгәнем юк: туганнарым бик яхшымәсәлән, энекәшем, җырчы Илһам Шәриф белән инде 15 ел бергә эшлибез, гел хәлемне белеп тора, ипи-сөткә кадәр китереп китә».

Бүгенге көндә Хәмдүнә апа берүзе яши. «Үзегезне ялгыз итеп тоймыйсызмы соң?» дигән сорауга да җавабы туры аның:

Җаныкаем, әнә теге ирдә кияүдә булып кайтканнан соң бәхетле мин ялгызлыгым белән! Юньсез кеше белән торганчы, берүзең яшәве мең артык! Бер түбә астында ир белән хатын булып яшәү парлы булу дигән сүз түгел бит әле ул. Гомер буе тукмактан чыкмаган, я сулга йөргән ирләренең кыланмышына түзеп яшәгән хатын-кызлар бар. Шул да булдымы тормыш?! Тугрылык, ихтирам булмаган гаиләдә парлылык юк ул! Менә минем Ида апам белән Сәгыйть җизнәм ике игез кебекләр иде, гел бергә, бер-берсенең сүзеннән чыкмый, бер-берсен күз карашынан аңлап яшәделәр. Парлы дигәнне алар үрнәгендә күрәм.

Ә ялгызлыктан куркасы юк, үзеңне әдәпле тотсаң, ялгыз кешегә бер кем бер сүз әйтә алмый. Аннары, берүзем, дип,  уфтанып утырырга, характерым башка: мин гел эш белән мәшгуль. Казаннан машинада 15 кенә  минутлык юлда, каенлык янында шундый матур бакчам бар! Кайткан-киткән арада үсентеләр утыртам, туганнарга, аларның балаларына ашатырга яшелчә үсә, җимешләрем пешә, төрле-төрле сорт алмалар коелып тора.

(Ахыры бар)

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотоколлажы.

 

Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (4)
Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (4)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас