

«Калдым юллар чатында…»
Башта Эмиль Җәләлетдинов, аннары Габдулла Рахимкулов төркемнәрендә башлый артист тормышын Хәмдүнә. Соңрак Илһам Шакиров коллективына чакыралар, әмма, өч ел эшләгәннән соң, ул ансамбльне дә ташларга туры килә.
– Кыргызстанда гастрольдә йөргәндә Ош шәһәренең кунакханәсендә беренче этажга ашарга төшкән идем, – дип ачыклый китүенең сәбәбен Хәмдүнә апа. – Мин ул чакта ап-ак чәчле, нечкә, озын буйлы кыз, аякта һәрвакыт 12 сантиметр үкчәле туфли (ничек йөргәнмен андыйда, үзем шаккатам хәзер!), читтән килгәнем күренеп тора. Ашап чыкканда, артымнан бер кыргыз ир-егете иярде. «Кызыкай, 50 сум, 100 сум!», – дип, тотынды бу миңа «сатып алырга» тәкъдим ясарга, “юк” дигәнне һич аңламый. Үзем торган дүртенче этажга менеп тә җиттем, ачуымнан тибеп тә очырдым моны, тәгәрәп төшеп китте баскычтан! Шул вакытта якыннан гына үтеп барган мине күрәалмаган безнең группа бригадирына (хәзер продюсер диләр) бу җитә калды: кайту белән, Тимергалиева кунакханәдә сугыш оештырып йөри, дип, жалоба язды. Ул вакытта төркемебезгә икенче бер солистка да килгән иде, шуңа миңа барыбер бу эштән чыгарга туры килде. Әмма Илһам абый белән безнең арадагы мөнәсәбәтләргә килгәндә исә, алар һәрвакыт яхшы булды.
Бу хәл яшь кызның сынаулар тулы иҗади тормышының башы гына әле. Хезмәттәшләре тарафыннан аңа атап язылган бетмәс жалобалар бер мәлне гадәти хәлгә әйләнә: гастрольдән кайкан саен, аны я партком, я местком, я директор бүлмәсе көтә.
– Әмма беркайчан, беркемгә башымны имәдем. Хатын-кыз буларак та “сыный” алмадылар, җырчы буларак та бирешмәдем. Артист тормышымда чиста яшәдем, сеңелем. Шуңа күрә мине беркем дә җиңә алмады», – ди Хәмдүнә апа бүген.
Аны никадәр начар итеп сөйләргә тырышсалар, шулкадәр яхшы яктан күренергә тырыша ул. Сәхнәгә «Җомга» җыры белән чыккач, бер алдынгы иҗатташы тарафыннан: «Җырчымыни, такмакчы бит ул» – дигән кимсеткеч сүзләр ишетеп, Хәмдүнәнең күңеле бик әрни. Әмма ул, сер бирмичә, җавап урынына Наполеон сугышы вакытында башкорт-татар кавалериясы җырлаган тарихи, бик тә катлаулы «Эскадрон» җырын өйрәнә. Моннан соң инде артистканың талантында шикләнергә беркемгә дә урын калмый. 1987 елда ул Татарстанның атказанган, 1992 дә – Халык артисты исемнәрен ала, ләкин, үзе әйткәнчә, моның өчен бик күп көч салырга гына түгел, төрле киртәләр аша да үтәргә туры килә.
– Эшләү дәверендә хезмәттәшләрем арасында көнләшүдән мине күпме пычратырга омтылучылар булды, тик аларның бүгенге көндә сәхнәдә берсе дә юк. Башка бәйләнер сәбәп булмагач, холыксыз, хәтта эчкече итеп күрсәтергә дә тырышып карадылар, әмма шул кешеләр инде үзләре күптән юкка чыгып беттеләр, – ди, кичергәннәрен тагын бер тапкыр күңеленнән үткәргәндәй, Хәмдүнә апа. – Нахак гайбәтләр бик күп ишеттем, сеңелем. Көяләнеп, атналар буе керфек какмыйча, соңыннан ятып икешәр-өчәр көн уянмыйча йоклаганым, айлар буе hушыма килә алмыйча йөргән, әрнеп елаган вакытларым булды. Хәзер инде “җилкәм каешланды”, ни сөйләсәләр дә, исем китми. Кемнедер кимсетеп кенә үсеп булмый бит әле ул, Ходай бирмәсә. Ә мин җиденче дистәмне кусам да, Аллага шөкер, һаман әле сәхнәдә җырлыйм. Тавышым, сәләтем белән һич мактанмыйм: бу байлык миңа Ходайдан бирелгән, үземнән түгел. Ә мине гомер буе сәхнәдән югалтасы килгән кешеләргә сүзем шул: алар өчен әле үлгәч тә терелеп өч көн җырлап торачакмын! Көтмәсеннәр. Мин мах бирмәячәкмен бер кайчан да. Мине начар сөйләгәннәргә рәхмәт, аларның сүзләре миңа өстәмә көч кенә бирә.
(Дәвамы бар)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотоколлажы.