Сәхнә
2 Июня , 01:30

Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (2)

Күңелемә бер вакыйга уелып калган: 1955 елны авылда мәчет манарасын кистеләр. Аннан соң мәчетебезнең су эчә торган чиста коесыннан бәдрәф ясадылар... Менә шул мәчет манарасын кискән кешеләрнең берсе дә азактан юньле үлем белән үлмәде, барысы да нинди дә булса фаҗигага эләкте.

Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (2)Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (2)
Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (2)

«Мактаулы», «данлы», «динле»

Очрашу алдыннан Хәмдүнә исеменең җисеме белән кызыксынган идем. «Мактаулы», «данлы» дигәнне аңлата икән. Моны артистка үзе дә белә: «Исемем «хамдонна» сүзеннән, русча тәрҗемәсе – «честь и хвала»», ди ул, һәм моның үзенә туры килүен дә әйтә. Ә исеменең тагын бер мәгънәсе – «динле»  – хакында сүз киткәч, тетрәткеч балачак хатирәсен исенә төшерә.

Безнең әткәй, заманына карата, укымышлы,  мәдрәсәдә укыган кеше иде. Атеизм вакытында да безне: «Файдасы тимәсә дә, зыян итмәс, Аллаһка сүз тидермәгез», дип үстерде. Күңелемә бер вакыйга уелып калган: 1955 елны авылда мәчет манарасын кистеләр. Мулла бабай вафат булган көн. Әнкәй: «Әйдә, балам, мулла бабаңны азаккы юлга озатыйк», дип, мине дә үзе белән ияртте. Бала вакыт бит инде, әнкәйнең итәгенә тотынып басып торам. Шундый  көчле җил, гарасат! Мулла бабайны соңгы юлы алдыннан йорт алдына чыгарып куюлары булды, шул ук вакытта мәчет манарасын кисеп аудара башладылар. Бүгенгедәй хәтеремдә: башта бер мәртәбә әйләнеп кире урынына утырды. Ә инде килеп төшкәч, әнкәй, куркуыннан: «Ахырзаман, балакаем!», дип иман китереп, жиргә чүгәләде. Яз көне булгандыр: ул анда карга-чәүкәләр оча, яңа чыккан сары авызлы кош балалары! Аннан соң мәчетебезнең су эчә торган чиста коесыннан бәдрәф ясадылар... Менә шул мәчет манарасын кискән кешеләрнең берсе дә азактан юньле үлем белән үлмәде, барысы да нинди дә булса фаҗигага эләкте.

Аллаһка ышануга килгәндә, хәзерге заманда күпләр кешегә күрсәтер өчен яулык бәйләп, «иман китереп» йөри. Мин исә үзем өчен ышанам. Безнең гаилә Алладан беркайчан да аерылмады. Кояш чыкканда һәрвакыт Аңа табынам: Ходаем, ярдәм ит, дип. Күрәсең, бардыр Ул, һәрвакыт ярдәм кулы сузып тора. Әллә Алланың “Амин” дигән чагына туры килә, еш кына уйлаган уем тормышка аша».

Киләчәктә исеме буенча мактаулы, данлы булыр өчен бик озын, катлаулы юллар үтәргә туры килә Хәмдүнәгә. Сәхнәдә ул 20 яшендә җырлый башлый, Стәрлетамакта культура-агарту училищесының  хор-дирижерлык бүлегендә белем ала. Андагы укытучылар шундый яхшы була, соңрак Чиләбе мәдәният институтына укырга кергәндә Башкортстан кызы берничә җыр дирижировать итеп күрсәткәч, комиссия әгъзалары, “Бу  бит  безнең югары курс студентлары дәрәжәсендәге хезмәт”, – дип,аның осталыгына  бик югары бәя бирәләр.

Профессиональ сәхнәгә дә, кайберәүләр кебек, тиз генә чыкмый Хәмдүнә: аңарчы телефон станциясендә, мәдәният йортында эшли, балалар укыта, Борай, Яңавыл, Тәтешледә эзләп карый үзенең бәхетен: «Эшләмәгән эшем калмады, ярдәм итүче булмагач, барысы да тик үз көчем белән», – дип искә ала ул яшьлек чорын. Шунысы кызыклы: нинди эшкә булса да, каядыр җырлатыр өчен алалар аны. Ә 1975 елны булачак җырчы җәй көне бал кортлары карап ятканда, күрше авылда Казан артистлары концерт куя. Алар тыңлап караганнан соң, талантлы кызга Татарстанның башкаласына килергә киңәш итәләр.

Анда киткән вакытта Кукмарага хәтле генә җитәрлек  акчам бар иде, калганын «куян» булып бардым. Казанга бер тиен акчасыз, бер ярдәмсез, танышсыз, исәнләшер кешесе дә булмыйча килеп,  җырлый  башлап, халык артисты булган кеше мин», – дип хәтерли эстрададагы беренче адымнарын Хәмдүнә апа.

Ансамбльгә эшкә алуын-алалар, әмма андагы хезмәт хакының никадәр түбән икәнен белгәч, “Гафу итегез, авылдагы менә дигән хуҗалыгымны ачлыкка алыштыра алмыйм”, – дип кире кайтып китә Борай кызы. Ләкин бер-бер артлы килеп торган чакыру хатлары барыбер үзенекен итә: 1976 елның 22 октябрендә ул, тәвәкәлләп  Казанга китеп, филармонияга урнаша. Галия апаның  кызын читкә җибәрәсе килмәсә дә (Сәетгали абзый ул вакытта инде вафат була), «Әнкәй, авылда калмыйм», – дип кырт кисә Хәмдүнә. Казанда исә, күп тә үтми: «Башкортстаннан бик нечкә, озын гына кыз килгән, төскә әлләни чибәр дә түгел, әмма бигрәк тә шәп җырлый икән», – дигән сүз тарала.

(Дәвамы бар)

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотоколлажы.

Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (2)
Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Ханбикә (2)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас