

БЕЛЕШМӘ
Исем-шәрифләре: Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиева;
Туган көне: 24 майда, Игезәкләр йолдызлыгында, Yгез елында туган;
Яраткан шөгыле: бакча, баянда уйнау;
Яраткан ризыклары: ит һәм бәрәңге, салкын сөт белән ипи, шулпада пешкән кәбестә, угыз тәбәсе;
Яраткан чәчәге: хризантема, пион кебек озак саклана торган чәчәкләр. Ел буе матур торган миләш белән балан агачлары;
Яраткан тапшырулары: «В мире животных (Хайваннар дөньясында)», «Жди меня (Көт мине)» тапшырулары, тарихи һәм галәм турындагы фильмнар.
Үзенә охшаган сыйфаты: кешегә начарлык эшләмәү, намуслылык – “Yземне шулай итеп тәрбияләгән әти-әниемә гомер буе рәхмәтлемен”, ди;
Үзенә охшамаган сыйфаты: артык гади булу: «Кайвакыт уйламый-сорамый, гадилекне беркатлылыкка санап, күңел түренә үтәргә тырышучылар бар»;
Нәрсәне беркайчан да кичерә алмый – хыянәт: «Ерак дошманнан куркасы юк, яныңда йөргән кешең хыянәт итсә, бик авыр»;
Иң бәхетле чагы: «Сәхнәдә рәхәтләнеп җырлый торган чагым!», – ди.
Белмисездер әле…
…Хәмдүнә апа тамашачы алдына 30дан артык халык җырын гына чыгарган.
… Хәмдүнә Тимергалиеваның «Давыл» исемле үзе язган китабы басылды.
Һәр артистның җыр-моңы үзенә бер төрле, әмма аныкы кебек тавыш башка беркемдә дә юктыр! Үзенчәлекле яңгырап торган аһәңе, үз-үзен тотышы, көчле ихтыярлы, туры сүзле булуына карап, шәхсән мин үзем аны татар эстрадасының ханбикәсе дияр идем. Нәкъ Екатерина Икенче үзе инде менә!
Сүз башлар алдыннан ук ул: «Мин авыр сораулардан курыкмыйм», – диде, һәм барлык күргәннәрен-кичергәннәрен чын күнелдән, берни дә яшермичә, ничек бар, шулай килеш сөйләп бирде.
– 1981 елны Мөслим Магомаев белән Тамара Синявскаяны Ульяновскида «Венец» гостиницасында күрдем, зур оркестр белән килгәннәр иде, – дип башлады сүзен Хәмдүнә апа. – Концерт карадык, аннары артистларның Илһам абый Шакиров белән очрашулары булды, шунда мин дә бар идем, Магомаевка якын гына басып тордым. Сөйләшүенә караганда, бик гади, ипле кеше булып истә калды. Бүгенге көнне аның исеме бирелгән концерт залында чыгыш ясармын дип, ул вакытта кем уйлаган?.
Әйе шул, Башкортостанның Борай районының кечкенә Котлыяр авылында, ишле балалы гаиләдә дөньяга килгән кызда мондый хыял каян булсын? Әти-әнисе – гади колхозчылар, алты бала арасында Хәмдүнә – бишенче. Бала чактан ук эшкә күнегеп үсә ул. «Әнкәйләр сөйләве буенча, бик «энергичный» булганмын, – дип хатирәләргә бирелә артистка. – Күбрәк әткәй янында йөрдем, ат җигеп-тугарып, ат алып кайтып, аннары, бик күп бал кортлары асрадык, әтинең кул астында яхшы умартачы булырга өйрәнеп үстем. Йомшаклыгым, кешегә карата әйбәт булуым – әткәйдән, кырыслыгым – әнкәйдән, холкымда икесенә дә охшаган сыйфатлар бар».
Кабатланмас тавышы исә Хәмдүнә апага тумыштан, нәселдән бирелгән. Җырга сәләт аның әнисендә дә, әнисенең әлеге көндә Мәскәүдә яшәгән Мәрьям исемле сеңлесендә дә бар икән (ул ханым Ленинград блокадасын кичергән). Артистның яраткан бердәнбер Фәнәви абыйсы да – оста гармунчы. Ә инде әтиләре ат белән районга йөреп эшләгән чакларында, кичләрен кайтканда, 8 чакрым ераклыктагы күрше Каразиректән чыгышлый җыр сузып җибәрсә, аның көчле тавышы өйләренә кадәр ишетелеп торган, диләр.
Хәмдүнә апаның әтисе Сәетгали абыйның язмышы үзенә бер төрле. Бөек Ватан сугышы алдыннан Сталин портретында юлбашчының күзен чокыган, дип, ялган яла ягып, аңа үлем җәзасы чыгаралар, атып үтерергә тиеш булалар. Соңрак ул рәсемнең авылда бөтенләй булмаганы, гомумән, нәшриятта бер елдан соң гына басылып чыгуы ачыклана. Суд вакытында Сәетгали абый ничектер хатынына хат тапшыра алып, тормыш иптәше Галия ханым шул кирәкле кәгазьләрне 260 чакрым араны җәяү үтеп, Уфага Башглавсудка илткәч кенә, азат итәләр аны. Укымышлылыгы, зирәклеге белән, шулай үзен-үзе коткарып кала ул. Ә 1942 елда сугыш кырыннан яраланып кайткан Сәетгали абыйга колхоз рәисе вазыйфасын йөкләтәләр. Иң авыр вакытта халык ачтан үлә башлагач, авылдашларына әзрәк ашлык тараткан өчен ул төрмәгә эләгә. Менә шундый, үзе яшәгән чорның җил-давылларын,салкыннарын ныклап татыган кеше ул.
– Әткәй белән бәйле бер кызык хәл дә истә калган, – дип, елмаеп сүзен дәвам итә Хәмдүнә апа. – Мин Стәрлетамакта укыганда өйгә кунакка кайткан чакта, ат белән Борайга мине озатырга барып, аэропортка Уфадан «кукурузник» самолеты килгәнен карап торырга ярата иде ул. Бервакыт, сугышта аяклары өшегәнгәдер инде, тездән югары киез итек киеп, тәмәкесен төреп, «Туктале, самолет төшкәнен якыннан карыйм», дип, яланга чыкты да, биленә таянып, бер аягын читкәрәк куеп басты. Самолет килеп төшеп, бер якка таба борылуы булды, шул җилдән әткәй тәгәрәп тә китте. Аэропорт халкы буыны бетеп көлде шунда!».
(Дәвамы бар)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотоколлажы.